16+

“Кайчан да бер “аерылышырбыз, истәлегем булып калсын

Гадәттә гаиләне корабка тиңлиләр. Тормыш диңгезендә дулкыннарны ярып баручы корабта ир - капитан, хатын штурман була диләр.

“Кайчан да бер “аерылышырбыз, истәлегем булып калсын

Гадәттә гаиләне корабка тиңлиләр. Тормыш диңгезендә дулкыннарны ярып баручы корабта ир - капитан, хатын штурман була диләр.

Чынлап та шулай: штурвал тоткан капитан ир һәм аңа курс сайлашырга ярдәм иткән штурман хатынлы гаилә белән таныштырасым килә. Наилә һәм Рафил Җәләлиевлар алар. Рафил аганың хезмәт юлы кораб штурвалы тотып, ә Наилә ханымның штурман булып иренә һәрдаим булышып узган. Шулай иңне-иңгә куеп Себер елгаларында йөзгәннәр алар.

Һәр гаиләдә кадерле ядкәр була. Җәләлиевларда  ул Аяз Гыйләҗевның “Зәй энҗеләре” дигән китабы. Анда ике язма бар. Беренчесендә “Уку ударнигы 8 сыйныф укучысы Җәләлиев Рәфилнең 1 чирекне уңышлы тәмамлавы өчен мәктәп дирекциясе шушы китап белән бүләкли. 4 ноябрь. 1966 ел” дип язылган. Икенчесен “Кадерлем Наилә! Бу китапны мин сиңа истәлегем итеп бирергә уйладым. Ачуланмыйсыңдыр бит. Кайчан да булса аерылышырбыз. Шул вакытта шушы китапка карап мине искә төшерерсең. Ялкынлы кайнар сәлам белән мин“- дип Рафил язган. 11 декабрь. 1966 ел.  

Рафил белән Наилә икесе дә Яшел Үзән районы Күгәй авылында бер үк елда, бер үк айда туганнар. Рафил сентябрьнең 15ендә, Наилә өч кенә көнгә соңарып 18ендә. Шуңа мәктәптә дә бер сыйныфта укыганнар. Хәтта беренчедән җиденчегә кадәр бер парта артында утырып, бер-берләренә булышып, белем гранитын кимергәннәр. Тик сигезенчегә җиткәч “дәрестә күп сөйләшәсез”, - дип аерып күчереп утыртканнар. Бу дуслыклары беренче мәхәббәт булып бөреләнә башлаган үсмерләрнең бер-берсенә сөйләр серләре күбәйгән вакыт була шул. Инде киләчәккә дә планнар коралар. Бергәләп Казанга барырга җыеналар.

Күп балалы (11 бала) сугыш ветераны Җәләлиевлар гаиләсендә Рафил беренче бала була. Сугыштан нык яраланып кайткан гаилә башлыгы Гариф абзый беренче улы Рафил мәктәпне тәмамлагач та гаиләне алып баруда булышыр, армиягә киткәнче колхозга эшкә кереп, гаиләгә ярдәм итәр дип өметләнә. Ата кешенең нык какшаган сәламәтлеге белән зур хуҗалыкны алып бару кыенлаша башлый. Ул бу хакта улы Рафил белән дә киңәшә. Ләкин улы кайда да булса ныклы белем, берәр яхшы һөнәр алырга кирәклегенә әтисен ышандыра. Мин акчалы яхшы һөнәргә өйрәнсәм, сезгә ныграк ярдәм итәр идем ди. Гариф абзый бүгенгесе авыр булса да олы улы белән ризалаша. Ләкин кайда ул уку йорты, кайда яхшы һөнәргә укыталар? Рафил бу турыда бернәрсә белмәсә дә, Казан якларына юл тотарга җыена. Гаилә бюджетында транспорт чыгымнары дигән пункт бөтенләй каралмаган. Шуңа да карамастан әнисе Рафилгә 1сум акча бүлеп бирә. Ул чорда аңа да шактый әйбер алырга була иде, әйтик, 16 тиен торган алты ипи.

Егет башлы, уку алдынгысы бит, хәйлә дә гел юк түгел, дизель поездына билет алмый гына кереп утыру җаен таба. Шулай рәхәтләнеп башкалага якынлашып килгәндә “Адмираллар бистәсе”ндә вагонга билет тикшерүчеләр керә. Ул бит алдан күрүче Вольф Мессинг гына кәгазь кисәге күрсәтеп, аның билет икәненә инандыра алган. Рафил гади авыл баласы. Андый сәләте юк. Шуңа бушка йөргәнен белгәч, штраф түләтмәкче булалар, акчасы юклыгын белгәч, вагоннан төшереп үк калдыралар. Һәм бу бәхеткә була. Казан кремленә карап ул җәяү китә. Бераз баргач, якорьлар төшкән бинага килеп чыга. Казан елга техникумы була бу. Егет башка уку йортларын эзләп аптырап йөрмәскә, шунда укырга карар кыла. Поезд тукталышыннан да ерак түгел икән. Авылга кайтканда вокзалга трамвай белән дә йөрисе түгел. Дүрт елга шактый экономия була. Документларын тапшыра һәм имтиханнар биреп керә дә. Билет алмавының сәбәбе усалланып тәртип бозу түгел, өйдә көтеп торган эне-сеңелләренә берәр кала күчтәнәче алып кайтып сөендерү була.  

Алар авылда дүрт аерылмас дус булалар: Рафил, Наилә, Галимҗан һәм Флюра. Рафиле киткәч, авылның яме, чишмә суының тәме югала Наилә өчен, ул да Казанга карап юлга кузгала. Исәбе җиңел промышленность техникумында тире- мех технологы белгечлеге алу.

Өйләнешүләре дә кызык кына була аларның. Өч дус пар гел бергә йөриләр, ял-бәйрәмнәрне дә бергә уздыралар. Бер үк көнне өч туй үткәрергә уйлап, Загска гариза да биреп кайталар. Нишләптер, Галимҗан белән Флюраны да, икенче парны да язмыйлар. Бары тик Наилә белән Рафилне генә ир белән хатын итеп теркиләр. Туй күлмәген дә Наилә үзе кисеп, үзе тегә, балдаклар да алалар да бер таксига утырып Загска баралар. Менә шулай кеше куян куа дип, үрмәкчедән күрмәкче дигәндәй, дусларыннан калышырга теләмичә генә башланган эш бик хәерле булып чыга. Күрәсең, күпне күргән, төрлесенең шаһиты булган Загс хезмәткәренең сизгер йөрәге әлеге ике яшь кеше арасындагы хисләрнең чын, ихлас булуын тойгандыр.

Ә Наилә авылдашы Рафилдә булачак тормыш иптәшен тиз таный. Сигез ел бер сыйныфта укыдылар ич. Егет тырыш, тәвәккәл, сүзендә тора, гадел, чынлап торып ышанырга була. Иң кызыгы ике якның да әти-әнисе балаларының инде ир белән хатын булуларын ике ел буе белми яши, дуслашып кына йөриләрдер дип уйлыйлар.

“Күгәй авылым - яшьлегем хатирәләре” дигән китабында ул туган авылының тарихын бик тырышып өйрәгәнен яза, 625 елга якын бай һәм фаҗигале үткәне булган Күгәйнең үткәнен кайчан да булса кем дә булса язарга, бу эшне башлап җибәрергә тиештер бит инде”, - дип уйлап үзе тотына. Бу аңлашыла да. “Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә туган илен, туган ягын калдырып киткән кеше  гомере буе авылын сагынып яши. Еракларда яшәгәндә туган авыл искә килеп төшкәч, җаннар тетрәнеп китә. Күңелнең тулган чагы булса, үзеннән үзе күзләрдән яшь атылып чыга”, дип язган ул әлеге китапта хисләрен. Һәм менә шул туган ягында яшәп калмаганга гафу сорау буларактыр инде, аның тарихын китап итеп бастыра. 700 данәле әлеге китапта никадәр ярату, хөрмәт һәм горурлык.

Ә сөенер-горурланыр нәрсәләре байтак Җәләлиевларның. Кызлары Йолдызның улы (оныклары) Германиядә аспирантурада укый. Уллары Марс шунда Себердә яшәп калган. Бу да аңлашыла: егетнең туган җире Надым буйлары бит - кендек каны тамган урын аңа да кадерле.

Рафил ага туган авылында хөрмәтле кеше. Бөек Ватан сугышында катнашкан авыдашларына яңа һәйкәлне дә ул куйдыра. Юлларны, коеларны төзекләндерүдә һәрдаим ярдәм итә. Ел саен авыл халкын татар телендә чыга торган район газетасы “Яшел Үзәнгә” яздыра.

“Китапсыз өй - тәрәзәсез йорт” кебек диләр. Җәләлиевлар фатирында китапларның күп булуына игътибар иттем. Алар киштәләрдә тезелеп торалар. Билгеле инде, иң өстә яшьлекләренең кадерле ядкаре булган Аяз Гыйләҗевның “Зәй энҗеләре“. Бик тылсымлы серле була бугай ул. “Кайчан да бер “аерылышырбыз, истәлегем булып калсын”, - дип язылган әлеге китап. Әйтерсең лә, балачактан хисләре ихлас булган үсмерләрнең, аннары егет белән кызның, ә хәзер инде тормыш иткән ир белән хатынның, дәү әни, дәү әтинең мәхәббәтләре сагында торучы яклаучы саклаучы фәрештә. Бигрәк изге сәгатьтә язып бүләк иткән булган шул аны йөрәгендә сөю уты кабынган Рафил кадерле Наиләсенә. Себер елгаларын гизеп, туган якка кайтып, башкалабыз үзәгендәге затлы фатирдагы киштәнең иң түренә менеп кунаклаган бик бәхетле китап ул. Җәләлиевлар гаиләсе корабының җилләргә каршы тора алган җилкәне булганга шундый кадер-хөрмәт аңа.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading