Марсельгә кияүгә чыкканчы, Фәйрүзәнең башка никахларыннан туган кызы белән улы да була. Марсель аларны үз балалары сыман күреп үстерә. Сүз арасында да “минем кызым”, “минем улым” дип еш телгә ала ул аларны. Җәен гаилә Кайбыч якларында Имәнле Бортас авылында яши.
– Элекке “Тасма” берләшмәсе урнашкан бинада хәзер төрле шәхси оешмалар эшли. Шуларның берсендә Фәйрүзә чәй төргәкләүдә хезмәт куйды. Ике тәүлек эшли, ике көн ял итә, шул арада ашкынып авылга кайта. Авыл кешесе инде. “Авылыма кайтып йокмаласам, төнем-төн булмый”, – дия иде җаным. 19 август иртәсендә күрше Колангы тимер юл поселогыннан бер танышым шалтырата. “Сез Фәйрүзә дигән хатынны беләсезме? Питрәчнеке”, – ди. “Ялгышасыз, аннан бернинди танышым юк”, – дип җавап кайтардым. Ул хәлне сөйләп бирде, менә шуннан күңелгә шик кереп оялады. Фәйрүзәм авариядә үлгән бит, дигән хәбәрне үз-үземә кат-кат кабатлагач кына аңыма килдем. Елый-елый туганнарга шалтыраттым. Берсе дә ышанырга теләми, әле дә шулай. Каядыр чыгып киткән төсле... Юл һәлакәте килеп чыккан урында гаишниклар аңлатып бирде. Борылышта каршысына чыккан машинадан куркып, Фәйрүзә рульне уңга борган һәм юл читенә тәгәрәгән. Теге машина үз юлына кереп өлгергән. Ул әлеге авариядә шаһит буларак кына бара, аны гаепләмиләр. Бу М12 юлында төзү эшләре бара. Йөк техникасы тыз да быз йөреп тора. Шуңа күп шоферлар ашыгып, каршы як юлга чыга. Күрәчәк булгандыр инде, көнбагыш басуында җан биргән Фәйрүзәм. Машинасыннан чыгып очып, 20-30 метр читтә, басу эчендә ята иде. Үзе дә гомер буена чәчәкләр яратты, кояштай сары матур чәчәкле басуда соңгы сулышын да алды. Бөтен гомерен безгә, гаиләсенә багышлады, гадел иде ул. Ачуланса да, явызлык юк иде анда. Хәзер аннан башка калгач, тормыш касәсе чатнаган төсле булды. Кая гына барып тотынсак та, бик авыр, бөтен тормышыбызның тоткасы иде ул.
“Иртә белән авылга кайтам”, – диде” Ике ел элек алар Казанның Дәрвишләр бистәсеннән өч бүлмәле фатир сатып алган. Балалар өчен бер куыш булыр, дип исәпләгәннәр. Авыл белән шәһәр арасын шактый таптаган алар.
Комментарийлар
0
0
Врачлар килгәнче үлгән иде сеңелем, кызганычка каршы.Урыны җәннәттә булсын
0
0