16+

“Кызыгызда ДЦП...” – дигәч җир убылгандай булды”

Тумышы белән Бөгелмәдән булган Миләүшә Мөхәмәдиева инде 11 ел кызы Камилла тормышы белән яши.

“Кызыгызда ДЦП...” – дигәч җир убылгандай булды”

Тумышы белән Бөгелмәдән булган Миләүшә Мөхәмәдиева инде 11 ел кызы Камилла тормышы белән яши.

Нарасыена 1,2 яшь булганда, яшь әни беренче тапкыр табиб авызыннан “Балалар церебраль параличы” дигән диагнозны ишетә.

Шул мәлдән Миләүшәгә үз теләк-омтылышлары турында онытырга туры килә. Кулында аның ярдәменә мохтаҗ нәни җан иясе бит.    
Камилла – Миләүшәнең беренчесе һәм бердәнбере. Планлаштырылган һәм карында ук яратылып, көтеп алынган нарасый. Йөклелеге шактый тыныч уза. Әмма табиблар аналык муентыгың көчсез дип махсус боҗра куялар. Шулай да яшь әнигә тиешле 9 аен йөреп бетерергә насыйп булмый. Камилла 7 айлык булып дөньяга аваз сала.

– Төннәрнең берендә тулгагым башлануын сизеп алдым. Өйдә берүзем идем. Иртәнге 4тә түзәр чамам калмагач, мин бала тудыру йортына бардым. Ул чакта инде суларым киткән иде, аналык 6 бармакка ачылган, ягъни инде бала менә-менә туарга тора, хәтта башы да инде күренә. Әмма табиблар мине бала тудырырга алып китмичә, ни сәбәпледер тагын бер тәүлек буе бала табу алды бүлмәсендә тоттылар. Мин инде тәмам хәлсезләнгән, аңлы-миңле халәттә идем. Менә шул вакытта проблемалар башланган да инде, – дип күңел сыкравы белән искә ала Миләүшә.

Нарасый озак кына ана карынында кислородка кытлык кичергән булып чыга. Шул сәбәпле баш мие зыян күрә. Сөенечкә, кызчыкның уйлау-фикерләү сәләте зарарланмый, төп тискәре йогынты терәк-хәрәкәт аппаратында чагылыш таба. Әмма болар соңыннан гына билгеле була. Табиблар Миләүшәгә һәм иренә аны-моны аңлатып тормый. Нибары 1850 килограмм булып туган нәнине бала тудыру йортыннан туп-туры хастаханәгә озаталар. Ул ике ай буе махсус кюветта ята, тиешле күләмдә авырлык җыя. Әнисе һәрчак нарасые янында була. Табиблар Камилланы дарулар белән чыныктырса, Миләүшә күңеленнән ташып чыккан бар ана назын биреп, нәнигә яшәү көче өсти. 

Хастаханәдән, ниһаять, өйләренә кайту насыйп булгач, җиңел сулап куялар. Бар куркыныч та, йөрәк әрнүләре дә артта кебек. Вакытыннан алда тугач, кызчыкларына игътибар да, аны чыныктыру өчен көч тә күбрәк куелырга тиешлеген аңлыйлар, билгеле. Берөзлексез ЛФК, массажлар ясыйлар. Камилла башын тота башлый, борылырга өйрәнә. Боларны яшьтәшләреннән бераз артта калып башкарса да, башкасы белән алардан артык аерылмый. Алты айдан соң гына, Миләүшә кызының утырмавына борчыла башлый. Табиблар исә ләм-мим.

– Балаларга ДЦП диагнозын 1 яшькә кадәр куймыйлар икән. Чөнки иң башта балада авыруның билгеләре күренми диярлек. Мондый сабыйлар барысы да, сәламәт балалар кебек үк, туп-туры аяк-куллар белән туа. Үсә төшкәч кенә, мускуллары бик нык тонуста булу сәбәпле, буыннар бораулана башлый.  Мин дә баланың үсештә артта калуын күрә идем, әмма бездә ДЦП булуын күз алдына да китермәдем. Казанга килеп, неврология бүлегендә дә ятып чыктык. 1,2 яшьтә генә табибларның берсе сөйләшкәндә: “Кызыгызда ДЦП булуы сезнең өчен ачыш түгелдер инде”, – дип әйтмәсенме, – ди Миләүшә.

Әни кешенең аяк астыннан җир убылгандай була. Әмма ул үзенә көчле булырга кирәклеген аңлый. Аларны алда зур һәм гомер буе дәвам итәргә тиешле көрәш көтә. Шуннан башлана: чираты-чираты белән табиблар, берсен берсе алмаштырган клиникалар, тернәкләнү үзәкләре, өзлексез массажлар, ЛФК, бассейн. Үсә төшкәч, иппотерапия өстәлә. Билгеле, бу зур физик көч кенә түгел, матди яктан зур чыгымнар таләп итә. Дәүләт хисабына реабилитация курсы елына ике тапкыр гына тиешле. Ә нәтиҗәсе булсын өчен көн дә эшләргә кирәк. Ә болар барысы да акча. Әмма үлчәүнең икенче ягында – бала сәламәтлеге.  Шуңа күрә Камилланы кеше итү өчен якыннары, туганнары көче белән, кредитлар алып, көндәлек көрәш дәвам итә. Бигрәк тә бу эштә Миләүшәнең әти-әнисе терәк була, баланы күпсанлы реабилитацияләргә йөртергә мөмкинлек булсын өчен алар аңа машина алып бирә, шул рәвешле тормышлары бераз гына җиңеләя. 

Ире белән Миләүшә кызларына 4 яшь булганда аерыла. Әтисе Камилла белән бик яхшы аралаша, акчалата да ярдәм итә. Әмма авыру баланы табибларга йөртү бер Миләүшә җилкәсенә төшә. Уйлап кына карагыз, кулда машина булса да, авырлыгы арта барган баланы күтәреп машинага утытасы бар, дистәләгән килограмм авырлыктагы колясканы урнаштыру шулай ук зур физик көч таләп итә. Әмма әни кеше беркайчан да: “Булды җитте, мин башка булдыра алмыйм”, – дип кул төшерми. Барысына да күнәсең, ди ул. Кояш кебек якты, тормыш яратучан кызчыгы көрәшне дәвам итәргә көч өсти. 

Куелган тырышлыкның беренче нәтиҗәсен алар 5,5 яшьтә күрәләр – Камилла терәк белән утырырга өйрәнә. Олыгая барган саен табиблар белән генә түгел, укытучылар белән дә шөгыльләнүләр башлана. Кызчыкның сөйләме иң башта инсульт суккан кешеләрнекенә охшаш була. Әмма музыка укытучысы белән фортепьянода шөгыльләнү, җырларга өйрәнү ярдәмендә бүген Камилла сау-сәламәт балалар кебек сөйләшә. Бөтен авазларны, хәрефләрне дөрес әйтә. 
Шул рәвешле Камиллага 7 яшь тула, мәктәпкә керер вакыты җитә.

Әмма Бөгелмәдә хәрәкәттә чикләнгән балалар өчен махсус мәктәп юк. ДЦПлы малайлар һәм кызлар үсештә артта калган балалар белән бергә белем ала.  Кызны шунда алабыз, диләр. Әмма Миләүшәнең баласын анда бирәсе килми.  Шуңа күрә ул ерак булмаган татар авылындагы мәктәп директоры белән сөйләшеп, кызын шунда урнаштыра. Бер ел буе авыл мәктәбендә белем алалар. Камилла үсешенә моның йогынтысы бик уңай була. Ул башка балаларга карап күбрәк тырыша башлый, терәк белән басып торырга, парталарга тотынып хәрәкәт итәргә омтылышлар ясый. Әмма икенче елга Миләүшәнең Камилланы көн дә дистәләгән чакрым йөртеп укыту көченннән килми. Өйдә белем алуга күчәләр. Камилланың күзләре сүрелә, үсеш тә акрыная. Миләүшә балага үз яшьтәшләре белән аралашу кирәклеген аңлый. Уйлый-уйлый да, узган елда Әлмәткә күченергә карар кылалар. Биредә инвалид балаларны укыту өчен мөмкинлекләр яхшырак, хәрәкәттә чикләнгәннәр өчен махсус мәктәп тә бар. 

Хәзерге вакытта Камилла 4нче сыйныфта укый. Телдән булган предметларны ул бик тиз үзләштерсә, язу аңа бик озак вакыт гомумән дә бирелми. Күз күрүе +6 булуы һәм бер күзе кылыйлыгы да эшне катлауландыра. Әмма быел, меңләгән тапкыр бер үк хәрәкәтләрне кабатлау, моториканы төрле ысуллар белән үстерү үз нәтиҗәсен бирә – кызчык язарга өйрәнә. Сул кулы да уң кулын куып тота башлаган. Хәзер ул сул кулы белән фортепьянода җиңелчә көйләрне уйнарга өйрәнгән. Шулай ук авыр җырларны да башкара. 

Камилланың хәрәкәтендә дә алга китешләр бар. Хәзерге вакытта ул таякка терәлеп үз аякларына басып хәрәкәтләнергә дә өйрәнгән. Әмма һәр адым аңа зур авырлык белән бирелә. Аякларның тонуста булуы, комачаулык итә. Әмма кызчыкны бик тә башка балалар кебек буласы килә. Миләүшә моны күреп ана күңеле аеруча өзгәләнә. Ул бар булган мөмкинлекләрдән дә файдаланырга була. Америкада арка миенә операция ясап, Камилла кебек балаларны аякка бастырган 30 еллык тәҗрибәсе булган табиб турында белеп ала. Доктор Паркта операция кичергән балаларның әниләре белән аралаша, аның яхшы нәтиҗәләргә ирешүенә инана. 

Миләүшә дә Камилланың барлык документларын җыеп, аларны табиб эшләгән клиникага юллый. Ике айдан табибтан уңай карар килә, ул Камилланы операциягә алырга әзер. Әмма моның бәясе генә Миләүшә гаиләсе өчен күтәрә алмаслык – 6,5 миллион сум. Бүген үз көчләре һәм игелекле кешеләр ярдәме белән бу сумманың 30 проценты инде җыелган. Әмма кирәкле акча күләме әле шактый зур. Миләүшә киң күңелле кешеләр ярдәменә өметен өзми. Камилланы аякка бастыру, аны бәхетле итү өчен һәрберебез өлеш кертә ала. Гаилә өчен һәр тиене кадерле...

Ярдәм итү өчен реквизитлар:  
Сбербанк онлайн +7 (905) 315-30-73
СберБанк карта 2202 2062 8935 6136
Тинькоф карта 5536 9139 6163 7697
Барлык счетлар да әни кеше – Мухамадиева Миляуша А. исеменә рәсмиләштерелгән. 

Фотолар шәхси архивтан
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading