16+

“Кире кайтырга җае булган бит аның. Үзе теләп китте, дусларым анда, дип ашкынган...”

Бер пот тоз ашаган кеше генә балның кадерен белә ала, бары яшь түгүче генә ихластан елмая ала. Кешенең бөтен матурлыгы аның эчке дөньясының чиста һәм саф булуында. Күңеле саф кеше чибәр күренә, аның күңел халәте дә йөзендә чагыла. 

“Кире кайтырга җае булган бит аның. Үзе теләп китте, дусларым анда, дип ашкынган...”

Бер пот тоз ашаган кеше генә балның кадерен белә ала, бары яшь түгүче генә ихластан елмая ала. Кешенең бөтен матурлыгы аның эчке дөньясының чиста һәм саф булуында. Күңеле саф кеше чибәр күренә, аның күңел халәте дә йөзендә чагыла. 

Тукай районы Сосновый бор бистәсендә яшәүче Нәсимә апа белән Миңнедөлфәт абый Гайнетдиновлар әнә шундыйлар. Бар гомерләрен хезмәткә багышлап, тормышның ямен-тәмен, мәгънәсен тоеп яши алар. Кызганыч, балаларын югалту ачысы гына тормышларын китек иткән...

– Тумышым белән Актаныш районы Чәчер авылыннан мин, хатыным Азнакайдан. Чистайга укырга барган идем, шунда Нәсимә апагыз белән таныштым, – дип сөйли башлады гаилә башлыгы Зөлфәт абый (баксаң, документлар буенча гына ул Миңнедөлфәт дип язылган икән). Армиядә хезмәт итеп кайткан егет җирле совхоз-техникумга укырга килгән, ә үз язмышын медицина белән бәйләргә карар иткән яшь, чибәр кыз Нәсимәнең Чистай медицина училищесында белем алган чагы булган.

– Без җирле мәдәният сараенда таныштык. Мин спектакльдә катнаштым, ә булачак ирем баянга кушылып татар җырларын башкара иде. Күрәсең, ошаткандыр инде, беренче булып Зөлфәт сүз катты, шуннан сөйләшә башладык. Аннары очрашып йөрергә тәкъдим ясады. Икебез дә бер автобуска утырып туган авылларга кайта идек, – дип искә ала Нәсимә апа.

Менә шул көнне бер күрүдә үк «минеке» дигән карар кабул итә дә инде егет. Артык озакка сузмый гына, өйләнешәләр дә.
– 1973 елның 30 апрелендә Азнакай районы Чубар-Абдул дигән авылга бардым да язылыштык. Шуннан хатынымны калдырып, туган авылыма туйга әзерләнергә кайтып киттем. Ул вакытта машиналар юк. Егерме чакрым тирәсе җәяү кайттым туган авылыма. Урманнар арасыннан, – бу урында үзенең тәвәкәллегенә шаккатып Зөлфәт абый көлеп җибәрә. – Туйга бер атна чамасы әзерләнгәнбездер. Аннан соң шау-гөр килеп туй ясап, Нәсимәне үземнеке итеп куйдым. Әни янында бер ай торганбыздыр. Шуннан соң без Ижевскига киттек. Анда әниемнең абыйлары яши иде. Хәрби частькә баш энергетик булып эшкә урнаштым. Нәсимәм Совет сәүдә техникумына укырга керде, соңрак икътисадчы, баш хисапчы булып эшләде.

Бер елдан соң кызлары Зөлфия туа аларның, ә 1976 елда гаилә горурлыгы – уллары Айрат дөньяга килә. Удмуртиядә 15 ел яшәгәннән соң, Гайнетдиновлар туган якларына кайтырга карар итә, Чаллыда фатир сатып алалар. Моңа үз сәбәбе була, юл һәлакәтендә бик каты зыян күргәннән соң Нәсимә апага табиблар климатны алыштырырга киңәш итә. 

– Зөлфиябез барлык фәннәрне дә яхшы үзләштерде, аеруча аны математика укытучысы мактый иде. Ике югары уку йорты тәмамлады кызыбыз. Ә Айрат, егетләргә хас булганча, спорт өчен үлеп китте. Аның күп санлы грамоталары, медальләре бар. Әле дә кадерләп саклыйбыз аларны. Улым кечкенәдән үк Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Байрак ордены иясе, әтием Гайнетдин Мөхәммәдиев белән горурланып үсте. Аның батырлыгын да кабатлады әле ул, – боларны сөйләгәндә күз яшьләрен яшерми Зөлфәт абый. 

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Айрат разведчик-дозиметрист була, Байкал аръягы округында хезмәт итә. Яшьтәшләре арасында да аерылып тора егет. хәтта әти-әнисен куандырып хезмәт иткән урыныннан рәхмәт хаты да килеп төшә.

Армиядән соң Айрат газ-электросервис оешмасында эшли, ә соңрак сантехник җиһазлар сату буенча үз фирмасын ачып җибәрә. Алтын куллы егет бик күп төзелешләрдә эшли, йортларга, оешмаларга газ-су торбалары кертә. Гаилә кора, әмма тормыш иптәше белән төрле сәбәпләр аркасында юллары аерыла. 

...Татарстанның “Алга” батальоны составына Тукай районы Сосновый Бор авылыннан, Чаллы шәһәреннән ике дистәгә якын егет август аенда хәрби хәрәкәткә кушыла. 

– Айрат 2022 елның 1 маеннан контракт буенча хезмәт итү өчен килешү төзегән. Әнисе белән бик озак үгетләдек. Кире уйлап карамыйсыңмы, дип кат-кат әйттек үзенә. “Миңа оят, дусларым шунда, барам, дигәч, барам”, – диде дә җыенып чыгып китте. Башта Оренбург янында, ә аннары махсус операция зонасына җибәрелде ул, – ди Зөлфәт абый. – “Алга” батальонында бүлекчә командиры булып хезмәт итә. Гел алгы сызыкта. Аңлашыла да – холкы шундый аның, кайда ярдәм кирәк, ул шунда иде. Сентябрь башында каты яралана ул, госпитальдә дәваланып чыга. Инде хәрби-табиблар комиссиясенә җибәрергә тиеш булалар. Ә ул: “Кире кайтмыйм, анда минем иптәшләрем”, – дип яу кырына кире кереп китә.

– Кичке сәгать бишләр булгандыр, бер төркем кеше килеп керде, – ди Нәсимә апа. – Зөлфәтне култыклап алып керәләр, ни булды дип торам. Шунда акрын гына миңа да улымның үлү хәбәре турында хәбәр иттеләр. Ышанмадым. Әле бер атна алдан гына Айрат белән телефоннан сөйләшкән идек. Ничек ышанмак кирәк? “Әни, сине видео аша күрәсем килә, торып утырып сөйләш әле”, – диде улым. Ә шул вакытта госпитальдә яраларынннан дәваланган ул. Менә шул сөйләшүебез соңгысы булган. Кире Чаллыга кайтырга җае да булган бит аның, күрәчәге. Үзе теләп китте, дусларым анда, дип ашкынды. 

25 сентябрь көнне Херсон өлкәсе Яңа Каховка торакт пункты янында һәлак була Айрат. 46 яшьлек ирне соңгы юлга 6 октябрь көнне озатканнар. Бөек Ватан сугышында, Курск дугасында барган канкойгыч бәрелешләрдә күп санлы батырлыклар күрсәтеп Кызыл байрак Орденына лаек булган бабасы – Мөхәмәдиев Гайнетдин Мөхәмәди улы истәлегенә куелган мемориал яныннан... 

Әти-әнисе улларын туган авыллары Чәчердә җирләргә ният кыла. Гайнетдиновларны чәчерлеләр хөрмәтле нәсел, ди. Айрат кечкенәдән Чәчергә кайтып йөри, абыйлары авылның тоткасы, әтисенең абыйсы Флүр авылда мәчет төзегән. Кем уйлаган шулай булыр дип, әлеге Аллаһ йортында Айрат рухына җеназа намазы укылган.

– Улымны соңгы юлга озатырга бик күп кеше килде. Туганнары, дуслары, авылдашлары. Бик игелекле, ярдәмчел бала иде ул, – ди Зөлфәт абый. – Аның дуслары Разиф, Алмаз, Сергей, Равил безгә гел килеп йөри, ярдәм кирәкме-юкмы дип кызыксыналар. Аларга һәм гаиләбезгә хөрмәт күрсәтергә тырышкан һәркемгә рәхмәт, ялгыз калдырмыйлар. Әле менә тагын бер куанычыбызны әйтә алмыйча калдыра алмыйм. 9 май көнне безгә тантаналы рәвештә улыбызның Батырлык орденын тапшырдылар. 

Алтын туйларына җитәкләшеп килеп җиткән алар. Бәхет килсә бергә сөенеп, кайгы-хәсрәт килгәндә иңне-иңгә куеп.
– Тормышымда шундый сабыр кешене очратуым өчен язмышка рәхмәтлемен. Без шатлыкны һәм кайгыны, бәхетне һәм бәла-казаны, улыбызның үлемен дә бергә күтәрдек. Алдагы көндә дә тормышыбыз бөтен, түгәрәк булып, тигезлектә, сәламәт булып, кызыбыз Зөлфия, оныгыбыз игелегенә куанып, хәерле, озын гомер кичерсәк иде. Улыбыз өчен көн дә догада без, – дип хушлашты безнең белән гаилә башлыгы.

Фото: https://aktanysh-rt.ru/

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыр хэсрэт ходаем эти энисенэ сабырлык,Айратнын урыны ожмахта булсын.

    Мөһим

    loading