Ә ул булды шул каһәр генә төшкән сугыш. Җитмәсә, көтеп кенә торган диярсең, нәкъ менә аларның яшьлекләре чәчәк аткан чорга туры килде. Сөю гөлләре сабыйларының да гомерен сугыш кыравы сукты. Көне буе колхоз эшендә йөреп арып кайткан яшь ана баласының ястыктан салкын идәнгә тәгәрәвен сизми кала. Кызы белән идәндә йоклыйлар алар, ә бердәнбер караватта иренең әнисе урнашкан була. Үпкәсе шешүдән ике яшьлек кызчыгы гүр иясе була. Маңгай чәчләре беренче тапкыр шул көнне агара Мәкбүләнең, алма күк йөзенә беренче җыерчыклар нарасыен җирләгән көнне сызыла. "Заһидыма кайткач ничек әйтермен, эх, саклый алмадым шул..." - дип өзгәләнә.
Әле ярый, олы хәсрәтен оныттырырга авылдашлары, хезмәт була. Ун яшеннән әнисез калып үги әни белән үскән ятимә кыз бер генә эштән дә курыкмый, җир җимертеп эшли. Кая куйсалар, шунда алдынгы була. Мирсәй Әмирнең Миңлекамал җенлекамаллары токымыннан. Яшелчәчелек бригадиры булганда иң зур кабакларны, иң сусыл кыярларны үстерә. Тавыклар фермасын җитәкләгәндә дә сынатмый. колхоз исемен республика радиосыннан яңгырата. Җитмәсә, уналты ел буе Заһидының әнисе, каенанасына килен хезмәт күрсәтә. Мәкбүләнең хезмәт көненә тигән ярты кадак ипине хәрәмләшмичә тигез итеп бүлеп ашыйлар.
Каенанасы бакыйлыкка күчкәч, ялгызлыгына иптәш булыр дип, авылга мәктәпкә укытырга килгән яшь кызларны фатирга кертә башлый. Алар арасында руслар да, чуаш кызлары да була, районыбыз шундый күпмилләтле. Ул кызлар белән тормыш тәҗрибәсен уртаклаша, олы юлга чыгучыларына изге фатихасын бирә. Туган оясыннан чит җирләргә очып киткән унбер кызга икенче әни була.
Өстәлен шушы урынга куеп чәй эчәргә ярата иде ул. Тәрәзәдән дөнья хәлләрен күзәтергә дә җайлы. Стенадагы сәгате тормыш минутларын саный. Фоторәсемнән бердәнбере карап тора, әйтерсең лә, аның чәен тәмле итәргә, ялгызлыктан йолырга тели.
Әнә шулай гомер итте ул, күз яшен кешеләргә күрсәтмәде, сынмады, сыгылмады, өмете белән яшәде Буа районы Яңа Тинчәле авылының солдат хатыны Мәкбүлә әби Вәлиева.
Дөньяда бер генә үкенече булды аның, оныкларының яраткан дәү әнисе була алмады. "Балаңның баласы балдан татлы" диләр бит. Их, бер генә татып карарга иде шул балны. Тик өметен югалтмыйча, хатын-кыз исеменә тап төшермичә яшәгәнгә язмышы аңа бер зур бүләк тә әзерләгән булган. Аның оныгы - мин, шушы юлларның авторы. Мин аны әбием дим.Әниемнең я әтиемнең әнисе булмаса да, иң кадерле кешеләремнең берсе ул. Балачагымның һәрбер көне аның белән аерылгысыз булды минем. Язмыш кушуы буенча егереме еллап бер түбә астында яшәдек без. Әнием шушы авылга укытучы булып килгән, аны да киң күңеле Мәкбүлә әбигә фатирга урнаштырганнар. Әнием аңардан Әдип исемле укытучыга кияүгә китеп, аннары аерылып бер ай да унөч көнлек кызын күтәреп, тагын аңа кайтып егылган. Әбием бер сүз дә әйтмәгән, әниемә күрсәтми генә күз яшьләрен сөрткән. Кайчандыр әбием әйтмешли"лампа куыгы кадәр" генә булган кыз мин инде ул. Әбиемнең сизгер җаны тагын бер ятимәдә яшәү өмете уяткан.
Мин еш кына әңгәмәләремдә "Пушкинның Арина Родионовнасы булган кебек, минем Мәкбүлә әбием бар иде", - дип горурланып-сөенеп сөйлим. Тик әбием хакында үткән заманда язам инде бүген. Җиңүнең 55 еллыгын бәйрәм иткәч, 2000елның чәчәкле июнь аенда бакыйлыкка күчте ул. Аның җаны оҗмахларның түрләрендәдер дип өметләнәм. Гитлер явызның җиңелмәс армиясен тар-мар итүдә әбием күк солдаткаларның, тыл батырларының да өлеше бихисап. Аны үлчәрлек үлчәүләр табылмаган әле. Иң аянычы табылмас та инде.
Бу язманы язарга минем күптән түгел генә сугыш булган җирләрдә сәяхәттән йөреп кайтуым сәбәпче. Әбием хаклы булган бит - Заһиды аның хәбәрсез югалмаган. Ул Литва җиренең Дабель бистәсе янында батырларча һәлак булган. 1175 нче укчы полк сержантының гомере 1944 елның 25 августында өзелгән. Җәлилчеләр белән бер көнне. Хәрби дан клубы ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов кул куеп биргән извещение бар минем кулымда. Аны миңа ул үзе Смоленск өлкәсе Вязьма шәһәренең мәңгелек уты янында тапшырды.
Әлеге күптән көтелгән кәгазьне кулыма алганда сәер хисләр кичердем. "Эх, әбием бу көнне көтеп җиткерә алмады". Аннары дөньясы да баштүбән әйләнде бит әле күп кенә чикләр ябылды, кыйммәтләр үзгәрде. Әгәр дә рөхсәт итсәләр мин Заһид бабамның сугышчан эзләреннән йөрер, әбиемнең кабер туфрагын да алып барыр идем. Гомер буе мәхәббәтләренә тугры калган ике йөрәк күмелгән каберләрнең туфраклары гына булса да кавышырга тиеш бит инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
Бик матур,кунелгэ ятышлы истэлек. Мэкбулэ эбине,Миннур апаны,Йолдызны шэхсэн белгэч,елый-елый укыдым. Мэкбулэ эби Йолдызны бик саклап,кадерлэп устерде. Ул ана уз оныгы булды. Анын унышларына бик шатлана иде. Урыны жэннэттэ булсын.Миннур апа остазым,минем очен чын кунелдэн кайгыртучы булды.
0
0
0
0
Йолдыз, язмаңны зур дулкынлану белән укыдым.Бик саваплы, изге эш башкаргансың, дустым! Язмаң ахырында язган теләгең дә тормышка ашар дип ышанып калам.Аллаһы Тәгалә насыйп итсен! 🤲
0
0