Өченче курсста укыганда, безгә башка шәһәрдән бер егет күченеп килде. Бер карауда ук гашыйк булдым дип әйтмәс идем.
Рус иде ул. Ераграк тордым аннан, шундый тәрбия алган инде без. Татар – татарга, рус руска өйләнергә тиеш. Әмма егетнең артымнан йөрүләре, дәресләрдә булышулары аңа башка күзлектән карарга мәҗбүр итте. Баштан кача-поса гына очраштык. Ул моңа бик сәерсенсә дә, мин аңлаттым. Инде әнием телефонымдагы мәхәббәт смсларын күреп алгач, җитди сөйләшү булды. Әтием дә, әнием дә биш вакыт намазын калдырмый. Алар безнең мөнәсәбәтләргә каршы булды. Нинди хата ясаганымны соңыннан гына аңладым...
Минекеләргә белгертми генә ЗАГСта язылышып кайттык. Барысы да әкият булып тоелды. Балабыз тугач, кызыма татар исеме кушасы килде, ә ирем моңа каршы төште. Алиса дип куштырдык, улыбыз Денис булды. Иремнән яшереп булса да, балаларны мәчеткә, муллага алып барып исем куштырдым. Эчтән генә белгән догаларымны укып, башларыннан сыпыра идем. Ирем бермәлне балаларны чиркәүгә алып барып чукындырырга кирәк димәсенме. Менә шул чакны аңа мәчеткә барып исем куштыруым турында әйттем. И-и котырды, "Миңа татарлар кирәкми" дип безне өйдән куып чыгарды. Кайчандыр әти-әниемне тыңламыйча чыгып киткән нигеземә кайтып егылырга туры килде. Кияүгә чыкканда туганнарымның хәер-фатихасын алмавым иң зур үкенеч булды. Кичерде алар мине, инде хәзер үзем дә намазга бастым. Башка милләт вәкиле белән тормышыгызны бәйләгәнче, мең кат уйлагыз. Хисләр бер-ике елдан соң сүнә ул.
Рәфидә, Чаллы.
фото: https://www.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар