16+

Кеше тикшермәче, үзең дә җилбәзәк!

Кем ничектер, әмма мин, үзен белмичә кеше тикшергән кешене гомумән дә яратмыйм.

Кеше тикшермәче, үзең дә җилбәзәк!

Кем ничектер, әмма мин, үзен белмичә кеше тикшергән кешене гомумән дә яратмыйм.

Сезнең тормышыгызда да андый кешеләр очраштыргалагандыр. Гайрәтне чигерүләре өстенә, йөрәккә таш булып утыра сүзләре.

Без күрше кызы белән кечкенәдән бергә уйнап үстек. Ул миннән 4 яшькә олырак иде. Дуслык өчен зыяны тимәде, киресенчә, мин аны апам урынына күрдем, ул мине сеңлесе итте, йомышчы кыз сыйфатында да җикте инде. Ярар, анысы гаеп түгел, үзеңнән кечерәкләрне шулай иткәлисең инде ул, аларны йомышка да йөртмәгәч, аяк итен тунап, үзең бала-чага артыннан йөгерәсеңмени? 

Үсеп җитеп таралыштык. Хәер, икебез дә бер үк шәһәрдә яшибез. Ләкин ул миннән иртәрәк кыз булып җитеште дә, үзенә ахирәтләр тапты. Мин яшүсмер идем, алар арасына сыймадым. Шәһәрдән кунак кызлары ияртеп кайтулары, урам тутырып кичен клубка китүләренә кызыгып карап кала идем. Әти белән әни мине бит барыбер клубка җибәрмиләр. Аннары ул егетләр белән йөри башлады. Авыл егете бик ярата иде үзен, матур гына очраштылар кебек, никтер аралары бозылды. Шуннан күршекәем өйләнеп аерылган ир белән чуалып китте. Дөрес, халык теленә менмәде исеме, бер куак арасында да, агач артында да янәшә басып торганнарын күрмәделәр. Алар бит Казанда очрашкач, чит кешеләр күзеннән ерак иделәр. Хәбәре генә кайтып иреште. Теге ирнең беренче гаиләсендә ике баласы үсә, диделәр.

Җитмәсә, ул безнең милләт кешесе дә түгел. Күрше Кәбир абый хатыны Сания апаны көн саен битәрләде, кызың татарлыгын сата, татарлыгын башкага алмаштыра, диде. Ә Сания апа Зөлфиягә сүз әйтергә курыкты. Әни янына кереп елый иде, бәхетләренә киртә куйсам, бәхетсез булыр да мине тиргәр дип курыкты. Ике ут арасында 4 ел бәргәләнделәр. Кәбир абый кызын акылына килер дип көтте, Сания апа Кәбир абый килешер дип өметләнде. Ә Зөлфиянең кемдә дә эше юк иде, иренең беренче хатыныннан туган балаларын да якын итмәде, әнисен дә кызганмады. Ахыр чиктә бергә булдылар. Шулай итеп урамга ят милләт вәкиле килеп керде. 

Ә без кочак җәеп каршы алдык – ул да адәм баласы ич. Дөрес, туйларына мине чакырмадылар, булган хәлләрне читтән генә күзәтеп тордым. Бер сукмаклар аерылгач, кабат кушылмады дуслык. 

Аның каравы авылга кайткач, хәзер күрешкәлибез. Серләшмибез, элеккеге түгел инде без, ләкин хәл-әхвәл белешәбез. Берсендә, икенче урамда яшәүче кызның гайбәтенә кереште бу. Имеш, хатынлы иргә ябышкан, аерып алырга тели икән! Ә үзе соң, үзе? Нишләде дип уйлыйсыз, шул ук юлны кичте түгелме? Иренең беренче никахындагы балаларын йортына да кертмәде. Тегеләре мәктәпне тәмамлаганда бик тилмергән, диделәр. Әниләре бик азапланып укыткан. Ә моның бүген пәйгамбәрләнеп, сөйләнеп торуын күрегез сез. Мин дә якламыйм аны, ләкин бит үзе дә кешенең бәхет бишеген урлап, оя корды. Ярар ике ир бала тапты, бик матур үстерделәр. Әле киләчәктә язмышлары нинди юлдан атлар – билгесез.

Бер көнне моңа шалтыратам, мәйтәм, бик мактанасың, кышка кайнатма әзерләү рецептын бир әле. Вакытым юк чакта, син дә шалтыратып торган буласың, дип бәя күтәрмәсенме бу миңа. Соң, әйтсәм әйтим, гайбәте түгел, гамәле – ир хатыны булуга бер көн хөкүмәт эшенә чыкмады. 30 елга якын өйдә утыра. Ирен буяуны белми, чәч тарау юк үзеннән, ә кешене тикшерә! Вакыт юк дип тә ачуны китерә. Минем кебек гомере буе ике эштә эшләсә нишләр һәм ниләр сөйләр иде икән? Эт булып аруларымны, үзем генә беләм! Ләкин берәүгә дә зарланмыйм мин. Бәя дә күтәрмим. Тыйнак кына яши бирәм. Шуңа да аңа караганда бәхетлерәкмен! Бәхетле иткән тагын бер сыйфатым бар – кеше тикшермим. 

Регина.
Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

3

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading