16+

Юлымда очраган беренче кыз минем хатыным булачак

“Туй күлмәген кияү егетенә күрсәтеп алырга ярамый, ул аны туйда гына күрергә тиеш”, диләр.

Юлымда очраган беренче кыз минем хатыным булачак

“Туй күлмәген кияү егетенә күрсәтеп алырга ярамый, ул аны туйда гына күрергә тиеш”, диләр.

Ә кызлар үзләре күзаллаган тау кадәр бәхет хакына барына да риза һәм әзер! Тик Рамилә ырым-шырымнарга ышанмый. Ничек инде киләчәктә иң якын кешең булачак егеттән күлмәк яшереп торырга! Кыз туй күлмәге сайларга Инсаф белән бергә барды. Хәтта егет күлмәкне аңа бүләк итте! Иң матурын, кызга ошаганын! Кибетләр буйлап атлаганда хыялында, күңелендә башка булса да, ул үзен бәхетсез хис итмәде. Хәтта туй көнен якынайтасы килде. 

Җиргә кадәр тигән ап-ак туй күлмәген киеп карау гына да күпме ләззәт өсти. Ә сөйгәнең янәшәсеннән ЗАГС бүлегенә атлау шатлыгын берни белән чагыштырып булмыйдыр дип хыялланды кыз. Татлы һәм бәхетле мизгелләр иде бу туй мәшәкатьләре. Барысы да уйланылган, барысы да югары дәрәҗәдә булырга тиеш! 
Әле күптән түгел генә танышсалар да, Рамилә инде тормышын Инсафтан башка күз алдына да китерә алмый. Баш-аягы белән гашыйк булып, беренче көннән үк ул аның белән парлы гаилә юлына басарга әзер иде. Шуңа күрә, кияүгә чыгарга тәкъдим ясавын күптән көткәндәй, егет авызыннан сүзләр чыгып беткәнче үк: “Риза!“ дип бар җиһанга кычкырды. Кыз күңеле ташкын булып тышка ургылды. 

Җитәкләшеп узылган сукмакларны, ялгызлыкны парлы гаилә юлына алмаштырырга дигән фикергә Инсаф бик озак уйлаганнан соң килде. Ярату-яратмавын, башын-азагын уйлап тормады. Алсуның уңай җавабын көтеп арганнан соң, әллә нигә бер генә күрешеп йөргән, бик моңсуланган чакларында гына хәлен белгән Рамилә ягына борылды. Ә Рамилә аны тәүлекнең кайсы вакытында да елмаеп каршы алырга әзер иде. 

Чуалган хисләр, онытырга тырышу, ә бәлки үч итү, үкендерергә омтылу теләге белән башланып киткән уен ахырына кадәр барып җитә алырмы? Бусын Инсаф үзе дә уйларга курыкты. Ә Рамилә чын күңелдән якты киләчәк көтеп, туйга әзерләнде. Ул күкнең җиденче катында иде! Ул ярата, ул Инсафны бар нәрсәдән өстен куярга әзер! Бары тик үзенеке генә булсын! 

Инсаф белән Алсу институтка укырга кергәч тыныштылар. Икесе дә авыл балалары. Инсаф укытучылар гаиләсеннән булса, Алсуның әтисе җитәкче урыннарда эшләве әллә кайдан сизелеп тора иде. Ул бернәрсәгә мохтаҗ булмады, тулай торак ишеге төбендә чират торып тилмермәде, киенү рәвеше дә башкалардан өстен иде. Үзләре дә сизмәстән яшьләр бер-берсенә тартылдылар. Бик теләп аралаштылар.

Китапханәләргә, театр-концертларга бергә йөрделәр. Әллә сөю булды, әллә ияләшү генә, 5 ел вакыт шулай узып китте. Кулларына Диплом алгач та яшьләр икесе дә калада калырга уйлады. Алсуга эш табуда да проблемалар килеп чыкмады. Диплом яклаганчы ук аның эш урыны әзер иде инде. Инсафка исә озак кына сыналырга, инде эш булды дигәннән соң да кире кагуларны күтәрергә туры килде. Шулай да, максатчан егет шәп кенә хезмәт урыны булдырды. Әниләре бар яклап авылга чакырып, үзләре янында эш барлыгын белдереп торсалар да, егетнең Алсуны калдырып кайтып китәсе килмәде. Алсу үзе авылга кайтуга баш-аягы белән каршы иде. Хәтта кунакларга кайткалап йөрсә дә, егетнең тату, тыныч гаиләдән икәнлеген аңласа да. 

Шәһәр тормышы аларны бетереп үз куенына алды. Шәһәрдә яшьләр өчен карьера ясау, башка әйбәтрәк эшкә күчү мөмкинлеге дә зуррак иде. Бер генә кыенлык бар: егетнең торыр урыны юк. Кыз әтисе алып биргән бер бүлмәле фатирында яшәсә дә, егет әле кеше торагында яшәргә мәҗбүр. Шулай да алар аңлашалар кебек иде. Киләчәккә булган хыяллары да уртак иде. 

Алсу – тәрҗемәче булып эшли. Чит телләрне яхшы белгәнлектән, аңа эшне кушып кына торалар. Чит илләргә командировкалар да еш кабатлана. Төрле илләр гизеп, төрле җирләр күргән кыз, соңрак  Инсафны үзеннән читкә этәрә башлый. Юкса, егет тә төшеп калганнардан түгел. Укытучы белгечлеге алса да, ул мәктәп белән генә чикләнеп калмый. Көндезләрен мәктәптә уздырса, кичләрен шәхси нотариаль конторада эшли. Киләчәктә үз эшен башлап җибәрү теләге дә бар. 

Инсаф Алсуның салкынлыгын, һаман да эш күплегенә сылтап очрашулардан качуын бик яхшы сизә. Артта калган алты ел җиңел генә араларны өзәргә ирек куймый. Шулай да, ул башка кызларга да күз төшергәли башлый. Әнә шундый күңелгә җылы, наз, игътибар кирәк көннәрдә язмыш аны Рамилә белән очраштыра. Кызның әтисе вафатыннан соң, мирасны үз исемнәренә рәсмиләштерү уе белән нотариуска килгән чагы була бу. Йөзен күңелсезлек биләп алса да, керфекләрендә әле кибәргә дә өлгермәгән яшь тамчысы эленеп торса да, Рамиләнең матурлыгына, кызларга гына хас мөлаемлегенә игътибар итми булдыра алмый Инсаф. Эш буенча телефон номерлары алмашына.

Җитди шалтыратулар хәл сорашулар белән тәмамлана. Кабул итүләргә килгән кыз өенә күзләре ачылып, үзе дә аңламый торган хисләр өермәсендә кайта. Дөньяның матурлыгын, ямен, тормышның кабатланмас булуын күрү, тою өчен гашыйк булып карау да җитә икән шул. Гүя бер кат хәсрәт шәле иңнәреннән шуып төшкәндәй була. Газизен югалту белән килешүе авыр булса да, иреннәренә елмаю күчә, язмыш белән килешергә үзендә көч таба ул. 

Шулай да Инсаф Алсу белән дә аралашуын, кызның буш вакыты булганда аның янына баруын дәвам итә. Хәтта аралары өзелүдән курка. Аны югалту, башка белән тормышын бәйләү хакында уйласа да, тәннәре эсселе-суыклы булып китә. Нишлисең, нинди генә матур, тәртипле, акыллы кызны очратсаң да, йөрәккә әмер биреп булмый икән...

Ике кыз арасында йөреп чуарланган йөрәк кайчандыр бер үз парын сайларга тиеш бит инде! Рамиләне дә рәнҗетәсе килмичә, Алсудан да ерак китә алмыйча йөргән кышкы суык бер кичтә Инсафны яшен суккандай була. Көтмәгәндә генә, җәйгә туй ясау хыялы белән йөргәндә, Алсу үзенең башка егете барлыгын, Яңа елны аның белән каршылавын, әти-әниләре белән таныштыру өчен авылларына кайтып китүләрен белдерә. Озакламый кияүгә чыгуы турында да әйтергә онытмый. 

Инсаф тынып, катып кала. Шулай тыныч кына, хиссез генә хәл итеп була микән ул дип уйларга да өлгерми, горурлыгы баш калкыта: “Мин синнән алдарак өйләнәчәкмен. Минем туй алдарак була. Котларга килергә онытма! Юлымда очраган беренче кыз минем хатыным булачак“, – дип, саубуллашмыйча да борылып китеп бара. 

Алсу исә авыз эченнән генә: “Бәхетле бул!“ – дип, теләкләр тели-тели авылына ялгызы кайтып китә, Яңа елны да ялгызы каршылый. Аның егете барлыгы бары тик кияүгә чыгарга теләмәгәннән килеп чыккан бер уйдырма гына була. 

Бәлки Инсафка азрак ялынырга, кызның тынычлануын, никахы өлгереп җитүен көтәргә кирәк булгандыр да бит... Кызлар ялындырырга ярата бит инде ул. Ләкин ул да тимерне кызуында суга. Шушы кызулык белән Инсаф сәүдә ноктасына кереп вәгъдәләшү йөзеге ала да, әти-әниләре белән дә киңәшләшеп тормыйча, Рамиләгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Бары тик өч кенә ай очрашсалар да, егетне инде үзеннән дә артык яратырга өлгергән кызга көтелмәгән сүзләр ишетү бик нык тәэсир итә. Ул бу минутларда егетнең бер сүзеннән чыкмаска да, аның колы булырга да әзер була. 

Җиргә басканын да аңламыйча, шатлыктан канатланып егетенең янәшәсеннән чабып кына йөри ул. Кыз өч бүлмәле фатирда әнисе белән икәү генә яши. Әнисе җәйләрен дачада уздыра. Инсаф үз куышларын булдырганчы, аларда яшәп торырга ризалыгын да биргәч, сөенече икеләтә арта. Сөйгәне дә янәшәсендә булачак, әнисен дә ялгызын калдырып чыгып китәргә кирәкми бит! 

Инсафның якыннары Алсу белән арасын өзүен аңлап бетермәсәләр дә, беренче мәхәббәтен оныта алачагына икеләнсәләр дә, Рамиләне бер күрүдә үз итәләр. Хәтта каенанасы: “Килен безнең туфрактан!“ дип каршы ала. Чөнки алар Инсаф белән ике тамчы су кебек охшаш була. Алсудан ул гадилеге белән дә аерылып тора. Һәрберсе белән аралаша, сөйләшә, кухня эшләренә дә кереп кушыла. Әни кеше гадәттәгечә, кызның улы бәхетенә очравын уйлап, мәхәббәтле, матур тормыш юрый. 

Туй көне җитә! Йөздә елмаюлар. Кунакларның изге теләкләре берәм-берәм хәтергә языла. Инсаф та канәгать. Рамиләне туй күлмәгеннән күреп, ул кабат гашыйк була, хәтта. Янәшәсеннән китәсе, аңардан күзен дә аласы да килми. Көн дәвамында телефон тынып тормый. Дуслар, танышлар бар да мәхәббәтле, бәхетле тормыш, тигезлек тели. Күтәренке күңел озакка бармый шул... Әллә күз тия, әллә хаталары, ашыгуы өчен түләр көн җитә... Мәҗлес уртасында килеп төшкән хәбәр аны кабат борчуга, уйга сала. 

Хәбәр Алсудан. Котлау сүзләре укырга күнеккән күзләр телефон экраныннан аерыла алмыйча озак тора. Инсаф хәтта мәҗлестә утыруын да онытып, кат-кат укый. Хәтта Рамиләнең хәбәргә күз салуын да сизми, аңламый кала. 

“Мин авырлы. Синнән бала көтәм. Үзең башканы сайласаң да, синең төсең итеп баланы үстерәчәкмен. Моңсулануыңны күрергә теләмәсәм дә, үзем белү белән сиңа да хәбәр итәсем килде. Бәхетле бул!”

Инсаф бу дөньядан аерылды. Хисләре читкә китте. Үзенең туй мәҗлесендә утыруын да онытты. Ни дип уйларга да, нәрсә дип җавап язарга да белмәде. Хәтта тәнәфестә чыгып шылтыратып, әлеге хәбәрнең уен гына икәнлегенә төшенеп керергә теләде. Ә шылтырату бармады. Бары тик таныш түгел тавыш шалтырату мөмкин түгеллеген белдерде. Әйтерсең лә, аңа да араларына керергә өйрәтеп куйганнар. 

Инсаф, беренчедән, Алсуга үпкәләде. Туй көнендә кәефен төшерергә теләве өчен эчтән генә рәнҗеде хәтта. Шул ук вакытта аны акларга теләде. Чөнки ярата иде. Яраткан кешегә үпкәләп булмый шул ул. 

Мәҗлеснең азагын ул хәтерләми дә. Кемне сайларга соң? Баланымы? Алсунымы? Рамиләнеме? Бер карасаң, әле яралып та өлгермәгән баланың да бер гаебе юк. Ул әти дип дәшәргә тулы хокуклы. Икенче яктан, Рамилә дә бәхеткә, яратуга лаек бит. Өченчедән, әлегә кадәр хисләреннән көлеп йөреп, туй көнне дә бәхетен җимерергә маташкан Алсу белән ул аңлашып яши алыр иде микән? 

Рамилә бу юлы да акыллы булып кала белде. Кунакларга сиздермәде, йөзенә чыгармады, Инсафка да тупас, ямьсез сүзләр әйтүдән тыелып калды. Үзе туй бетү белән әнисенә ияреп өенә кайтып китте. 

– Уйла, барысын да үзең хәл ит. Әгәр мине сайлыйсый икән, кочагым һәрчак ачык, – диде дә, саубуллашу ягын карады. 
Ә өенә кайткач, туй күлмәген салып атып, үкси-үкси елаган иде ул. Тормышның башында ук көйдергән хыянәт уты күңеленә тиде аның. Әгәр дә бу хәбәр дөрес булып чыкса, аны ничек үткәреп җибәрермен, кеше күзенә ничек күренермен, югалтуны ничек кичерермен дип уйлады. Туй өчен чыккан зур чыгымнарны да уйлады. Әнисен дә кызганды. Ахыр чиктә барысына да кул селтәп, ничек бар, шулай кабул итәргә Ходайдан көч сорады. 

Инсаф та туйдан соң, үзенең әлегә кадәр вакытлыча яшәгән фатирына ялгыз кайтты. Акылы Рамилә ягында булса да, хисләре аны Алсу янына дәшә иде. Ашыгып ясаган туй, уйлап бетермәгән адым ничә кешене бәхетсез итәргә сәләтле булуын ул аңлады. Шулай да, иртәгесен торгач, аяклары Алсу янына түгел, Рамилә янына атлады. Күңел җылылык, хөрмәт, үзенә карата ярату булган җиргә тарта икән шул. 

Туй мизгелләре әнә шулай күңелсезлекләр белән истә калды. Тик ул ялгышларны кичерә һәм чын күңелдән ярата белгән Рамилә файдасына тәмамланды. Тик Алсуның астыртын гамәлләре беткән дип әйтеп булмый әле. Яратуын югалтканнан соң гына аңлаган хатын тагын ниләр уйлап чыгарыр? 

Ләйлә Искәндәрова.
Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

14

0

6

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading