Тормышың көйле, тыныч барсын дисәң, бер канатың дөнья, икенче канатың ахирәт икәнен онытмаска кирәк.
Бер канат белән генә очып булмый. Пәйгамбәребез дә мәңге яшим дип дөньялыкны алып барырга, иртәгә үләм, дип ахирәтеңне кайгыртырга кушкан. Чүпрәле районы Мунчәли авылында гомер итүче Фирдәүсә Моратова әнә шулай ди.
Алар турында авылда дини нәсел, диләр. Әтисе ягыннан да, әни ягыннан да дини тормыш алып барганнар. Әти ягы бабайсын “Оч бабай”, әнисе ягын “Добрау бабай” дип йөрткәннәр. Оч бабайсы иртән иртүк уятып улын мәчеткә алып китә торган булган. Хатынына әйтеп калдырган, кызларыңны намазга уят, тормасалар ашатма, дигән. Фирдәүсә апа әйтә, намазсыз җәннәт юк, балаларын тәмуг утына яндырмас өчен шулай иткән, дип аңлата ул бу хәлләрне.
Элеккеге чорда Мунчәли зур авыл булган. Фирдәүсә апаның әнисе 6-7 яшьлек бала, мәктәпкә укырга йөри башлый. Ул чорда Добрау урамында башлангыч мәктәп була. Бер ай йөргәч, бу бала бик зиһенле дип, яхшы укыган кызны икенче класска күчерәләр. Ике айдан соң тагын башка класска күчә. Шулай дүртенче класска барып җитә. Зурлар белән рәттән укый башлый. Ә ул мәктәп йортларыннан 3 чакрым ераклыкта. Кыш көннәрендә өстенә кияргә киеме булмагач, юлда туңа. Өенә кайтканда кысталып, ыштан бөрмәсен ычкындыра алмыйча астына җибәргәли. Салкында кайта-кайта ыштаны шыкырдап ката. Болай йөри алмыйсың, дип әтисе мәктәптән туктатып, үзе укыта. Тәрәзә парына язып белем бирә. “Безнең әби әйтер иде, алты яшемнән соң намаз укый башладым. Гомерем буе укыдым, сәбәпсез намаз, уразамны калдырганымны хәтерләмим”, - дип.
Бабасы да бик үзенчәлекле кеше була. Балачактан бик күп җирләр гизә. Себер якларында да, Бакуда да яши. Курьер да була, байларда да хезмәт куя. Бала да карый. Баку китапханәсендәге бөтен китапны укып бетердем, дия торган була. Дини генә түгел, дөньяви белемне дә үзләштергән. Беркайчан да сүгенмәгән, ачуланмаган, кеше сүзен йөртмәгән. Авылга кайтып колхозда эшли башлагач, колхоз рәисе аны Шәйтҗан дигән кешене алып килергә дип җибәргән. Шәйтҗан, бөтен сүз запасын бергә кушып сүгенеп, мин әйткәннәрнең барысын да колхоз рәисенә җиткер, дигән. “Шәйтҗан, боларны әйтә алмам, язып бирсәң генә”, - дигән. Авылда әле дә бу хәлләрне көлеп искә алалар .
- Бабайдагы бу сыйфатлар диннең тәрбиясе, - ди Фирдәүсә апа. - Әни дә безгә гел әйтеп торды, намазсыз җәннәт юк, урларга, ялганларга, кеше рәнҗетергә, авыр сүз әйтергә ярамый, дияр иде. Дин яхшылыкка гына өйрәтә. Күп кеше моны аңлап бетерми. Кайберәүләр дин белән балаларын газаплап бетерәләр дип тә уйлый. Газапланмый кеше, авырлыгы юк, күңел чисталыгы өчен кирәк ул. Без бөтен тормышыбызны кешеләр белән рәттән алып барабыз. Намазның үз вакыты бар. Намаз өчен биш минут вакыт җитә. Аллаһы Тәгалә әйтә, мин сезгә 24 сәгать вакыт бирдем, шуның бер сәгатен миңа багышлагыз, ди. Дин күңел тынычлыгы, җан тынычлыгы өчен кирәк. Дини йортта аракы булмый, аракы булмагач тавыш чыкмый. Дин ул бер-береңә юл биреп, аңлашып яшәү. Бу хакта Коръәндә дә язылган, укы, аңла гына. Тормышың көйле баруы белән дин яшәешеңне яхшырта. Дөньялыгың да бара, ахирәткә дә әзерләнәсең. Без үзебез дә әби-бабайлар кебек балаларга дини белем бирергә тырыштык. Балаларыбыз дөньяви белемне дә алдылар, университетлар да бетерделәр. Кызларыбыз да, кияүләребез дә, улыбыз белән киленебез дә диндә. Безгә килгәндә килен намаз белми иде, ике ай эчендә намазга басты. Улым кыз күрсәтергә алып кайтты, бик ошаттык, тик күңелдә шик керде. Улым, диндә түгел икән бит, өйрәнер микән, дидем. Әни, уенда булса басар, диде. Шулай булып чыкты да. Хәзер безгә караганда да күп белә. Оныкларыбыз да догаларны белә. Кызыбызның баласы, беренче оныгыбыз бишенче класста укый. Ул да беренче класстан намазга басты. Иртән укып китә, өйләсен өйгә кайткач укый, калганнары укыганда өйдә була. Калдырырга тырышмый.
Фирдәүс апаның бу тормышка үз карашы. “5-7 яшьтә ни өчен намаз фарыз кылынган, чөнки бу эштә баланың иң тиз үзләштерә, исендә кала торган чоры. Әни әйтә иде, кызым, картайгач өйрәнгән бозга язган кебек, ага да китә, яшь вакытта өйрәнгән ташка язылган кебек, сеңеп кала, дияр иде. Оныкларга догалар, сурәләр өйрәтүебезнең файдасы күбрәк, исендә дә кала, хәтере дә яхшыра”, - ди ул.
Моратовлар өч бала үстергән. Бүгенге көндә алар икесе генә яши. Балалары төрле шәһәрләргә китеп урнашкан. Бер кызлары – Ульяновскида, икенчесе - Себердә, малайлары - Казанда. Каникул саен оныклар, балалар әби-бабай янына җыела. “Әби-бабайлардан калган гадәт буенча, оныкларыбызга белгәннәребезне сеңдереп калдырырга тырышабыз. Безгә дә дин әби-бабайдан күчте. Каената, каенана белән торгач, балаларыбыз да әби-бабай тәрбиясе алды. Җәй буе балалар яныбызда була, җәен күңелле. Кайтуларын көтеп кенә торабыз, өйләр ямьгә тула”, - Фирдәүсә апа.
Комментарийлар