16+

Терәк булып яшәүнең сере күп сөйләшмәүдә

Һәр авылда йөзек кашына тиң күркәм гаиләләр була.

Терәк булып яшәүнең сере күп сөйләшмәүдә

Һәр авылда йөзек кашына тиң күркәм гаиләләр була.

Матур яши алар! Гайбәтләрдән дә өстен, тырышлыклары да искитмәле, хезмәт сөеп, гаиләсе өчен җан атып, ә авыл нигезенә гомер өстәп, туган җир туфрагында икмәк иккән куллар олы рәхмәткә лаек.

Безнең авылда да горурланырлык гаиләләр бар. Рәмзия апа белән Илгизәр абый Сабитовлар. Язмыш әмере белән кушылган бу ике ярның бер сукмактан үткән юллары мактаулы. 35 ел тиң гомер кичереп, булдымы икән кеше теленә менгән мәлләре? Алар һәрчак тату, дус, гел бергә һәм бердәм! Илгизәр абый үзебезнең авыл егете булса, Рәмзия апа – Яуширмә авылы кызы. Күрше авылның иң чибәр кызына өйләнеп ялгышмаган ул, бәхетле яшәүләренең сере дә бер-берсенә пар килүләрендә.

Күңел түренә үтеп, йөрәген гомерлеккә яулар өчен иң төп корал – сөю кирәк. Сабитовларның гаиләсенең нигезе мәхәббәттән корылган да инде. Илгизәр абый бит үзе дә: “Мәхәббәт ул минем сөекле хатыным! Ә мәхәббәтебезнең җимешләре – кызларыбыз-йолдызларыбыз, яшәү дәрте, көч бирүчеләребез – оныкларыбыз!" – ди. Ул хаклы, әлбәттә. Илизәр абый кебек гаиләсен яратып, хәләлен сөеп яши белән генә дә күпләргә үрнәк. 

Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Сабитовлар гаиләсенең дә бәхет хакында үз фикере бар. Бәхет ул – сау-сәламәт булып, янәшәңдәге якыннарың белән тату яшәү, диләр. Алар әнә 3 кыз бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенгесе көндә балдай татлы 3 онык сөяләр. Озак еллар буе бер-береңә кирәк һәм терәк булып яшәүнең сере нидә дигән сорауга, Илгизәр абый кыска гына җавап бирә: “Күп сөйләшмәүдә!” – ди. Ә ул тагын хаклы. Һәр кире эшне уңайга борып җибәргән хикмәт тә я дәшмәү, яисә күп сөйләшмәү бит.
Рәмзия апа белән Илгизәр абый гаиләсенә мин чын-чынлап сокланам. Шатлык-куанычлары да уртак, эштә дә алар гел бергә, һәрчак янәшә. Ару-талуны белмиләр кебек, кайчан карама җиң сызганып хезмәттә. Мин аларга саулык телим, бай һәм бәхетле гомер итсеннәр. 

Альбина Нуретдинова.
Дүрт Өйле авылы, Чистай. 

 
 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading