16+

«Исән-сау  кайттыгызмы, балалар, Аллаһка шөкер», - дип, елмаеп каршы алыр иде

Февраль бураннары уйнап торган көннәрнең берсендә ике машина бер-бер артлы юлга кузгалдык. Юлыбыз –  Аксубай районы, Иске Кыязлы авылына.  

«Исән-сау  кайттыгызмы, балалар, Аллаһка шөкер», - дип, елмаеп каршы алыр иде

Февраль бураннары уйнап торган көннәрнең берсендә ике машина бер-бер артлы юлга кузгалдык. Юлыбыз –  Аксубай районы, Иске Кыязлы авылына.  

Вацапта “Без – туганнар” төркемендә кая җиткәнебезне хәбәр итеп барабыз: «Казанны чыктык...», «Без күпердә...», «Чистай борылышында...», «Иске Кармәттә...», «Аксуга кердек...».

Әнә безнең өй турында халык. Авыл халкы, туганнар әтиебез Әхмәдулланы соңгы юлга озатырга җыелган... 

Әтиебез Иске Кыязлыда гына түгел, тирә-як авылларда да зур хөрмәткә ия Кеше, гомер буе мәктәптә рус теле һәм татар теле, әдәбият укыткан мөгаллим, пенсиягә чыккач - авыл мулласы. Бик акыллы, төпле фикерле, ачык күңелле, җор телле кеше. Яшьтән әнисез калып, үзенең үҗәтлеге, тырышлыгы белән белем алып, укытучы булып эшләп хөрмәт казанган. Ихлас, сабырлардан да сабыр, нечкә күңелле әниебез Разия белән биш балага гомер, тәрбия биреп олы тормыш юлына чыгарганнар. Бергә тормыш коруларына 60 ел туларга берничә ай гына калган иде. Шуннан соң әти бик боекты, әнине сагынып яшәде. 

...Әти больницада вакытта ничә көннәр буе, иртә белән уянуга, «Әти төнне ничек чыкты икән» дигән уй биләп ала. Аллаһы боерса, исәндер дибез. Көндезге 12ләр тулганда, тагын берәр сәгатьтән әтинең  хәлләрен белешер вакыт җитә дип, көндезге  бер тулганны көтәбез... Әй шул вакытның үтүе, бер гомер узган кебек. Апа белешеп, табиблар әйткәнне хәбәр итә, «...Әтинең давлениесы..., пульсы... Аллаһы Тәгалә үзенең ярдәмнәреннән ташламасын». Аллаһка шөкер, исән, терелеп аякка басар - кеше күңеле һәрчак могҗизага ышана, өметләнә бит ул. Соңгы мизгелгә кадәр өметне өзмәдек...

Менә хәзер әтисез калгач, бергә үткән көннәрне күз алдына китерәм. «Исән-сау  кайттыгызмы, балалар, Аллаһка шөкер», - дип,  һәрберебезне елмаеп каршы алыр иде. Үзе дә хәлләрен сөйләп ала, спорт карадым, гәҗитләр укыдым, ди. Сөйләшүебез кичке табын янында дәвам итә. 
Берничә кыш Казанга килеп, җәй көннәрендә авылда үз өйләрендә яшәде әти белән әни. Һәм гел шулай булыр кебек иде. Без эшкә чыгып киткәндә, догаларын укып, теләкләр теләп, сабый баладай сагынып көтеп торалар иде. 

Миңа – 6 яшеннән әти дип әйтергә тилмергән балага, килен булып килеп 22 яшемдә кабат әти дип әйтергә насыйп булды. Әти, дип рәхәтләнеп, тәмен белеп. Аллаһка шөкер, матур яшәдек, җылы хатирәләр генә калды.

Әти белән әнинең бер-берсенә булган ярату-хөрмәте һәркемгә үрнәк иде. Алар икесе дә төс-кыяфәтләре белән дә,  күңелләре белән дә матур кешеләр иде. Без - балаларыгыз, килен-кияүләрегез, оныкларыгыз күңелендә гел шулай матур, үрнәк булып калырсыз. Рәхмәт сезгә, барысы өчен дә. Урыннарыгыз оҗмах түрләрендә булсын, әти, әни.

PS. 2022 елның әрнү-сагыш тулы ул көннәрендә ак кәгазь битләре шушы язмамны үзенә сыендырган иде. Хисләремне генә дә түгел, күз яшьләрен дә...
 Авылга кайтканда: “Исәнме, улым, исәнме, килен!” – дип каршы алган, киткәндә: “Ачкычларыгызны, документларыгызны онытмадыгызмы”, –  дип искә төшергән әти, “Хәзер җәймә пешереп алам әле”, –  дип бисмилласын әйтеп камыр изгән әни – өй җылысын, учагын саклап без балаларының кайтуын сагынып көтеп яшәгән икән бит. Кадерле-якын күзләр... Нәрсә бар соң кадерлерәк көткән күзләрдән...

Алсу Сафиуллина.

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Елаттыгыз...

    Мөһим

    loading