16+

«Соңлап килгән бәхетемә сөенәм»

Әлфиянең күзенә йокы кермәде. Уйлана торгач, башы тубалдай булды. Ире Илфат үлгәнгә җиде ел үтеп киткән. Әллә яшәде ул ялгызак гомерне, әллә җан асрады гынамы? Өйрәнелгән гадәтенчә, район үзәгендәге китапханәгә эшенә йөрде, тавык-чебешен карады, бакчасында яшелчәсен, җиләк-җимешен үстереп матавыкланды.

«Соңлап килгән бәхетемә сөенәм»

Әлфиянең күзенә йокы кермәде. Уйлана торгач, башы тубалдай булды. Ире Илфат үлгәнгә җиде ел үтеп киткән. Әллә яшәде ул ялгызак гомерне, әллә җан асрады гынамы? Өйрәнелгән гадәтенчә, район үзәгендәге китапханәгә эшенә йөрде, тавык-чебешен карады, бакчасында яшелчәсен, җиләк-җимешен үстереп матавыкланды.

Уйламаганда-көтмәгәндә, авылда ялгыз яшәүче тол хатын Әлфиягә башкалада яшәүче элеккеге классташы Зөләйха шалтыратты. 
“Малайкаччаем, бу ялда безгә кунакка кил әле яме. Бергәләп Каенлыктагы Сабантуена чыгарбыз. Ирем Әсфанның балачак дусты Рузалит Себердән кайтып төште бит әле. Прораб булып эшләп, Верхоянск ягында йортлар төзеткән, галәмәт күп итеп акча эшләп, череп баеп кайткан, ди. Хатыныннан биш былтыр элек аерылган. Мал бүлешергә бала-чагасы юк. Өр-яңа йорттан болын шае торак сатып алган икән.

“Мин аны гаҗәеп матур курчак өенә әверелдерәм әле. Күрерсез дә торырсыз, хан сараеннан һич кенә дә ким булмаячак. Уңайлы фатирыбызда чөкердәшеп кенә яшәргә бер сөйкемле хуҗабикә табып бирмәссезме? Авыл хатыны булса, тагын да әйбәтрәк, алар түземле, эшчән, уңган була”, – дип, серле елмая чукынмыш. Акчалы, фатирлы икәнен сизеп алып, берәр ушлы кала чәчтәпие муенына сарылып өлгергәнче, матур итеп киенеп, бизәнеп-ясанып, тиз арада безгә килеп җитә күр! Сабантуйга бергәләшеп чыгарбыз, танышырсыз, дуслашырсыз. Пәриләрегез килешсә, кавыштырып куюыбыз да бар. Уңаена торып, җайлап-майлап кына салпы ягына салам кыстыра-кыстыра, ипләп кенә үзе турында сораштырырсың. Тәмле телеңне кызганмасаң, уртак телне тиз табып, бай кияүне үзеңә каратып куюың ихтимал. Җылы сүзгә мәче дә куана, диләр. Ишетсен колагың, күктән ишелеп төшкән бәхетеңнән авыз ачып кала күрмә! Тимерне кызуында сукмасаң, үзең теләгән рәвешкә китереп, бөгеп булмый аны. Уйларга бер төн вакыт сиңа, малайкаччаем. Иртәнге автобуска утырып, таң тишегеннән Казанга килеп җиткән бул. Автовокзалда каршы алырбыз!” – дип, телефонны куйды.

Әлфиянең күзенә йокы кермәде. Уйлана торгач, башы тубалдай булды. Ире Илфат үлгәнгә җиде ел үтеп киткән. Әллә яшәде ул ялгызак гомерне, әллә җан асрады гынамы? Өйрәнелгән гадәтенчә, район үзәгендәге китапханәгә эшенә йөрде, тавык-чебешен карады, бакчасында яшелчәсен, җиләк-җимешен үстереп матавыкланды. Үзәге өзелеп, япа-ялгыз көе тол калганнан бирле, яңа кием алганы түгел, хәтта көзгегә күз салганы да юк. Дүртенче дистәне түгәрәкләп килгәндә, күнегелгән көнкүрешне тамырдан үзгәртеп, тормышны яңадан корып буламы икән соң ул? Кирәкме икән? Чәчне чәчкә бәйләү яшь чакта, янып сөйгән ярың кочагына дәртләнеп кергәндә генә күңелле, саф мәхәббәт, җылы наз тулы йөрәкне җилкендерерлек вакыйга бит ул. И

кенче күзлектән караганда, хәят уты сүнеп бара торган кечкенә авылда, тормыш йөген черәшә-черәшә иңкәеп тартып, очын очка ялгарга азапланып, ялгызым иза чиккәнче, көн итү өчен бөтен уңайлыклары булган башкалада пар канатлар ышыгында тулы канлы тормыш алып бару отышлырак булмасмы? 

Хатын таң беленгәндә генә, бераз черем итеп алды.Төшендә мәрхүм Илфатын аерымачык күрде.Ул тау башыннан кул изи, мине ташлап китмә! – дип кычкыра имеш. Кәрәзле телефонының черелдәвек тавышын ишетеп, ятагыннан сикереп торган Әлфиянең күз алдыннан мәрхүм иренең үзәкләрне өзәрлек моңсу карашы китмәде. Хәләлемнең рухы нилектән тыныч түгел? Ул мине ниндидер күңелсез хәлләрдән араларга, кисәтергә тели сыман. Сәфәр чыгуым хәерлегә булырмы икән, дигән вәсвәсәле уйларны ирексезләп куып җибәрде. Ятып калганчы, атып калыйммы әллә?! Мине мәҗбүриләп кияү кочагына кертүче юк ла. Башкалада Сабантуй карап, күптән күрешмәгән яшьлек дустым белән серләшеп, кунак булып, кешеләр күреп, тузаннарны коеп кайтырмын, дигән фикергә килеп, Әлфия тәвәккәлләп юлга чыкты.

Таш каланың автовокзал тирәсе гөрләп тора. Кая карама, кеше ташкыны. Әлфия, як-ягына карангалап, аптырап басып торды. Тротуар кырыена ялтырап торган кара “Джип” выжлап килеп туктады. Пассажир ягындагы ачык тәрәзәдән Әсфанның тубал башы, ерык авызы күренде. Ул елмаеп баш какты, тик салоннан чыкмады. Руль артында соргылт кәчтүмле, ак күлмәкле зыялы кыяфәтле ир заты утыра иде. Каршыларга килүчеләрнең монысы Рузалит үзе түгелме икән соң? Төскә-биткә ничава гына күренә.

Яше илледән яңа узган булса кирәк. Якты йөзле, озын буйлы, төз гәүдәле, зәңгәр күзле, кылыч борынлы ир, Әсфан ым кагуга, асфальтка сикереп төште. Җил-җил атлап, Әлфиянең каршысына килеп басты. Күптәге танышы сыман елмаеп, ике куллап күреште. Көрәктәй зур уч төпләре гомер бакый авыр эш башкаручы гади эшченекедәй бирчәеп кытыршыланган, әмма бик җылы иде. Хатынның авыр сумкасын алып, машинага куйды. Салон ишеген ачып, утырырга булышты. 

Әүвәле Зөләйхаларга кайтып, авыл күчтәнәчләре белән тәмләп чәй эчтеләр. Сәгать тугыз туларак, машинага төялешеп, Сабантуйга киттеләр. Рузалит кәттә тимер атын мәйдан читендәге “стоянкага” куеп килде. Ул көнне Әлфия мавыктыргыч төш сыман итеп искә ала. Әүвәле барысы да ал да гөл кебек иде. Рәхәтләнеп тамаша карадылар, кинәнеп күңел ачтылар, сыйландылар. Сүзгә мавыгып, Әсфан белән Зөләйханың кай арада кеше арасына кереп югалуын сизми калдылар. Рузалитның күңеле шат, теле-телгә йокмый иде. Үзенең кайсы җирләрдә җир җимертеп эшләве, нинди маҗараларга юлыгуы, күпме байлык туплый алуы, булачак хәләл җефетен муллыкта яшәтергә бөтен мөмкинлекләре булуы хакында рухланып, дулкынланып сөйләде дә сөйләде. Әлфиягә сүз кыстырырга ирек тә бирмәде. Хатын аның күргән-кичергән маҗараларына шаккатуын яшермәде.

Дөнья нужасын күп күргән, хәсрәтнең ачы суларын тустаганлап чөмергән ирнең гомер юлында шактый зур фаҗигаларга юлыкканы, бары тик үзенең чыдамлыгы, булдыклылыгы, зирәклеге нәтиҗәсендә генә аяусыз үлемнән сакланып калуы турында сөйләгәнен тыңлаганда, аны ихлас күңелдән кызганып, күзләренә яшь бөялде. Иң мөһиме – ир авырлыкларны җиңеп чыга алган, күңеле керләнмәгән, киләчәккә өмете өзелмәгән, димәк, көн итәргә яраклы, дигән нәтиҗәгә килде.
Бәйрәм көне кичкә авышты. Әлфияне аптырашта калдырган вакыйгалар Сабантуй мәйданы читендә үк башланды. Кара “Джип”тан җилләр искән иде. Бу нинди гаҗәп хәл? Рузалитның моңа мыек очы да селкенмәде. 

– Энекәшемә: “Машинаны алып кайтып, гаражга кертеп куй!” – дип шалтыраткан идем. Молодец, булдырган. Матурым, сиңа Казанда үзем сафка бастырган яңа йортларны күрсәтәсем килә. Син каршы түгелме? – дип, Әлфияне биленнән кочып алып, якты елмайды. 

Башта автобуска, аннан соң трамвайга утырып, Җиңү Проспектыннан башлап, Чишмәле, Сахарово якларын кат-кат әйләнделәр. Биредәге алагаем зур йортларның әллә ничаклысын прораб Рузалит төзеткәнлегенә бигүк ышанып бетмәсә дә, таң белән юлга чыгып, чиксез арыган-талчыккан Әлфия дәшмәде. Аның тизрәк Зөләйхаларга кайтып, чәй эчеп, диванга авасы килә иде. Хатынның уйларын күз карашыннан аңлаган, диярсең, Рузалит яңа танышын моннан ике йорт аша гына булган фатирына, бер чәшке кофе эчәргә чакырды. Бераз хәл алгач, Зөләйхаларга илтеп куярмын, диде. Ирнең фатиры ишеге төбендә ике үсмер таптанып тора иде.

Ул, кәчтүменең куен кесәсеннән нәни төргәк чыгарып, үсмерләрнең олырагына сузды, икенчесе җәлт кенә аның учына шыгырдап торган биш меңлекне тоттырды. Әлфия, бу алыш-бирешкә шикләнеп карап куйса да, берни сораштырмады. Фатир эченә кергәч, биредәге хәерчелеккә шаккатты. Диварларына обой ябыштырылмаган, идәненә линолиум җәелмәгән бер бүлмәле фатир почмагында иске “Мир” холодильнигы дырылдап эшләп утыра иде. Түр башындагы тар тумбочка өстенә хан заманыннан калган “Рекорд” телевизоры менеп кунаклаган. Бүлмә ишегенә терәлеп диярлек торган иске шифоньер яшәшәсенә аркасы кыршылган диван җыеп куелган.

Кухня уртасында клиенкасыз түгәрәк өстәл, бер читтә ике комфоркалы газ плитәсе, озын эскәмия, ике урындыктан гайре берни юк иде. Рузалит өстендәге затлы костюмын, ак күлмәген салып, урындык аркасына элде. Калай чәйнеккә су агызып, кайнатырга куйды. Ишек катында аптырап басып торган Әлфиягә шат елмаеп күз кысты, ишарәләп, диванга утырырга кушты. Үзе ванна бүлмәсенә юынырга кереп китте. Ирнең ябык аркасы, йонлач күкрәкләре, нечкә беләкләре татуировкалар белән чуарланып беткәнен күргәч, хатынны куркудан гүя ток тотты. “Төрмәчеләр генә мондый шыксыз кыяфәттә була түгелме соң? Кая килеп эләктем мин? Бай кияүнең фатиры нилектән хәерче торагына охшаган?” – дип гасабиланды. 

Ишекне тартып карады, ул бикле иде. Ачкычын тапмады. Авылдашым Зөләйха мине күрәләтә җинаятьче белән таныштырмас ла. Моннан башыңны исән-сау алып качасың килсә, тынычлан! Борчылуыңны сиздермә, дип боерды ул үз-үзенә. Душта коенгач, битләре алсуланган Рузалит, ишектән елмаеп килеп чыкты. Абау җаныем, төсең качкан түгелме соң? Чибәркәй, син дә юл тузаннарыңны кагып, юынып чык! – дип, шифоньердан алып, хатынга йонлач сөлге сузды. Әлфиянең максаты, ваннага кергәч, иргә сиздермичә генә Зөләйхага шалтыратып, нинди четрекле хәлгә калуын аңлату, үзен хәзер үк биредән алып кайтып китүләрен үтенү иде. Телефонының зарядкасы беткәнлеген күргәч, чүт кенә кычкырып елап җибәрмәде. 

Бу кичнең ахыры ни белән тәмамланган булыр иде, билгесез. Бәхеткә, бер сумка ашамлыклар-эчемлекләр төяп, Әсфан белән Зөләйха килеп җитте. Әлфиянең эченә җылы керде. Табын янында озаклап чәйләп-мәйләп утырдылар. Телләр чишелде, киеренкелек юкка чыкты. Хәл-әхвәлнең чын дөресен яшермичә-бизәмичә сөйләп бирделәр. Чыннан да Рузалит утырып чыккан икән. Төзелештә кран авып, ике эшчене сытып үтергәнгә, прорабны гаепләп, биш елга төрмәгә тыккан булганнар. Ире хөкем ителүгә, хатыны аның дустына кияүгә чыккан. Яхшы тәртибе, төзелештәге тырыш хезмәте өчен вакытыннан алда иреккә чыгарылган ир, Казанга кайтып төшкән.

Әмма аерылган хатыны аны элек бергә яшәгән, Рузалит үз куллары белән салган иркен йортына аяк бастырмаган. Авыр суд процесслары аша үтеп, хәерсез хатыннан уртак йортларының үзенә тиешле өлешенең бәясе кадәрле сумманы юллап алырга туры килгән. Бер ай элек кенә ир шушы фатирга тиенгән. “Кешегә әйтергә дә оят: Самосырово чүплегендә казынып, шуннан башкалар чыгарып аткан иске-москы әйберләр табыштырып, бүлмәмне үземчә җиһазлап куярга мәҗбүр булдым. Ремонтын үзем ясыйм. Җиһазларны өр-яңасына алыштырам әле мин. Иң мөһиме – баш исән булсын!” – диде Рузалит. 

Полиция подполковнигы Әсфан Мирзавәлиев иреккә чыгучыларны теркәү, эшкә урнаштыру, проблемаларын хәл итү бүлеге белән җитәкчелек итә икән. Рузалитның “делосы” белән якыннан танышкач, аның үзен күреп сөйләшкәч, башыннан кичкән фаҗигале хәлләр турында чын дөреслеген белгәч, бәхетсезлек очрагы аркасында хөкем ителгән кичәге тоткынга хәл кадәренчә ярдәм итәргә, хәтта шәхси тормышын көйләү кәсебенә керешкән. Әлфияне ялгыз ирнең дәрәҗәсе, байлыгы белән кызыктырып, очрашуга чакырып китерү өчен, Зөләйха белән икәүләп матур легенда уйлап тапканнарын, “Джип”ны туганнарының улыннан сорап торганнарын яшермәделәр.

“Рузалитны танышымның шәхси төзелеш фирмасына ташчы итеп урнаштырдым. Хезмәт хакы әйбәт чыга. Ул –эчми, тартмый. Кулыннан бөтен эш килә. Үзен уңай яктан күрсәтсә, мастер гына түгел, хәтта прораб дәрәҗәсенә күтәреләчәк әле ул. Бераз мактанчыклыгы бар инде барын, әмма зыянлы түгел. Фатирга бергәләшеп ремонт ясыйк та, никах укытып, тәвәккәлләп тора башлагыз. Картаймыш көнегездә бер-берегезгә терәк булырсыз. Ялгызлык кешене эчтән ашый, сәламәтлеген какшата. Пар канатлы булуга ни җитә! Әлфия, сиңа да, авылдан күчеп килгән төшеңә, эш урыны әзерләп куярбыз”, – дип үгетләде Әсфан...
 ***
...Казанның Көек бистәсендә яшәүче туганнарыбызга кунакка баргач, энекәшем Марсельнең ихатасы каршысындагы бушлыкта бик матур коттедж калкып чыгуын абайлап алдым. Саргылт төстәге затлы кирпечтән бизәкләп- сырлап зәвык белән эшләнгән йорт фасадына сокланып карап торуымны яшермим. Киленебез Гөлсемнән яңа күршеләренең кем булуы турында сораштырдым. 

– Бу хан сараен ирем җитәкләгән шәхси төзелеш фирмасы прорабы Рузалит абый үз куллары белән төзеп керде. Шөкер, күршеләребездән уңдык. Ачык күңелле, мәрхәмәтле, юмарт, аралашырга рәхәт кешеләр. Иллә дә уңган инде үзләре! Иңне иңгә куеп эшлиләр, чөкердәшеп яшиләр. Күрше абыйның язмышы аеруча гыйбрәтле икән. Авырлыкларны күп күрсә дә, күңеле катмавы, рухы сынмавы гаҗәп хәл. Аны якыннан белүчеләр, янып көл булгач, янәдән күтәрелеп аякка баскан Феникс кошы кебек ул, диләр. Олыгаеп килгән мәлдә, тәвәккәлләп, гаилә учагы тергезеп, ун ел гына бергә яшәсәләр дә, хәләл хезмәтләре белән бөтенесен дә булдырып чыкканнар, – дип сөйләде Гөлсем. 

Тимердән челтәрләп-бизәкләп эшләнгән капка төбенә юеш асфальт төсендәге затлы чит ил машинасы килеп туктады. “Гомерләре озын булыр, әнә үзләре дә кайтып җитте”, – дип елмайды килен. Машинадан ике олы кеше, чәчәк кебек матур киенгән сөйкемле кыз бала төште. Чәчләренә чал кергән, озын буйлы ирнең бичәсе кызларныкына биргесез сылу гәүдәле, нечкә билле, төз аяклы икән. Ике тамчы су кебек әнисенә охшаган дүрт-биш яшьләр чамасындагы кызчык, үзен җәлт кенә җирдән күтәреп алган әтисенә иркәләнеп, чыркылдап көлә-көлә, аның муенына сарылды. Шәһәрчә модалы итеп киенгән Әлфия ханым, кызы белән иренә җылы караш ташлап, кояштай балкып елмаеп, ниндидер мәзәк сүз әйтте, ахрысы. Урамны яңгыратып, рәхәтләнеп көлештеләр. Ханым затлы сумочкасыннан ачкычлар бәйләме чыгарды. Кыйммәтле костюмының киң итәкләрен җилфердәтеп, тек-тек басып, йортларына терәп салынган гараж капкасына таба юнәлде. Бу гаиләнең соңлап килгән бәхетенә сөенеп, читтән генә сокланып карап тордык. 

Хәмидә Гарипова.
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

37

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading