16+

«Татарлар үзара сөйләшкәндә “безнең Рөстәм” дип, урыслар “наш Роман” дип әйтә иде»

35 елдан соң Рөстәм Шиһабетдинов туган авылына кайтып төпләнә. Лаеклы ялга чыгам да, авылыма кайтам дигән уе гомере буе була аның.

«Татарлар үзара сөйләшкәндә “безнең Рөстәм” дип, урыслар “наш Роман” дип әйтә иде»

35 елдан соң Рөстәм Шиһабетдинов туган авылына кайтып төпләнә. Лаеклы ялга чыгам да, авылыма кайтам дигән уе гомере буе була аның.

Авыл сагындырды, җирсү кайтарды мине, ди ул. Юкса, Ульяновск шәһәрендә гомер иткәндә дә атна саен Чүпрәле районының Мунчәли авылына әнисе янына кайтып йөри. 

Мунчәлидә ун класс тәмамлаган Рөстәм Ульян каласына шоферлыкка укырга дип чыгып китә һәм шунда төпләнеп кала. Өйләнеп, хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. 35 ел автотранспорт оешмасында эшли. Баштарак шәһәр эчендә пассажирлар йөртә, соңрак шәһәр яны тирәләрендә бакча тотучы кешеләрне автобус белән ташый.  

- Шәһәр янында бакча тотучылар белән эшләүнең үз рәхәте, - дип искә ала Рөстәм әфәнде. – Акрын гына алар белән сөйләшә-сөйләшә барып, килеп җиткәнне сизми дә калган чаклар булды. Яраталар иде үземне. Татарлар үзара сөйләшкәндә “безнең Рөстәм” дип, урыслар “наш Роман” дип әйтә иде.    

Яше җиткәч, эштән китәргә карар кыла. Яраткан шоферлары киткәч, әбиләргә дә ямансу булып була. “Минем урынга башка автобус шоферын күреп: “Где наш Роман?” дип сорап аптыратканнар”, - дип көлә ул. 

Эштә аны урысы да, татары да “Бабай” дип йөрткән. Иртән таң белән вахта автобусы белән эшкә килгәндә, башкалар үзара сөйләшеп, көлешеп барганда Рөстәм абый белгән догалар укуда була. Берсендә түзмәгән, таң атканда теләсә-ни сөйләп бармагыз инде, яхшы сүзләр сөйләгез, бер дә булмаса дога укыгыз, көн буе кеше йөртәсегез бар бит, дигән. Шуннан бөтен автобус тын калган. Икенче көнне автобустагылар шыпырт кына сөйләшүгә күчкән. “Бабай читает, тихо, дип мин барында кычкырып сөйләшми башладылар. Коллективта үземне нык хөрмәт итәләр иде”, - дип искә ала ул. 

Ульяновск өлкәсенең атказанган автотранспорт хезмәткәре, Ульяновск шәһәренең почетлы гражданины һәм башка бик күп мактау кәгазьләренә ия булган Рөстәм Шиһабетдиновның лаеклы ялга китәсен белгәч, автопаркта эшләүче шоферлар җитәкчелектән аның автобусын сорап кергән. “Бабай, бер ел ял ит тә, тагын кил, синең кебек кеше юк монда, дип җитәкчем әйткәч, үземнең эштә дәрәҗәм зур булуына шулкадәр куандым. Яратканнарын белә идем, болай ук хөрмәт итәләрдер дип уйламый идем. Чынлап торып эштән китәсемне белгәч, бабай, автобусыңны үзең белән алып кит, аны сорап, тинтерәтеп бетерделәр монда, дип көлде җитәкчелек. Мин автобусымны гел карап йөрттем, кызу тизлектә кумадым. Эшләгән вакытта миңа гел әйтә иделәр, синең автобусны шәһәр урамына күргәзмәгә куярлык дип”.  

Күргәзмәгә куярлык автобусын бик җәлләсә дә, китәргә була. Чөнки аны авылында үз көче белән салган ике катлы йорты көтеп тора. Гомере буе төзегән кадерле йорты бит ул аның. “3 сум ничәдер тиен вакытта кирпечләр сатып алдым, - дип көлә ул. - 25 ел дәвамында авылыма йорт салу өчен хәстәрен күрдем. Әсән авылында күңелемә хуш килгән бураны күреп, анысын да алдым. Ә йорт күтәрерлек чама юк. Хәрби япмалар белән төреп бураны сакладым”. 

Күңеле көннән-көн туган нигезендә йорт җиткерү хыялы белән яна. Бакчачыларны бакчаларына илткәч, бераз гына вакыты булу белән бакчалар буйлап йортлар карап йөри. Һәрберсеннән үзенең күңеленә якын өлешләрен куен дәфтәренә теркәп бара. Берничә йорттан үзенә хуш килүче бер проект ясый. Туган нигезендә калкып чыккан бу йорт аның күңел халәте. 

- Аллага шөкер, хыялыма ирештем, озак еллар салсам да, бармак көчем белән төзегән йортым, чиратта койма хәзер, - дип шөкерана кыла ул бүген. 
Йортын салып салып чыккач, терлек абзары төзеп куя. Бүген шул ихатасында 30 башка якын терлек тота. “400 меңгә абзар-кура салып куйгач, буш тормасын инде дидек тә, терлек асрарга булдык”, - дип көлә. Рөстәм абый шаярта гына. Тик торырга яратмый алар, шуңа күрә авылга күчереп кайту белән бер-бер артлы баш санын арттыра барып, терлек асрауга күчәләр. Җирсү кайтарган аларны. Шулай булмаса, гомер буе эшләдек, пенсиябез бар, дип ял гына итеп ятарлар иде. Юк, үзләре әйткәнчә, артык файдасы булмаса да, 3 сыер асрап, тормыш иптәше көн саен өч сыер савып, сөт тапшыра. Абзар тулы симертү үгезләре. “Игенен, терлеген, печәнен сатып алгач файдасы калмый да диярлек. Әмма күңел кушкач терлек асрыйсы килә, - ди Рөстәм абый. - Берьюлы акча кергәч файдасы бар кебек күренә. Баштагы елларда 30-40 мең сумга бозау сатып алсак, узган ел 60 меңгә алырга туры килде. Симертеп саткач, иң күп дигәндә 120 мең сум акча чыга. Күпләп акча кергәч, файдасы бар кебек күренә, күңел үсеп китә. Улым әти, әйдә тагын алыйк, дигәч тагын алабыз, яшьләргә каршы килергә кирәкми, теләкләре барында алар да эшләп карасын. Тик ятсаң, эшләмәсәң, тырышмасаң, бер тиен дә керми бит, чыгымы зур булса да тәндә көч барында эшлисе килә”, - ди ул. 

Ике улын да авылны яратырга өйрәтеп үстергән. Алары да әти-әниләре янына кайтып, эшләренә булышып китәләр. Җәйге чорда бергәләп терлек азыгы әзерлиләр. “Бергәләп эшләгәч, авырлыгын тоймыйбыз”, - ди Шиһабетдиновлар.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading