16+

Сөяркә булып яшәгән хатын-кыз: «Бу – чыгу юлы булмаган капкын» (беренче өлеше)

Сөяркә булып яшәгән хатын-кыз үз тарихын сөйләде.

Сөяркә булып яшәгән хатын-кыз: «Бу – чыгу юлы булмаган капкын» (беренче өлеше)

Сөяркә булып яшәгән хатын-кыз үз тарихын сөйләде.

«Бу мәхәббәт беркая бармый. Безнең мәхәббәтнең гомере өзеләчәге көн кебек ачык иде. Ә гөнаһы шулкадәр авыр, шулкадәр зур. Мин югалтуларсыз чыгу юлы булмаган капкынга эләгүемә төшендем. Монда утырып кала алмыйм – авырта. Чыгам дисәм – «койрык өзелеп калачак». Барыбер авырта».

Без 1нче сыйныфтан бергә укыдык. 5-6нчы сыйныфка кадәр бер-беребезне күрмәгән төсле генә укып йөрсәк, 5нчедә кыз-малайларның күзләре кинәт ачылгандай итә икән. Малайлар кызларга караштыргалый башлый, кызлар – малайларга күз кыса. Безнең сыйныфта да 2 пар оешты.
Мин үзем «чикерткә» кызлардан түгел идем. Тын-тавышым чыкмый торган, артыгы белән тәртипле булдым. Башка кызлар чырык-чырык көлешә, сөйләшә, уйнаша белделәр, ә мин ниндидер «пешмәгән» идем. Егетләр андыйларны яратмый икән. Башка кызларның букчаларына кәнфит салып китә торганнар иде. Дәрес барганда, партадан партага җибәреп, мәхәббәт хатлары тапшыралар. Әнә шул вакытлардан ук ир-егетләрне «чикерткәләр» кызыктырганына төшендем мин. Дүрт-бишкә укый торган «тәти» кызларны яратмыйлар. Ә мин нәкъ шундыйлардан идем шул – «тәти» кызлардан.

Егетләрнең миңа мәхәббәт хатлары тапшырмавы йә, булмаса, букчама кәнфит булса да салып китмәве – бер хәл... Җитмәсә, сыйныфтан бер егет үрти, бәйләнә, гел ничек тә булса түбәнсетергә тырыша, көлә иде. Ник мине шулкадәр яратмагандыр... Никтер мине «җене сөйми» иде Искәндәрнең (исеме үзгәртелде). Һич тынгы бирмәде миңа: чәчемнән көлде, борынымнан көлде, исемемне әвеш-тәвеш китереп үзгәртеп үртәде, миңа кушаматлар такты, үтеп барганда йә кар ата иде, йә аяк чалмый калмады. Миннән, ни өчендер, үч алгандай... Минем елгылар йә 9, йә 11 сыйныф укыдык. 5нче сыйныфта ничек «ябышса», 9нчыга кадәр шулай көн күрсәтмәде миңа Искәндәр. Үземне яклап бер сүз әйтә белмәгәнмен инде... Җебегәнрәк идем шул.

Ул Искәндәрнең үзен әйтер идем... Төскә-биткә чибәр булса ярар иде. Җирән чәчле, бүкән шикелле тәбәнәк, киң гәүдәле, зур борынлы, сипкелле. Бер матур җире дә юк үзенең. Сөйкемсез! Ә аннан да шук, тынгысыз, хәрәкәтчән, кызу малай юк иде сыйныфта. Начар укыды. Шырык-шырык көлеп, авызын ерып, кая барып «бәрелергә», кемгә барып бәйләнергә белмичә йөрер иде мәңге. Ай, ачуым килә иде шуңа... Авыз тутырып бер мәртәбә дә әйтә алмадым гына.
9нчы сыйныфның азагы якынлаша иде. Мин чыгарылыш кичен барыннан да ныграк көттем. Чөнки «шырдый-бырдыйраклар» 9дан соң китешеп бетәчәкләр иде. 10-11гә яхшы укый торганнарыбыз гына калып, ниһаять, тынычта укырбыз, дип көттем.

Мәктәп ихатасы ап-ак булды. Май чәчкәләренә күмелде. Бу состав белән соңгы айны укыйбыз. Миннән бәхетле кеше булмагандыр. Мине җәфалап туя алмаган теге җирән чәчле, сипкелле, зур борынлы, бүкән шикелле тәбәнәк буйлы, сөйкемсез бәндә соңгы көннәрдә тәмам азды... Икенче дәрес белән өченче дәрес арасында, кулымдагы беләзегемне салдырып, кулына киеп китеп барды. Башымны чайкап артыннан карап калдым. Фәлән ел түзгәнне, 1 ай гына түзәрмен инде, дип юаттым үземне. Билемә бармагы белән төртеп, кытыклап, кинәт куркытып, яка эченә, муеным турына салкын кулын терәп интектерде. Яныннан тыныч кына үтәргә бөтенләй бирмәде. Мин, бар сабырлыгымны җыеп, түздем. 

Дәвамы бар

Регина Габдрахманова. 

Интертат
фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading