Автобуска килеп керүгә үк Асиянең сагыш тулы йөзләренә игътибар иттем. Әллә кайчангы якын танышын күргәндәй, яныма килеп басты да үзенең кайгы-хәсрәтен сөйли башлады ул.
Быел аларның ишеген бер-бер артлы кайгы җиле шакый. Башта әнисенә яман шеш диагнозы куялар. Барысы да аның өчен борчыла башлый. Озак кына хастаханә юлын таптыйлар. «Сүзне дә уйламыйча әйтәбез шул. Аптырагач, Ралинә, «туйдым инде бу хастаханә юлыннан», дип тә әйткәләде», - ди Асия.
Аннары, һич көтмәгәндә, кызы белән киявенең аралары бозылып китә. Югыйсә булачак ире Ралинәне өч ел очрашкан егетеннән тартып ала. Кыз да беренче мәхәббәте белән бер үпкәләшүдә үк араларын өзә. Ана кеше, Булатның рәнҗеше төшә күрмәсен үзеңә, дип тә карый. Кыз, егетенә үч итеп, башкага кияүгә чыга. Ирек кәләшенең фатирында яши башлый. Бик бәхетле яшәрләр сыман тоела Ралинәгә. Аның буш вәгъдәләр бирергә, алдашырга яратуына яши-яши инана ул. Икенче уллары тугач, Ирек өйгә соңарып кайта башлый, узган ел уен автоматларында уйнап машинасын, фатирларын оттырып кайта. Шушы хәлләргә бик борчылып яшәгән Ралинә авыруга дучар була. Аңа да өченче дәрәҗәдәге яман шеш диагнозы куялар. Нурланыш алганнан соң, чәчләре коелып бетә. Иреккә авыру хатын да кирәк булмый башлый. Аның башка «кызлары» барлыкка килә.
Әнисендә начар авыру икәнен белгән уналты яшьлек Айваз бигрәк тә борчыла. Бервакыт ул: «Әни мин синең өчен үзем үләргә дә риза», - дип әйтеп ташлый. Малай тизрәк укуын тәмамлап, музыкант һөнәре алып, әнисен дәвалау өчен бөтен көчен куярга хыяллана.
Быел җәй аенда алар гаиләләре белән Морквашидагы бакчаларында ял итәләр. Бөтенесе бергәләп ашап эчкәннән соң, Айваз үзенең дусты белән су коенырга китеп бара. Сәгать ярым вакыт үткәч, малайны ток бәрүен хәбәр итәләр. Аны бернинди ашыгыч ярдәм дә коткара алмый, ул шунда ук җан бирә. Бу хәбәр әлеге гаиләгә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Шушы хәлне ишетүгә үк, Асиянең ире Илфарның баш миенә кан сава. Айвазны югалту хәсрәтеннән Ралинәнең авыруы тагын да көчәя. Асиянең берүзенә өч авыру карарга кирәк.
Хәзерге вакытта Ралинәнең бердәнбер юанычы - аның әнисе. Кечкенә улын да Ирек әниләре янына алып киткән. Асия үзе сәүдә эше белән шөгыльләнә икән. Эшләгән акчасының күбесе даруларга китеп баруын да яшермәде ул.
«Әле ярый кеше арасында юанып йөрим. Өйгә кайтуга кычкырып елап җибәрәм. Бер ел эчендә мондый кайгы-хәсрәт күрермен, дип уйламаган идем», - ди Асия. Әйе, бәла аяк астында йөри шул.
Аны тыңлаганнан соң: «Сезгә Ходай сабырлык бирсен», - дигәннән башка юатырдай сүз таба алмадым. Нихәл итәсең, еллар буе ут йотып яшәсә дә, аунап елар чакларында да түзә бит ул адәм баласы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар