16+

Россия Герое Дамир Гыйлемханов: «Минем белән бик нык горурланырсың әле, әни»

Ленария апа Гыйлемханова сирәк елмая. Улы, төпчеге Дамир исенә төшә дә янә тирән уйга чума. Гүя аның белән булган һәр хатирә-истәлекне, шаян-шук чагын искә төшерә.

Россия Герое Дамир Гыйлемханов: «Минем белән бик нык горурланырсың әле, әни»

Ленария апа Гыйлемханова сирәк елмая. Улы, төпчеге Дамир исенә төшә дә янә тирән уйга чума. Гүя аның белән булган һәр хатирә-истәлекне, шаян-шук чагын искә төшерә.

Ленария апа Арча районы, Гөберчәк авылында туып-үскән. Казанга килеп урнашкач, пешекче булып эшли башлый. Булачак тормыш иптәше Рәшит белән Лаеш районы, Нармонка янындагы балалар лагеренда танышалар. Егет милициядә хезмәт итә, ә бирегә балаларны саклау өчен килә. Яшьләр арасында мәхәббәт хисләре барлыкка килә. Тиздән гаилә коралар. Олы кызлары Рузилә туа. Рәшит абый нәсел дәвамчысы турында бик хыяллана. 1999 елның 21 сентябрендә яшь гаиләдә тупырдап торган малай дөньяга килә. Рузилә белән Дамирның яшь арасы өч яшь.

Кайда гына булмасыннар, эне кеше апасын һәрвакыт яклый. Алар бер-берсен аңлап, дус-тату булып, ярдәмләшеп үсәләр.

– Әни безне кечкенәдән җаваплылыкка, бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтте, сез авырлыкларны бергә җиңәргә тиеш, дип үстерде.

Әти белән әни безгә һәрчак үрнәк булды һәм шулай булып калачак та. Дамир әнә шуңа әниебез фатихалары, үгет-нәсыйхәтләре белән шундый чын герой булып
үскәндер дә, – ди Дамирның апасы Рузилә Гыйлемханова.

Хәрбинең әтисе Рәшит абый Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сак бүлегендә эшли. Улы да әтисе эзеннән китәргә ниятли.

– Мәктәптә спорт белән шөгыльләнде. Ярышларда катнашты, дуслары да бик күп иде. Юмор хисле. Гел елмаеп торган бала ул. Ундүрт яшендә улым армиягә барырга теләмәвен әйтте, әмма соңыннан, киресенчә, ул уй белән янып китте. Казанның политехник техникумын тәмамлады, хәтта диплом алырга да өлгермичә, хезмәт итәргә китте. Көзне дә көтәргә мөмкинчелеге бар иде, ләкин нәкъ җәй көне китәм, диде. Соңгы минутта язгы чакырылышка өлгерде, – дип искә ала хәрбинең әнисе.

Егет Хабаровскида танк гаскәрләренә эләгә. «Дамирга климат килешмәсә дә, армиядә хезмәт итүе ошый иде аңа», – ди Ленария апа.
Хезмәт срогы ахырында Дамир контракт буенча хезмәт итәргә карар кыла һәм аны Ростовка җибәрәләр.

– Моңа бик шатландым, чөнки анда җылырак. Хезмәт итүе, армиядәге шартлар турында ул күп сөйләмәде. Тора-бара ефрейтор дәрәҗәсен алды. Дамир канәгать иде. Ул һәрвакыт миңа: «Әни, син минем белән горурланырсың әле», – дип әйтә иде.

Смс-хәбәр, хатлар – кадерле истәлек 
Ленария апа улы белән бәйле һәр истәлекне кадерләп саклый. Әнә хәтта Дамир телефон аша юллаган смс-хәбәрләр дә сакланган.

«Минем белән бик нык горурланырсың әле, әни. Һәркемгә, минем улым контрактчы, дип сөйләрсең», – дип язган аңа Дамир. Хәрби үзенең хатларында юмор катыш армия, анда ашау турында язган. Боларның барысы хакында Ленария апа елый-елый сөйли, һәр истәлекне бар нечкәлекләре белән күңеленнән үткәрә. Соңгы тапкыр Гыйлемхановлар гаиләсе Дамирны үлеменә кадәр ике ел элек күргән. Бер тапкыр ул 2020 елның октябрендә отпускка өенә кайтып китә. 2021 елның декабрендә Яңа елга туган өенә кайтырга тиеш була, тик Дамирны җибәрмиләр. «Гаиләң дә, балаларың да юк, нарядта калачаксың», – дигәннәр аңа.

Дамирның планнары зурдан була, Казан танк училищесына укырга керергә
хыяллана ул. Ләкин беренче контракт срогы тәмамланганнан соң, икенчесенә кул куя, ә аннан соң якыннарына командировкага китүен хәбәр итә.

– Февральдә ул безгә Ростов өлкәсендәге Миллерово шәһәренә командировкага киткәнен әйтте. Ул вакытта әни, борчылып: «Картадан карап алчы, кайда ул?» – дип сорап та куйды, – дип сөйли Рузилә. – Без бит ул вакытта хәрби операция буласын белмәдек. Дамирлар шәһәр читендә палаткаларда яшәгән. 24 февральдә инде махсус хәрби операция башланганын хәбәр иттеләр. Безне курку биләп алды. Кайбер кешеләр бу хәбәргә әллә ни әһәмият тә бирмәде. Ә без интернеттан, зәңгәр экраннардан яңалыклар тыңлап кына яшәдек. Яшәмәдек тә дияргә була. Көннәр белән төннәр буталды. Сөйләшүләр гел шушы махсус хәрби операция турында гына булды. СВО (махсус хәрби операция, – ред.иск.) башлану белән, әниебез көн-төн елый-елый догалар укып, Аллаһы Тәгаләдән Дамирыбызның исәнлеген сорады.

Ничә ел туган ягы, якыннарын күрми читтә яшәгән яшь егет сагынуын яшермәгән, татар телен юксынудан танк командиры, Лениногорск егете Дамир Исламов белән татарча аралашканнар.

– Улым миңа 2 мартта шалтыратты, хәл-әхвәлләребезне сорады. Без озак сөйләшмәдек. Мин аның өчен бик борчылмадым, чөнки күңелдә һәрчак өмет яшәде. Дамирым миңа: «Әни, минем барысы да яхшы, син борчылма. Мин нәрсә эшләргә кирәклеген беләм», – дип әйтеп килде бит, – ди Ленария апа.

Дамир элемтәгә чыкмый башлагач, уллары белән нидер булганын аңлыйлар.

– Социаль челтәрләрдә Дамир Исламов турында язма күреп алдым. Ул чакта улымның командиры икәнен белми идем әле. Укымадым. Берничә көннән соң Дамирның хезмәттәшенең хатыны: «Башкача дәшми кала алмыйм», – дип, миңа смс язган һәм миңа бу язманы җибәрде. Бу вакытта автобуста өйгә кайтып барышым иде. Өйгә ничек кайтып җитүемне хәтерләмим,  дип искә ала хәрбинең әнисе. – Дамирның тәненең 90 проценты пешкән, аны танып-белү өчен кан үрнәге җибәрергә кирәк булды. Улыбызның үлеме турында хәрби частенда да төгәл белмиләр иде әле. Кая гына шалтыратсак та, рәсми рәвештә безгә бу коточкыч дөреслекне беркем дә расламады. Оборона министрлыгының «кайнар линия»сенә шалтыраттык, ә анда шәхесне ачыклау өчен экспертиза кирәклеген әйттеләр. Биредә тагын бер сынау көтә Гыйлемхановларны.

Транспорт компаниясендә ДНК үткәрү өчен җибәрелә торган үрнәк салынган посылканы кабул итәргә теләмиләр, шуңа күрә процесс озакка сузыла. Рузилә әйтүенчә, 13 апрельдә гаилә башлыгы Рәшит абыйның туган көне була, нәкъ шул көнне аларга Дамирның үлеме раслануы турында хәбәр килеп ирешә.

– Улыбызны 15 апрельдә алып кайттылар. Ростовтагы моргтан цинк табут белән... Соңгы чиккә кадәр, бәлки Дамир булмас, бәлки ялгышканнардыр дип, өметләнеп могҗиза көттек, – ди елый Ленария апа.

Алда әйтүебезчә, Дамир танк училищесына укырга керергә хыяллана, нәкъ менә аның җирлегендә 22 яшьлек герой белән хушлашу мәрасиме була. Хәрбинең әти-әнисенә «Алтын Йолдыз» тапшырыла. Моннан тыш, Россия Президенты Указы нигезендә Дамир Гыйлемхановка, үлеменнән соң, Россия Федерациясе Герое исеме бирелгән. Дамир Гыйлемханов «Курган» зиратында мөселман кануннары буенча җирләнә. 

«Күңелең белән җибәр... диләр»
Соңрак аның ничек һәлак булуы турында да билгеле була. Танк командиры – өлкән лейтенант Дамир Исламов, механик-йөртүче Дамир Гыйлемханов һәм рядовой Иван Цевун составындагы танк экипажы Луганск Республикасының Северодонецк районында каршы як территориясендә штурм оештырган. Танк экипажы, ут ачып, ун кешене юкка чыгарган, тик аннары танк үзе «Молотов коктейле» белән яндырылган. Утны сүндергәч, экипаж хәрби бурычын дәвам иткән. Безнекеләр, Украина Коралланган көчләренең биш танкына каршы торып, дүртесен юк иткән.

Сугыш барышында безнең танкны дошман шартлата, экипаж һәлак була. Күптән түгел генә Дамирның әти-әнисенә Мәккәгә хаҗ сәфәре бүләк итәләр, шуның ярдәмендә алар диндә тынычлык таба алалар.

– Хаҗдан кайтканнан бирле, яулыгымны салганым юк. Дамирым рухына белгән догаларымны кылам. «Күңелең белән җибәр, югыйсә аңа бик авыр. Балага күчә синең авыр тойгыларың», – диләр миңа. Үземне кулга алып, тынычланырга тырышам. Хаҗга барып кайткач, җиңелрәк булып китте. Әлеге сәфәрне оештырганы өчен, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Башкалар да безнең балаларыбыз, алар кылган батырлык, каһарманлык турында онытмасыннар иде. Без яшәгән җирдән ерак түгел бер йорт фасадында улыбыз хөрмәтенә мурал ясалган. Урамга чыккан саен карыйм да елыйм. Сокланам да, горурланам да аның белән. Шундый батыр ул үстергәнбез бит. Кечкенәдән, кешеләргә карата рәхмәтле, мәрхәмәтле бул, дип үстергән балабыз ул, – ди хәрбинең әнисе, күз яшьләрен яулык чите белән сөртеп. Дамир һәлак булганнан соң, ул белем алган мәктәпкә аның исемен биргәннәр.

– Мәктәптә Дамирга багышланган музей бар. Без анда аның формасын, шәхси әйберләрен, китапларын тапшырдык, – ди Рузилә апа.
Мәктәптә мемориаль такта да урнаштырылган, ә тиздән Дамирның бюстын ачарга планлаштыралар, әмма әлегә сроклары билгеләнмәгән икән.
Хушлашканда, Ленария апа: «Улларыбызның истәлеге мәңгелек булсын иде. Дөрес, соңгы арада дуслары килми башлады. Билгеле, һәркемнең үз мәшәкате, әмма алар белән аралашу, улым турында истәлекләр уртаклашу минем өчен бик кадерле», – диде безгә. 

«Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр», диләр татар халкында. Күңеле, намусы шулай кушкан кешегә берни дә комачаулый алмый. Мондый егетләребез безнең заманда сирәк булса да, алар бар! Ә 22 яшендә «Россия Герое» исеме бирелгән Дамир Гыйлемханов шундый батырларның берсе.

Фотолар: Рузилә Гыйлемханова архивыннан

Язмага реакция белдерегез

3

1

21

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татар халкының БАТЫР,АСЫЛ ЕГЕТЕ. Урының оҗмахта булсын,Рәшит улы Дамир!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик зур рәхмәт әзерләгән эчтәлекле материал өчен. Әти әниенә чын Кешене тәрбияләгән өчен рәхмәт һәм хөрмәт. Ул тарихта без балаларыбызны тәрбияләргә тиеш. Аллаһы Тагәләгә сабырлыкларын бирсен әти әнисенә, якыннарына. Жәннәт бакчалы насыйп булсын балакаем.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Эхх, асыл егетлэр эрэм була)

        Мөһим

        loading