16+

«Көтмәгәндә абынып киттем дә, кинәт кенә тирә-як караңгыланды! Бу көнне иртән Марат һәлак булган»

Ефрейтор Марат Касыймов Росгвардиянең Казандагы 26 нчы махсус билгеләнештәге отрядында хезмәт иткән.

«Көтмәгәндә абынып киттем дә, кинәт кенә тирә-як караңгыланды! Бу көнне иртән Марат һәлак булган»

Ефрейтор Марат Касыймов Росгвардиянең Казандагы 26 нчы махсус билгеләнештәге отрядында хезмәт иткән.

Аның исеме отряд хезмәткәрләре монументына уеп язылган. Батыр үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
2022 елның язында, 20 мартта, махсус хәрби операция зонасында Маратның гомере өзелә.

- Чын ир-егет Марат кебек булырга тиеш, дип саныйм, - дип сүзен таныштырудан башлады Гөлнур Касыймова. — Ул ышанычлы, кайгыртучан, хезмәт сөючән иде. Улыбызга менә дигән әти дә. Шундый яхшы ир-егет белән очраштырган өчен язмышыма бик рәхмәтлемен. Ирем минем өчен фәрештәгә тиң кеше булды. Ул шул кыска гомере эчендә тормыш авырлыкларыннан аралап яшәде. Икебез дә хокук саклау системасында, үзенең хезмәте катлаулы булуга карамастан, миңа балигъ булмаганнар эше буенча инспектор эшчәнлеген бөтен күңелемне биреп башкарырга мөмкинлек тудырды. Гомумән, ул бик булдыклы, кешеләргә ярдәмчел иде. Шуңа дус-туган, хезмәттәшләре арасында да аның абруе югары булды.

Гөлнур белән Марат очраклы рәвештә таныша, һәм шул беренче очрашулары аларның йөрәкләрен тоташтыра.

— Ул чакта икебез дә баштанаяк эшкә чумган: мин – патруль-пост хезмәтендә полиция хезмәткәре, ул – хәрби. Ләкин танышып аралаша башлавыбызның беренче көннәреннән үк, әйтерсең лә, сүз куешкан кебек, бер-беребезнең һөнәре турында сорашмадык. Ни өчен? Безгә болай да рәхәт бит. Ул миңа бер күрүдә үк ошады – озын буйлы, кыю, мәгърур. Чын ир! Тәүге тапкыр очрашуыбыз 2015 елның 2 июнендә булды, бераздан ул мине үз гаиләсе, әти-әнисе белән таныштырды. Соңрак никах укыттык. Ә 2016 елның 6 августында туебызны үткәрдек. Бер елдан соң, 2017 елда яраткан улыбыз Айрат туды, - дип сөйли Гөлнур.
Марат хәрби һөнәрен бик яратып башкара, үзе белән бергә хезмәт куючы иптәшләре турында горурлык белән сөйли, алар аның икенче гаиләсе була. 

— Белгечлеге буенча Марат – пулеметчы. Һәр пулеметының кечкенә деталенә чаклы каралган, төзек хәлдә иде. Хәтта әллә кайлардан, махсус кибетләр аша пулемет өчен уңайлырак, функциональ тоткычка заказ бирә, аннары аның өчен төнге прицел алды. Әлбәттә, үз акчасына. Моны белеп алып, сораулы караш ташлагач та, "Сиңа алтын алка, ә үземә әнә шул әйберләрне алам", диде. Биредә ни әйтәсең инде, алар бит аңа эше өчен кирәк, юк-барга акчаны әрәм-шәрәм итә торган түгел ул. Сайлаган һөнәренә, кирәкле җиһазларны сайлап алуга нинди җаваплылык белән каравын күрәм, - ди Гөлнур.

Марат хезмәт иткән бүлекчәне еш кына хезмәт командировкаларына җибәрәләр. Чөнки Чечня җирендә барган бәрелешләрдән соң бик күп шартламый калган мина, снарядлар исәпләнә. Менә шулардан чистарта алар.

— Һәр сәфәренә җентекләп әзерләнә. Моның өчен махсус әйберләр алуы дә хәтеремдә, йокы капчыгы сыярлык рюкзак алды бермәлне, шуңа ни генә сыймады. Һәм алар шундый тәртиптә урнаштырылган, шаккатмалы. Хәтта иң оста хуҗабикә дә болай эшли алмас иде. 2020 елда икенче улыбыз туды. Аны Маратның дусты һәм хезмәттәше хөрмәтенә Марсель дип атадык, - дип дәвам итә Гөлнур. 

2021 елның язында отряд составында Марат Сүриягә китә. Бу иң мөһим командировка була. Өч ай дәвам итә ул. Бик сирәк шалтырата хәрби. Соңрак ачыкланганча, аларның подразделениесендә барысына да бер телефон булган, һәм аннан шалтыратырга рөхсәт ителмәгән. Бик кирәк чакта гына: "Барысы да яхшы”, дип хәбәр сала алар.

2021 елның көзендә Маратның подразделениесе Сүриядән кайта. Иргә ял бирәләр.

Махсус хәрби операция зонасына җибәрелгәнче, Марат шомлы төшләр күрә. Ул аларның эчтәлеге турында сөйләргә теләми, бары тик: «сугыш күрәм», ди. Бу 2022 елның гыйнвары була. Нәкь шул вакытта аларның отрядында хәрби әзерлек башлана. Егетләр урманда, кышкы палаткаларда яши, әзерләнәләр. Шуннан соң 1 февральдә аларның отряды командировкага китә. Марат бик нык салкын тидереп, чирле булса да, хәләленә: “Гөлнур, мин калмаячакмын, үземнең кардәшләрем белән китәчәкмен!” - ди. Алар отрядта бер-берсен шулай атый. "Белоруссиягә барабыз, без анда озак тормыйбыз – ике атнага гына җибәрәләр», - дип аңлата ул. 

— Китәр алдыннан Марат кибеткә барып, дүрт зур пакет белән азык-төлек төяп кайтты, — ди Гөлнур. — Ул вакытта сабыебыз белән ялда утырам, ә өйдә инсульттан соң әни ята, аны да карап, тәрбияләп торырга кирәк. Кыскасы, авыр вакытлар. Якыннарымнан Казанда беркемем дә юк. Февральдә Марат үз отряды белән командировкага китте. Бик сирәк шалтыратты, булса, бәлки, берничә шалтырату булгандыр. Соңгы тапкыр 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә шалтыратты. “Телефон аша сөйләшергә ярамый, монда хәлләр бик авыр. Минем өчен борчылмагыз, бар да яхшы, тиздән кайтырмын", диде Марат. 24 февральдә хәбәрләрдән махсус операция башлануы турында укыдым. 26 февральдә алар Украинага килеп җитәләр, каршы як алар үтәргә тиешле күперне шартлата. Егетләрнең машинасына снаряд ярчыклары очып килә, 4 кеше – офицерлар, аларның отрядыннан берничә хәрби һәлак була. Марат исән калган. “Төнлә йокламыйча, окоплар казыдык. Беренче тапкыр миномет уты астында калгач, аларның бөтен әйберләре шул машинада янган. Егетләр ташландык йортта йоклаган, ни бар шуны ашап, тамак туйдырган. Әле бит февраль, кышкы зәмһәрир суыклар. Андагы җил бездәге сыман түгел, ә кисеп ала торган”, дип әйтә иде ул. Шул ук елның гыйнварында, 2022 елда, Яңа ел бүләге буларак, Марат миңа яңа телефон сатып алды, ә үзенә — уен приставкасы. Командировкалар арасында сагышларга бирелмәс өчен, ул аны үзе белән алган булган. Ләкин, күрәсең, үлемне алдан ук сиземләве көчлерәк булгандыр. Хезмәттәше, дусты Володяга: «Әгәр үлсәм, бу уенчыкны балаларыма, улларыма бир. Ә пулемет тоткычын һәм прицелны хатыныма кайтарып бир. Контракты тәмамлангач, Владимир иремнең васыятен үтәде. Иремнең әйберләре өйдә саклана. 

Куркуы көчле булгандырмы, Гөлнур да шомлы төшләр күрә башлый. Күңеле белән Маратының халәтен сиземли, тоя, күрәсең ул.

— 19 марттан 20 мартка каршы төндә шундый төш күрәм, — ди Гөлнур. — Якты, кояшлы көн, урамда йөрим. Көтмәгәндә абынып киттем дә, кинәт кенә тирә-як караңгыланды! Бу көнне иртән Марат һәлак булган. Күрәсең, аның үлемен ничәмә-ничә мең чакрымнар аша да сизгәнмендер. Уянып киткәч, аңа смс хәбәр яздым. Ләкин беркем дә җавап бирмәде. Шуннан соң аның отрядындагы башка егетләргә яза башладым. Төрле мәгълүматлар пәйда булды, биш сугышчы урманда хәбәрсез югалган. Ләкин алар арасында Маратым бармы, юкмы, исәнме, юкмы икәнлеге турында беркем дә белми иде. Аларның отрядындагы яраланган егетләрне Санкт-Петербургка, госпитальгә җибәргәннәр, алар белән дә элемтәгә чыктым. Марат алар аша фотосын җибәргән, анда ул: «Мин исән-сау, барысы да яхшы. Мин сезне бик нык яратам! Марат, Марсель! Минем улларым! Мин сезне бик яратам!», дип язган ул. Аның үлеменә бер атна кала булган бу. 

Соңрак аның хезмәттәше Владимир сөйләгәнчә, Марат чираттагы һөҗүм алдыннан, үз пулеметыннан тыш, тагын 2 пулеметны тулысынча сугыш комплектлары белән җиһазландырган: каршы як солдатлары чигенгәндә ташлап калдырган трофей пулеметлары булган алар. Дошман снаряды аларның позицияләренә килеп төшкән. Шартлау дулкыны белән Марат үз урыныннан берничә метрга оча. Шул мизгелдә аның белән бергә тагын дүрт сугышчы һәлак була. Снаряд ярчыгы Маратның бронежилетын тишеп керә һәм йөрәгенә эләгә. “Хезмәтебезнең нинди хәтәр булуы турында сиңа аңлатып тормыйм, үзең дә беләсең. Һәр мизгел соңгы сулышыбыз булырга мөмкин. Син моңа әзер булырга тиеш”, – дия иде Марат миңа. Ничек кенә авыр булмасын, моны кабул итәргә тырыштым. Бу —котылгысыз. Марат лаеклы ялга чыккач, зур йорт сатып алачакбыз дип хыялланган идек. Ә бу йортта, бүлмәләрнең берсендә, кораллардан торган күргәзмәсен оештырырга хыялланды. Аның үзәгендә пулемет торачак, ул аны истәлек итеп саклаячак, имеш. 
Маратны Казанда «Курган» зиратында, Геройлар Аллеясында җирләгәннәр. 

— Балалар бакчасына йөрүче олы улыбыз Айрат миннән еш кына: "Ни өчен башкаларны әтиләре килеп ала, ә минем әтием ник килми?" - дип сорый. Һәм моңа үзе үк җавап бирә: ”Әтием яз җиткәч кайтачак”, ди ул моңаеп.
Килер ул көн, боерса! Киләсе язлар җиңү бүләк итәр! Ә Марат сыман хәрбиләребез истәлеге мәңгегә күңелләребездә яшәр. 



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

31

0

66

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    12

    1

    Герои

    Мөһим

    loading