Бармаксыз пианист 15 яшьлек Алексей Романов турында бөтен республика шаулады. «La Primavera» Казан камера оркестры белән чыгыш ясаганнан соң, егетнең популярлыгы тагын да артты. Алексей якташым булгангадыр да, уртак телне тиз таптык.
Скопировать ссылку
Бармаксыз пианист 15 яшьлек Алексей Романов турында бөтен республика шаулады. «La Primavera» Казан камера оркестры белән чыгыш ясаганнан соң, егетнең популярлыгы тагын да артты. Алексей якташым булгангадыр да, уртак телне тиз таптык.
«Куллар авыртмый, канәгатьләнү хисе генә алам»
Балалар йортында тәрбияләнгән Алексей бүген Левачковлар гаиләсендә Яшел Үзәндә яши. Луиза ханым белән Володя әфәнде әтисе белән әнисен алыштырган аңа. Хәер, бер Алексейга гына түгел, Руслан белән Ильяга да йөрәк җылысын бүләк итә алганнар. Үзләренең ике улы - Артур белән Денис та әти-әнисенең бу эшләрен хуплый, биш егет үзара дус, тату яши. Гаилә еш кына табигатькә чыга, гөмбә, дару үләннәре җыя, төрле шәһәрләргә сәяхәткә йөриләр. Володя Левачков озак еллар хәрби булган, хәзер лаеклы ялда, Луиза ханым исә психолог. Гаиләнең балалар тәрбияләүдә тормыш тәҗрибәләре җитәрлек. Шуңа да алар физик мөмкинлекләре чикле егетләр - Алексей белән Русланны гаиләгә алырга курыкмаганнар. Луиза Левачкова мәктәпне Яшел Үзәндә тәмамлаган ятимнәр өчен хәйрия фонды да ачкан. Алеша белән дә ул эше буенча балалар йортына баргач танышкан. Хәзер инде алар өченче ел бергә яши. Алексей Казандагы 4 нче мәктәп-интернатта укый.
- Кечкенәдән фортепианода классик көйләр тыңларга ярата идем. Өч ел элек беренче тапкыр бернинди нота белмәгән килеш, ишеткән буенча гына, пианинода уйнап карадым, миңа ошады. Аннары дусларым белән ноталарны өйрәнә башладым, хәзер музыка белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнәм, Казанның 7 нче музыка мәктәбендә укыйм, - ди Алексей.
Комментарийлар