Ләкин йортның төп ямен бала-чаганың бәхетле авазы тудыра. Ул булмаганда әллә нинди зур. Патша сараедай йортлар да буш, ятим тоела, һәр почмагыннан салкын шыксызлык сизелә башлый. Нәкъ менә шуны тоя башлагач та Радалия ханымның күңелендә бер хыял бөреләнә. Әти-әнисез ятимә бер кыз баланы гаиләләренә алып, аны да, үзләрен дә бәхетле итәсе бик килә авылда фельдшер булып эшләүче мәрхәмәтле җанлы ханымның. Бу уен гомер иткән, ике улының әтисе булган иренә дә әйткәч, ул да каршы килми. Аңлый бит инде, хатынының кыз әнисе буласы килгәнен. Ике ул биргән аларга ходай, кыз бирмәгән. Ир уртасы инде алар хәзер. һәрберсенең үз таиләсе, үз тормышы, мәш килеп балалар үстереп, дөнья көтеп яталар. Туган нигезгә кайтып йөрсәләр дә, алар киткәч, зур өй тагын бушап кала, почмакларын сагыш сара.
Шундый көннәрнең берсендә шалтыраткандыр ул миңа. Бу урында республикабыз матбугатының балаларны гаиләгә урнаштыруда зур роль уйнавы турында әйтми калып булмый. Безнең гаиләнең кызлы булуы хакында да Радалия ханым матбугаттан белгән. Аннары, телефон номерымны каян тапкандыр, шалтыратты. Күңелендә ятим баланы бәхетле итү уе туганнарга хөрмәтем зур минем. Кулымнан килгән кадәр ярдәм итәргә дә тырышам. Без бер белмәгән кешеләр булсак та, шактый озак сөйләштек. Мин аңа ниятенең изге булуын һәм аның өчен укырга кирәклеген әйттем. Ә инде тәрбиягә бала алган гаиләләрнең Казанда узган чираттагы форумында ул үзе минем яныма килде. «Алдыгызмы әллә?» - дидем мин, анадан да бигрәк ятим бала өчен сөенеп. Ул елмаеп дүрт бармагын күрсәтеп: «Дүртәү» диде. Сөйләшеп киттек .
- “Алла язмаган эш булмас” - дидек. Димәк, шулай язган булган. Бер ятимә кыз табылгач, сөенә-сөенә алып кайтырга барган идек. Казанга килгәч, аның тагын ике энесе барлыгын белдек. Кыз бер күрүдә күңелебезгә ятты. Малайларга гына икеләнеп калдык. Ләкин балалар йортында: “Өчесен бергә генә бирәбез!”- дип кырт кистеләр. Алып кайттык. Шулай итеп, гаиләбез берьюлы өч кешегә артты да куйды. Баштарак ирем малайларны бер дә якын итә алмады. Ир бала шук бит инде ул: пычранып кайтырга, җимерергә ватарга да мастер. Үзебезнекеләрдән яхшы беләбез. Тик Дамир белән Әмир бик “хәйләкәр” булып чыкты. Алар гел яңа әтиләре янында мәш килделәр, аныңча кыланырга тырыштылар. Әтиебезнең өстәл янында гәҗит укырга ярата торган гадәте бер. Аңа карап малайлар да, әле укый белмәсәләр дә, тотып утырган булалар. Әти абруе, әти үрнәге.
Авыл гына түгел, бөтен район халкы шаккатса да, Радалия ханым үзе бу адымын һич кенә дә гайре табигый дип санамый. Бу нигез элек-электән ятим сабыйларга җылы оя булган. Радалия ханымның шәфкатле җанына да шул туфрактан иңгәндер бу теләк.
Ләкин теләк бер хәл, таза беләк тә. олы йөрәк тә кирәк бит әле мондый тәвәккәл адым өчен. Балалар алар авырмый гына да үсми. Әнә Әдилә белән дә кыш буена ничә тапкыр хастаханәдә ятып чыгарга, хәтта операция ясатырга да туры килгән. Болар барысы да ана йөрәге аша. эз салып уза бит.
Татар авылында үзләрен чит-ят, ким-ятим итеп сизмәсеннәр өчен әлеге гаилә балаларга мулла чакыртып, матур татар исемнәре куштырган. Сабыйлар ишетү белән ошатканнар аны, тиз генә ияләшеп киткәннәр. Ә беркөнне Әдилә мәктәптән елап кайткан. ”Ни булды, кызым?“- дип кочагына алган әнисе. Сыйныфташ малае Әдиләгә тапкан анасы кушкан исем белән дәшкән икән. «Исең китмәсен, кызым, ике исемле кеше бәхетле була ул», - дип юаткан. Радалия. Әнисе әйткәч, Әдилә дә тынычланган: елмайган. «Ышанмый булмый, Әни бит ул!» Ирене, йөзе генә түгел, ә күзләре дә елмая алса гына, сабый тулы бәхетле була. Ятим баланың күзләрен елмайта алу - иң кыены. Ул күзләрдәге сагышлы моңны елмаюга алмаштыру өчен бик күп тырышырга туры килә.
Фәтхуллиннар гаиләсе әлеге сабыйларның бәхетле булуларын бик тели һәм моның өчен үзләрен дә аямый. .Бер тапкыр әниле килеш ятим калып, балалар йортында яшәп караган сабыйлар да җае чыккан саен. ә чыкмаса, чыгарып, әти-әниләрен яратуларын белдереп, кочаклап, муеннарына сарылып, «Безнеке!» дип кабатлап кына торалар.
Комментарийлар