Юл – тормыш-яшәешнең кан тамырлары кебек. Кемнәрне генә очраштырмый да, кемнәр белән генә генә таныштырмый ул.
Әллә кайдан ерактан килгән кешеләр белән тормышыңның бер мизгелендә юлың кисешә кайчак. Ул кешеләр белән син үз гомереңдә бүтән бер генә тапкыр да очрашмавың бар, әмма юлдашлар гомерлек истәлек, бөтен гомер буена җитәрлек гыйбрәт, хәтер-хатирә, хәтта сабак бирә кайвакыт.
Әле студент вакытым иде. Юл уңаеннан мине бер чит ил машинасы туктап утыртты. Рульдә – затлы хушбуй исләре бөркелгән, зәвекъ белән киенгән, үз-үзен тотышыннан ук зыялылыгы күренеп торган бер ханым. Аның янында алгы утыргычта – сәләмә генә киемнәрдән, тормыш тарафыннан шактый таушалганлыгы сизелеп торган бер абзый утыра. Беренче карашка яшь ягыннан бер чоргы булсалар да, икесе ике дөнья кешеләренә охшаган боларның бергә булуына аптырадым башта. Әлеге ике кешене ни берләштерә икән – шуңа гаҗәпләндем. Әмма аралашу, аларның гамәлләре, тормышка карашлары аша аңладым – аларны яхшы уйда булулары, күңелләре изгелеккә юнәлгәнлек, ихласлык берләштерә ләбаса!
Рульдәге хатын-кыз каладагы бер данлыклы университетта белем бирә, галимә икән. Шәхси бизнесы һәм балалары башка шәһәрдә булу сәбәпле, ике шәһәр арасын еш урарга туры килә, ди. Юлда нинди генә хәлләр булмас, дип үз гомерен шактый саллы суммага иминиятләштереп тә куйган.
Ә юлдаш ир-ат машина йөртүче ханымның күршесенең хуҗалык эшләрендә булышучысы булып чыкты. Шул эшләгән урынында яшәп көн күрә. Гаиләсе дә, үз каралты-курасы да, беркеме дә, берние дә юк.
Мин инде ул абзыйның йөзен дә хәтерләмим, күрсәм дә танымам, бәлки. Әмма хезмәт-тир исе белән кушылып аннан бөркелгән яктылык һәм яхшылык, самимилек һәм ихласлык бүгенгедәй исемдә. Юл буе мәһабәт агачларга, табигатьнең гүзәллегенә сокланып кайтты ул. Әйтерсең лә бу матурлыкны гомерендә беренче мәртәбә күрә! Үз авылы тирәсенә якынлашкач, күңеле аеруча нечкәрде: “Менә бу агачларны без утырткан идек. Кечкенә үсентеләрне бар күңел җылысын биреп утыртуыбыз яңа иде әле. Мин утырткан агачларның исәбе-хисабы юк, өйләр дә салынды. Тик малай гына үстерә алмадым бу тормышта... ни малай, ни кыз...”
Яшьлек яры белән алар бер авылдан. Бер үк болыннарда йөгереп уйнап үскәннәр, егет-кыз булганнар, кавышканнар. Әмма парлы гомерләре кыска булган. Сөйгән яры суга батып вафат булган. Егет исә яраткан кешесенә гомере буе тугры калган, башка беркем белән кавышмаган, берәүне дә ярата алмаган. “Эх, ник үзен генә җибәрдем икән”, - дип әрни әле дә. Күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде, шул бөртекләрне җиңе белән тиз-зиз генә сөртеп алды үзе.
Алтмышның өске ягына чыккан абзый зиратка, гомерлек мәхәббәтенең кабере янына кайтып бара иде. Ел саен язын шомыртлар чәчәк аткан вакытта ул анда кайтуы турында әйтте. Быел да кайта алдымы икән ул анда, гомере буена яшьлек мәхәббәтен сагынып-юксынып яшәгән абый исән-саумы икән хәзер?..
Шул арада абзыйның авыл борылышына килеп җиттек. Ә борылышта – итәк тулы балаларын иярткән бер хатын – авылга таба җәяүләп тәпилиләр. Шулчак машина хуҗасы миңа:
“Сеңлем, мин боларны утыртыйм инде, шушы сабыйларны юл буенда калдырып китәргә күңелем тартмый, дип, миңа мөрәҗәгать итте. Кире чыкканда сине кабат утыртырмын” – дип, бер төркем халыкны машинасына да, күңеленә дә сыйдырды.
Кызык, ул ханым әле дә ике шәһәр арасын урыймы икән? Әллә профессор булган килеш тыныч кына студентларны укытып йөриме икән...
Ландыш Тимерова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар