16+

«Син бит үзең бала сорадың, сигез ел көттең, инде ташлап китәсеңмени, дидем»

42 яшьлек Азад Абит улы Замановның туганлык хакын Ватан хакына тиңләве үрнәк.

«Син бит үзең бала сорадың, сигез ел көттең, инде ташлап китәсеңмени, дидем»

42 яшьлек Азад Абит улы Замановның туганлык хакын Ватан хакына тиңләве үрнәк.

Хатыны – Рүзиләнең ике буын туганы – Рәфиснең: “Әйдә, бер-беребезгә терәк булырбыз, кил син дә монда!” – дип дәшүе җитә, 19 февраль көнне Оборона минстрлыгы белән контракт төзи дә, 21 е көнне юлга кузгала. 

Ялгыш уйлар – тигәнәк
- Көтелмәгән сүз әйтте: “Мин дә китәм, алар янында булырга тиешмен, ирләр шундый чакта сынала! Мин – куркак түгел”, – дигәч, яшермим, чак аягымда басып калдым. Ничек инде, ә без? Биш айлык көмәнем бар – йөклемен, олы кызым Инзиләгә 20 яше тулды да, Замирга да 12 яшь, ничектер аны озатырга әзер түгел идем. “Бөек Ватан сугышы елларында 7-8 бала белән дә тылда ирләрен көткәннәр, син дә, кыен булса да, түзәрсең. Барысы да вакытлыча, җиңеп кайтырбыз”, – диде. Өч көн тоташ еладым. Азадны поездга утыртып җибәргәч, бөгелеп төштем. Тиз генә “Ашыгыч ярдәм” чакырттылар да, хастаханәгә озаттылар. Чак барып өлгердек, баламны саклап калдылар, баштан хәсрәт кичкән, әздән генә кабатланмыйча калды. Азад та тыныч күңел белән барып җитә алмас иде. Шул китүдән 4 көн үткәч кенә элемтәгә чыкты, аның тавышын ишеткәнче ут эчендә яшәдем, – ди Рүзилә Заманова.

Буа районының Татар Буасы авылына Әзәрбайҗан иленнән эшкә килгән Азад биредә төпләнеп, гаилә кора. Рүзиләнең дә ике бала белән иреннән яңа аерылган чагы – бер-берсенә якынайганнарын сизми дә калалар.

- Кушылу турында сүз кузгаткач, мин үзем генә түгел, алсаң – балаларым белән чыгам, юк икән – аларны үземнән өзеп калдырмыйм, дидем. Инзилә белән Замирны үз баласы кебек күрә – рәхмәт, ул чакта улыма да 3 кенә яшь иде. Үз әтисен белә торып, икенче ирне әтисе итеп кабул итүе җиңел түгел, беләсез, моның өчен ир-атның әтиләрчә кайгыртуы кирәк. Азад бик җылы карашта иде, гел улым да улым гына диде. Замар шуңа тартылды да аңа. Ул бит анда минем биш балам бар, дип сөйләгән. Беренче никахында ике баласы үсә, алар зурлар инде берсенә – 18, икенчесенә 20 яшь. Кавышкан көнебездән башлап бала сорады. Ә мин курыктым, ташлап китсә – ничек үстерермен, Замирым да кечкенә дип уйладым. Ялгыш уйлар тигәнәк белән бер икән, иртәме-соңмы итәгеңә килә дә ябыша. Менә бит Азалиямне үзем үстерәм, әтисе бар да, тик еракта.. – ди Рүзилә.

“Кыз туса – Азалия кушабыз!”
Азат Заманов туасы кызына исемне 8 ел элек сайлап куя. Мәҗлескә баралармы, дуслар арасында сүз чыгамы, гаиләдә кара-каршы сөйләшеп утырган чакларында теленә киләме, гел бер сүз ишетелә – кыз туса, Азалия кушабыз! Бергә кушылып яшәүләренә җиде ел дигәндә Рүзилә балага уза. Тик нидер була, 5 айлык бала төшә.

- Ир бала иде, Айзат дип исем кушып җирләдек. Табиблар сакланырга кушты, балага узудан саклан, сиңа авырга узарга ярамый, диделәр. Язмышның үз әмере – узганмын. 42 яшемдә Азалиямне алып кайттым. Азад, контракт төзегәч, шул сорауны бирдем. Син бит үзең бала сорадың, сигез ел көттең, инде ташлап китәсеңмени, дидем. Юк, ташламыйм, мин шул бала гомерен сакларга барам, киләчәк буыннарның рәхәт һәм бәхетле тормышы өчен хәлемнән килгәнчә тырышам, диде. Азад – җиңел акыллы кеше түгел, төптән уйлап эш итә, ул да шундый уйга килгән икән, димәк кирәк, икеләнеп торасы түгел, берләшеп, уртак көч белән җиңәсе! – ди Рүзилә.

Бала тапканчы бер күрешәләр. Үзен махсус хәрби операциягә дәшкән туганы Рәфис – һәлак була. Икесе ике заданиедә катнашканлыктан, Рәфис гомеренең соңгы минутлары аңа мәгълүм түгел, әмма ул аның табутын үзе озата кайта.

- Ульяновск шәһәрендә мин аларны каршы алдым. Рәфисне 11 май көнне Чаллы шәһәрендә җирләдек. 46 яшь иде, балаларын үстергән, оныкларын сөяргә җитеште, нишлисең инде, гомере кыска булган – шәһитләр дәрәҗәсеннән китте... Азад бала тугач кайтты. Шактый торып китте. Кызын кулыннан да куймады, Замир дә бит әти дип гел янында бөтерелде. Түгәрәк бәхет шушы инде дә, нишлисең... Түзәрбез. Элек тә сабыр иткәннәр, авыр тормышларда калып та сер бирмәгәннәр. Ярый әле, дәүләт акчасын ишле бирә, шуңа да нык атлыйбыз, – ди Рүзилә.

Азад өчен җан аткан тагын бер кеше бар – әнисе Хаҗәр апа. Ул үз Ватанында яши – Әзәрбайҗанда. Элемтәгә еш чыга ди, эче пошкан саен Рүзилә ханымга шалтырата.

- Мин әзәрбайҗан телен аңлыйм, ләкин җавап бирә белмим. Берничә сүз әйтәм дә, елап карап торам. Йөрәгем бик авырта, Азад исәнме икән, ди. Исән, димен, ләкин бу арада гына хәбәре юк дип, кулларым белән аңлатам. Азад та әрли иде, минем телне өйрән, мин татарчаны өйрәндем, су кебек эчәм бит, ди. Ул татар телендә синең белән мине сатып җибәрә, – ди Рүзилә. – Әкренләп миңа да өйрәнәсе инде. Исән-сау әйләнеп кенә кайтсын, икәү бергә балаларны аякка бастырасы, аларны тәмләп үстереп җиткерәсе, оныклар сөясе килә! 
 

Язмага реакция белдерегез

7

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading