16+

«Хәерче арттырырга рөхсәт юк! Иртәгә үк абортка барасың!”

Мөршидәнең укуда гаме булмады. Борынына егетләр исе дә иртә керде.

«Хәерче арттырырга рөхсәт юк! Иртәгә үк абортка барасың!”

Мөршидәнең укуда гаме булмады. Борынына егетләр исе дә иртә керде.

Ундүрт яшендә үзеннән өч яшькә олырак күрше егете Ризванга үлеп гашыйк булды. Аның алдакчы эт ялкавы булуына да исе китмәде. Карсак буйлы, чепи күзле, керпе чәчле, ерык авызлы шалапай егетне күрер өчен, мең төрле сәбәп табып, кичләрен өйдән чыгып шыла иде. Тел бистәсе Ризван исә, бүрәнә өстенә тезелешеп утырган яшь-җилкенчәкне авызына карата белә.

Тозсыз мәзәк сөйләп көлдерә, үзе уйлап чыгарган батырлыклары турында шыттыра. Сөю утында янган беркатлы үсмер кыз Ризванны белән чиксез горурлана иде. Мөршидә тугызынчыны тәмамлаган язда егетне армиягә алдылар. Озату кичәсендә шактый кызып алган егет артыннан тагылып йөргән күрше кызын кочагына тартып кертте дә, суырып үпте. “Матри, мин кайтканчы беркемгә күз саласы булма! Армиядән кайтуга сиңа өйләнәм! – дип сөйләнде. 

Егет китте. Мөршидә көн саен хат көтте. Язарга вакыты юктыр. Хаты юлда югалгандыр. Миңа адресланган конвертны почтальон Мөсфирә үчләшеп бирми калдырадыр дип, Ризванны үзенчә акларга маташты. Буш өметләр белән юанып ике ел вакыт узды. Хезмәт итеп бетергәннән соң егет туган ягына әйләнеп кайтмады. Сургутка кара алтын чыгарырга киткән диделәр. Туйлык акча эшләп кайтачак, - дип юатты үзен беркатлы кыз. Мөршидә урта мәктәпне көчкә “өчкә” тәмамлады. Унбер елын җил куып, итәк туздырып үткәргән Мөршидәнең һөнәр үзләштерү гамендә дә юк иде. Әнә, юләрләр укысын! Ул кара эш өчен дә тумаган ла. Көзге каршына басып, сылу буй-сынын җентекләп күздән кичерде - күз явын алырлык чибәрлеге һичшиксез бәхетенә юл ачачак! 

Үз-үзеннән канәгать туташ, тәвәккәлләп Казанны яуларга китте. Чыбык очы туганнарына сыенды. Эш сорап бер җиргә керде - “собеседование” уза алмады, икенчесендә резюме тутырганда туксан тугыз хата ясап, адәм көлкесенә калды. Өченчесендә ахмак сүзләр сөйләп, шыр наданлыгын күрсәтте.

Чираттагысыннан гарьлектән күзләре яшьләнеп, башын аска иеп чыгып килгәндә, банк ишегенә таба атлаучы ир-ат белән маңгайга-маңгай бәрелеште. Кыз асфальтка барып төште. Шул арада үзен көчле кулларына күтәреп алган ир затын баштанаяк күздән кичерергә дә өлгерде. Озын буйлы, затлы киенгән, кыйммәтле сәгать таккан, култык астына күн папка кыстырган утыз биш яшьләр тирәсендәге ир-егеттән затлы хушбуй исе килә иде. Хәйләкәр кыз, аягым сынды ахрысы, баса алмыйм, дип ыңгырашкан булып кыланды. Егет исә чибәр туташны кәттә машинасына утыртып, травмпунктка алып барды. Табибка күренгәннән соң да туташны калдырып китмәде. Кызның күңелсез хәлгә таруында үзен гаепле санап, кызны бәхилләтергә булды: ресторанга төшке ашка чакырды. Төзелеш фирмасы директоры Шамил Нурович белән Мөршидә шул рәвешле танышты. 

Яңа елны Шамилнең шәһәр читендәге хан сараенда икәүдән-икәү каршыладылар. Җәннәт почмагына уңган хуҗабикә генә җитми иде. Байбичә булуны максат итеп куйган, малтабар ире җилкәсендә рәхәт чигеп яшәргә омтылган чая туташ югалып калмады, егетне төрлечә иләсләндерде. Кич буе рәхәтләнеп сыйландылар, ут чыгарып биеделәр, туйганчы шаярыштылар. 

Бер айдан башкаланың бер затлы ресторанында гөрләтеп туй уздырдылар. Мул тормышка, ышанычлы уңган иргә тиенгән Мөршидәнең түбәсе күккә тиде. Шамил иркә, назлы, чибәр бичәсен баштанаяк киендерде. Тамагы тук, өсте бөтен хатын, ире эштә чакта матурлык салоннарыннан, кибетләрдән кайтып кермәде. Биләмнән соң, ире эштән кайтышка кичке аш әзерләп тә маташмады, ресторанга заказ биреп китертергә гадәтләнде. 

Бер елдан уллары Камил туды. Шамил, сөенеченнән хатынына затлы машина бүләк итте. Мөршидә: “Шамилкәем, бала карап хәлдән тайдым, төн йокысы күрмәгәнгә, күз төпләрем зәңгәрләнде”, – дип, иренә сырпаланды. Бәби караучы-өй җыештыручы яллагач, Мөршидә иркен сулады. Сөтем җитмәгәнгә көн-төн елый дигән сәбәп табып, улын имезүдән туктады. 

Еллар уза торды. Камил беренче сыйныфка керәсе елның җәендә Мөршидә иренә әнисе янына кунакка кайтып килергә ниятләвен әйтте. Шамил каршы килмәде. “Саф һава суларсыз, әбисе янында улыбызның татарчасы да шомарыр”, - диде. Күчтәнәчләр төяп затлы машинада кайтып төшкән Мөршидәне күргән авылдашлары “ах” итте. Әнисе, кызыннан бигрәк, оныгын күрүгә сөенеп туймады.

 Һәр кич саен шалтыратып, хатыны белән улының хәлен белешеп торган ир, берничә көн рәттән Мөршидәсе белән сөйләшә алмавына аптырашка калды. “Кияүкәем, борчылма! Кызым авылның икенче очындагы авыру Хәдичә түтиебезнең хәлен белергә киткән иде. Тиздән кайтып җитәр. Сиңа үзе шалтыратыр”, - дип тынычландырды кайнана. Икенче кичтә Мөршидә балачак дусты Ләләнең бәби чәендә булып чыкты. Өченче, дүртенче кичтә дә хатыны телефонны алмагач, Шамилнең күңеленә корт керде. Мөршидә, билем чәнчи, дип зарланган иде, хастаханәгә кереп яткандыр, дип борчылды. Кайгыртучан ир хатынын башкалага алып килеп, профессорларга күрсәтәм, дигән карарга килде. Җомга кичендә авылга кайтып төшкәч, Мөршидәнең бер атна өйдә кунмавы, райүзәктәге балачак дусты “Сәрияләрдә” кунакта булуы ачыкланды.

Шамилнең ачуы кайнаса да, үзен тыеп калды. “Әтием!” - дип, кочагына атылган, тезләренә менеп утырып, сөенеченнән нишләргә белмәгән газиз улы алдында күтәрелеп бәрелмәде. Хатыны белән күзгә-күз, аулакта сөйләшүне кирәк тапты. Мөршидә исә кайда йөргәнен яшереп тормады, аяусыз дөреслекне иренең күзенә карап ярып салды. Сургуттан кайтып, райүзәктә яшәп ятучы беренче мәхәббәте Ризван белән бергә яшәп ятулары турында сөйләп бирде. “Аерылам мин синнән, Шамил! Гаепләмә, хөрмәт итсәм дә,  ярата алмадым. Мәхәббәтсез тормыш - тозсыз аш кебек. Яшьли сөйгән ярымны сигез ел күргәнем булмаса да, аның көләч йөзе бер минутка да күңелемнән чыкмады. Аның кайтуы турында ишеткәч, йөрәгем урыныннан купты. Шамил, син бик әйбәт кеше. Тиң ярыңны тапмый калмассың. Балабыз минем янда үсәр, аны ашатырга-киендерергә акча җибәргәләрсең”, - диде. 

 Шамил телсез калды. Тәмам күңеле кителеп, Казанга кайтып китте. Газиз улына мәктәпкә кием-салым, кирәк-ярак алырга дип хатынының исәп-хисап счетына йөз мең сум акча күчерде. Тук тормышка күнеккән көяз Мөршидә белән эшлексез Ризван кәеф-сафа кырды, акча беткәнче рәхәттә яшәде. Дәү әнисе янында, гади авыл мәктәбендә укыган Камиле исенә төшкәндә, Мөршидә авылга кайтып килгәләсә дә, улын тәрбияләү урынына, сөеклесе кочагында иркәләнүне артыграк күрде. Улының төшенә дә кермәгән хоккей секциясенә, кыйбатлы спорт костюмнарына, түгәрәкләргә, репетиторларга элеккеге иреннән акча суырырга остарып китте. 

Ризван белән ярты ел чамасы яшәгәч, Мөршидә балага узды. Сөенечле хәбәрне сөйгәненә җиткергәч, җан өшеткеч җавап ишетте. “Аерылган хатынымдагы ике малайга алимент түләүдән качып кайттым, хәерче арттырырга рөхсәт юк! Иртәгә үк абортка барасың!” – диде ир. Ул белмичә әйтмәс, бәлки акчалы эшкә урнаша алмаганга күрә, гаиләне ишәйтми торырга уйлагандыр. Орлыгы Бохарада түгел. Тормышлар иркенәйгәч, үз йортыбызга тиенгәч, уртак бала алып кайтырбыз, дип фикерләде хатын. Ризванга якын-тирәдә акчалы эш табылмады. Себергә вахта белән барып эшләп кайтыйммы әллә, дигән ниятенә Мөршидә каршы төште.

Ташлап китәр, дип курыкты. Акча ягы такырайгач, өйдә тынычлык бетте. Сөйгәне көннән-көн кырысланды. Хатынына җикеренә, мыскыллы сүзләр әйтеп рәнҗетә башлады. Мөршидәнең юган идәнен таптап, пычрак аяк киеменнән йөрде, баракның кысан бүлмәсен сасытып, диванда тәмәке көйрәтте, утлы төпчекне идәнгә томырды. Төнлә янгын чыгып, чак кына тончыгып үлми калдылар. Мөршидәнең әнисе, Камилнең авырып китүе, район табибларына күрсәтергә кирәклеге турында шалтыратып әйткәч, Ризван өйдә кара тавыш чыгарды. “Малаең монда аягын да басмасын! Чирләшкәгезне үз атасы кайтып алсын да, калада дәваласын!” - дип җикеренде. Ниһаять, мәхәббәт дип саташкан Мөршидәнең күзләре ачылды. Моңарчы балкып торган күз карашы моңсуланды, алсу яңаклары суырылды. 

Ризван төн уртасында салмыш килеш кайтып керде. Аңа пычрак чәчләре оешып каткан, күз төбе күгәргән, пычрак киемле шешәдәше ияргән иде. “Тамара бүген бездә куна. Аны ире куып чыгарган. Тиз бул, өстәл әзерлә! Бер ярты куярга онытма! Кунак түрдәге диванга ятачак, ә син бүген раскладушкада йокларсың! Мин идәнгә тәгәрәрмен. Әйтергә онытып торам:  бик матур йорт белешеп кайттым. Синең машинаң белән алыш-биреш ясыйбыз, бу таракан оясыннан котылабыз!” - дип, Мөршидәне өнсез калдырды. Төн буе гасабиланып чыккан хатын, ашык-пошык җыенып, иртәнге автобуста туган авылына качты. 

Сылу гәүдәсе ябыгып, битләре суырылып калган кызының хәсрәтле күзләренә карауга, күпне күргән ана газиз баласының нинди хәлгә төшүен шунда ук аңлады. Мөршидә кече якка кереп баласының караваты янына тезләнде. Идәнгә шуып төшкән юрганын алып, салкыннан чытаеп, йомгактай бөгәрләнеп йоклап яткан газиз улының өстенә япты. Сак кына башыннан сыйпады. Тозлы күз яшьләре тып-тып итеп гөнаһсыз баланың аксыл битенә, беләкләренә тамды. “Мәнсез әниеңне гафу ит, балакаем! Яратам дип саташып йөреп, күпме кешене борчуга салдым. Безнең өчен үлеп торган әтиеңнең кадерен белмәвемә үкенәм. Ризван кебек буш куык түгел, дөнья тоткасы, бит ул! Үз борчуы баштан ашкан әбиеңне хәсрәтләндердем. Сине чак кына пар канатларсыз калдырмадым”, - дип пышылдады. Ишек яңагына сөялеп, кызының ихластан әйтелгән сүзләрен шыпырт кына тыңлап торган ана, зал ягына чыгып, Шамилга шалтыратты. ”Кияүкәем, тизрәк кайтып җит! Сине зарыгып көтәләр!” – диде ул.

Төшке ашка әзерләнеп йөргән мәлдә, капка төбенә бура чаклы зур машина килеп туктады. Бер кулына купшы чәчәк гөлләмәсе, икенчесенә күчтәнәч тулы сумка тоткан мәһабәт гәүдәле ир, капканы киң итеп ачып, ишегалдына узды. Тәрәзәдән әтисен күреп алган Камил, уктай атылып чыкты да, атасының муенына сарылды. Каенанасы ничаклы кыстаса да, Шамил табынга утырмады. Башын аска иеп, кыенсынып басып торган Мөршидәгә карап, ихластан елмаеп күз кысты.

Берни булмаган кебек, тыныч тавыш белән: “Кунак булып туйдыгызмы инде? Озакладыгыз. Тизрәк җыеныгыз, үз өебезгә кайтабыз. Кичке якта җыелыш уздырасым бар. Соңга калмавыбыз хәерле”, – диде.

Хәмидә Гарипова

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

14

7

4

0

3

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    4

    Экияттэ кунакта

    • аватар Без имени

      0

      0

      Матур хикэя)

      Мөһим

      loading