Казан егете Рамил Гатауллинның илебез чикләрен саклауга үз теләге белән китүенә тиздән 3 ел тула.
Махсус хәрби операция барышында ул берничә медаль белән бүләкләнә. «Сугыш хәрәкәтләре ветераны» исемен йөртә. Рамилгә 35 яшь тулган.
– Махсус хәрби операция игълан ителгәч, “Әни, башка егетләр кебек мин дә китсәм, син ни диярсең “, дип миннән төпченә башлады. Уеңа кергән икән, безгә кабул итәргә генә кала, дип әйтеп куйдым, – дип сүзен башлады Хәлимә апа Гатауллина. – Олы улым гаиләле, өч баласы бар. Кече улым әлегә өйләнмәгән. Аңа 35 яшь. Йөргән кызы бар, инде менә 3 ел көтә ул аны. Мин исә күңелемә ничек кенә авыр булмасын, улымның ниятен кабул иттем. 2022 елның декабрь башы булгандыр, Новосибирск ягына төзелешкә прораб булып китәм, диде. Казанда да төзелеш өлкәсендә эшләп йөрде. 2023 елның 12 февралендә Владивостокка китте. Шуннан ул Чечняга барган, иң беренче эшелон белән махсус хәрби операциягә киткән ул, хәтта әзерлек тә үтмәгән. Рамил абыйсы Роберт белән бу хакта элемтәгә кергәч кенә сөйләгән”.
Чечнядан яу кырына китәргә җыенган ир-егетләр турында Россия телеканалларының берсендә зур репортаж чыга. Биредә Рамил Гатауллин да интервью бирә. Ә моны Хәлимә апаның энесе күреп ала да, апасының номерын җыя. Шул чакта гына әни кеше улының махсус хәрби операциягә китүе турында белеп ала.
Шулай итеп, Рамил, үзенә «Рамзэс» позывноен алып, махсус хәрби операция башланганнан бирле илебезнең азатлыгы өчен көрәшә. Разведкада хезмәт итүче егет үлем тырнагыннан кала. Әмма боларны да якыннары белми.
– Элек тә Рамил коры холыклы, күп сөйләшми торган иде. Хәзер дә холкы үзгәрмәгән, сораштырып карыйбыз, берни дә сөйләми. Ашау ягы буенча да сүз әйтми, зарланмый. Үзләренең кайда, кайсы юнәлештә булулары, ничек яшәүләре, буш вакытларында ни белән шөгыльләнүләре турында берни сөйләми. „Әни, барысы да әйбәт“, — ди. Җае чыккан саен хәбәргә чыгарга тырыша, күбрәк ватсап аша: „Әни, хәлләрегез ничек?! Минеке әйбәт, Аллага шөкер, мин исән-сау“, — дип язып җибәрә. Озак вакыт хәбәре булмаса, күңел тынгысызлана башлый. Әлбәттә, улыбыз өчен күңелдә горурлык хисе бар. Исән-сау булып, туган нигезенә кайтырга гына язсын инде, — ди Хәлимә апа.
Ничә яшьтә булуга, яу кырында нинди вазифа алып баруга карамастан, әни кеше нык юксына, бала бит.
– Инде 2 елга якын телефонымны читкә алып куйганым юк. Ишетми калырмын дип куркам. Айлар буе элемтә булмаган вакыт булды. Һәрчак алгы сызыкка керер алдыннан: „Әни, без штурмлауга керешәбез, догаларыңны укып тор“, — дип шалтырата яки язып җибәрә. Иртән дә, кич тә махсус хәрби операциядәге һәр егетнең исәнлеге, аларның гомере өчен дога кылам», — ди әни кеше.
Хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Ришат Ногманов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Хәлимә апа улы белән һәр сөйләшүне шигырь юлларына салып язып бара, кадерләп саклый.
– 2023 елның 13 октябрендә улым бик каты яраланган. Кулы, иңбашы, аягына нык зыян килгән, тәненең кайбер өлешләрендә мина кыйпылчыклары калган. Чөнки аларны алу бик куркыныч. Мәскәүнең Бурденко госпиталендә, аннан соң Вишневский исемендәге Үзәк хәрби-клиник госпиталендә дәвалана. Казанга гыйнвар аенда кайтты, шулай ук госпитальләргә йөрдек. Тернәкләндерү курсы узар өчен юллама биргәннәр иде. Ә улым: “Мине анда иптәшләрем көтәләр. Мин анда кирәк”, диде. Алга таба дәваланудан баш тартты. Күңеле дә монда түгел бит аның. Яу кырында. Әле бәләкәй чагында да, мәрхүм әтием бөтен оныклар арасыннан Рамил таш астыннан чыккан ул, дип әйтә иде. Менә шул сүзләр мине яшәтә, ул барыбер яшәячәк, исән калачак дип үз-үземне юатам. 2024 елның 11 апрелендә китеп барды ул. “Әни, ватанны бабайлар да саклаган бит. Менә синең бабаң Карпат тавында ятып калган. Мине үгетләмәгез дә, барыбер китәм”, диде. Разведка ротасына инструктор итеп куйганнар үзен.
Рамил Гатауллин берничә медальгә ия. Алар арасында берсе хәрби хәрәкәтләр чорында аеруча катлаулы бурычларны үтәгән өчен бирелә аеруча батырлык күрсәткән хәрбиләр бүләкләнә. Хәлимә апаның улына багышлап язган шигырен игьтибарыгызга тәкъдим итәбез.
Айлар буе җанга тынгы бирми,
Күктә йөзгән солдат сурәте.
Ни ишарә, нинди могҗиза бу,
Нинди хикмәт хакның кодрәте.
Вещ-мешок буш килеш тә авыр,
Ничек күтәрә икән иңнәрең?
Син бит лачын-батыр, солдат диеп
Баш иядер сиңа илкәең.
Солдат болыт, кая ашыгасың?
Бер туйганчы, карый алмадым.
Улым булып, бәлкеи, кул болгар, дип,
Көткән идем сабырсызланып.
Китмә болыт, китмәсәнә, зинһар,
Кычкырасым килде күкләргә.
Солдат анасының язмышлары,
Таныш түгел әле күпләргә.
Комментарийлар