16+

Карале, сезне әтиең ташлап киткән!

Мәктәптән юл буе суның күзенә басып, гөрләвекләр белән ярышып кайткан кызны урам башындагы тыкрыкта яман хәбәр каршы алды.

Карале, сезне әтиең ташлап киткән!

Мәктәптән юл буе суның күзенә басып, гөрләвекләр белән ярышып кайткан кызны урам башындагы тыкрыкта яман хәбәр каршы алды.

–    Карале, сезне әтиең ташлап киткән!
Мәктәп букчаларын Сабир картның тәртип белән тезеп куйган такталары өстенә аткан малай-шалай Гөлгенәгә шул сүзне кычкырды да, кабат уенына чумды: җидесе җиде якка сибелделәр. Күзен бәйләгән Шакир, уен тәртибе буенча тегеләрнең качып беткәннәрен көтә иде. 

–    Гөлгенә, безнең дә әти юк ич... Әниең бездә синең, яме, – диде дә, күзләрен бәйләгән яулыкны чишеп, Шакир да “качак”ларны эзләргә кереште.
Гөлгенәне корт чактымыни. Бәгырен өтеп алган сүздән үз-үзен белештермичә  өйләренә йөгерде. Бусагадан атылып килеп кергәч тә шифоньер ишеген ачып җибәрде – буш иде. Әнисенең күлмәкләре белән норка якасын көя теткәлгән пәлтәсе генә эленеп тора. Их, чынлап та киткән... Ничек яшәрләр инде хәзер? Бакчаларын кем сукалар? Кышкылыкка дип сыерларына печәнне кем чабар? Ә утынны ничек җыярлар? Әтисе генә эшли торган эшләр күп бит, әллә соң әтисен эзләп алып кайтыргамы? Кычыткан чыпчыгым дип, әтисе Гөлгенәне бик ярата иде бит. Ничек ташлап китә алды икән ул аларны.

–    Юк! Мин әтине алып кайтам! – дип ишеккә генә борылган иде, әнисенә килеп бәрелде. 
Әнисе Гөлфизәнең күршеләрдән чыгып килеше икән. Тәрәзәдән кызының яшен тизлеге белән йөгереп кайтканын күргән дә, өйдә ни буласын сизенепме, тизрәк Гөлгенә янына ашыккан.

–    Түзик балам... Сабырлар итик. Әтинең кайтмый инде. Күрше авылга ук, чуаш хатыны янына киткән. Аңа ир бала кирәк. Ә мин өч кыз таптым, арагыздан берегезне дә ир бала итеп яратмаган Ходай. Нишлисең, күрәчәк, – диде дә кызын кочаклап алды.

Гөлгенә бу сүзләрне аңламады да кебек. Ничек инде ир бала? Безнең кай җиребез ярамаган, дип уйлады. Нишләп соң әнисе тагын бер бала тапмады икән? Бәлки анысы малай булыр иде.  Шул мизгелдә кызның миен сызып авыр уй йөгереп үтте: авырый бит әле әнисе. Әтисе белән әнисе төн үзәгендә торып та шуның өчен талашалар иде бит.

–    Чир кисәве булдың инде. Анысын сорыйсың – юк, монысына риза түгел син. Ничек яшәргә соң миңа? Эш атына әйләнеп беттем, рәхәт күргән юк, – ише сүзләрне еш ишетә иде әтисеннән. 

Әнисе чирләсә соң, бер терелер иде, ник ашыгып ташлап китте икән соң әтисе? Шул уена биреште Гөлгенә, үксеп елап җибәрде. Әнисенең кулларыннан ычкынып, карават астына тәгәрәп кереп китте. Әтисе барында монда кереп курчаклы уйный иде ул. Ә бүген, туйганчы елады. Апасы кайтып, өстерәп чыгармаса, таңга кадәр дә селкенмичә ятарга риза иде дә...

–    Безнең әти юк бүгеннән! Кайтмый да, кайтмасын да! Нигә кирәк ул? Әнине яратмады, ә безне әнә чуваш хатының 5 ир баласына алмаштырды.  Шуны сорашып кайтты, бик пычрак яшиләр, ди. Тәрәзәләрендә челтәр дә юк икән. Әтине дә сихерләгән! Сихерләмәсә, ул тормышка риза булып яши торган кеше түгел Закир, диделәр. Ышанмасаң, әйдә барып, урам яктан өйләрен барып кайтабыз, – диде Гөлсинә.

Гөлгенәгә шул сүз җитте! Ике дигәнче ишек төбендә басып тора иде. Икәүләп 5 чакрым араны да тиз үттеләр. Ашкынды кыз, әтисен күрүгә муенына сарылырга иде исәбе. Гөлгенәне кочаклап алса, анда калмый инде, ияреп кайтачак ул, менә күрербез, дип исәрләнде. 

Чуаш авылында үзләренә кирәкле йортны тиз эзләп таптылар. Кечкенә генә, ике тәрәзәле соры өй. Балчыктан әвәләнгән диярсең, бер яме юк. Тәрәзәләре чынлап тә челтәрсез. Капкалары да бик иске. Аскы өлешен эт кимергән диярсең, тузган чүпрәк кебек – бигрәк алама. 

–    Әти!.. – дип кычкырганын сизми дә калды Гөлгенә.
Гөлсинә аңга килгәнче, тәрәзәдән бер-бер артлы берничә ят башлар күренде. 

–    Әнә, көчекләрең килгәннәр, бар куалап җибәр. Юкса үзебезнең этне бәйдән ычкындырам. Тау башына кадәр менгерер. Иии, бигерәк килбәтсезләр... – дигән тавышны танымасалар да аңлады кызлар – әтиләрен тартып алган мөртәт. 
Тик күренмәде генә әтиләре. Капканы атлап чыккан сары чәчле малай, йодрык кына селкеде – әтиегезнең сәламе, имеш. Таптанып торудан мәгънә юк иде, кызлар кире борылды.

–    Апа! Мин кияүгә чыкмыйм. Әти кебек мине ташлап китсә? Юк, чыкмыйм, – диде Гөлгенә.
–    Мин дә! – дигәнен сизми дә калды Гөлсинә. Ялгыш сүз әйткәнен аңлады, әмма күңеле үпкәле иде...       

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

9

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading