Каңгылдашып киек казлар килә. Алар бар һаваны ярып тавыш бирәләр дә, китеп югалалар.
Аерылып калган кошның тавышы бигрәк тә үзәк өзгеч. Аның авазында сагыш та, үпкә дә, рәнҗү дә, ярдәм сорау да бар кебек.
Гадиләнең колагында бу тавыш бик озак саклана. Гүя аның баласы шулай өзгәләнә, чарасызлыктан бәргәләнә, юл таба алмый иза чигә. Күзне йомсаң да караңгылык, күзне ачсаң да шомландыра. Ни эшләргә дә белми ул. Кая барырга? Кемнән ярдәм сорарга? Ни өчен картаймыш көнендә Ходай мондый сынаулар бирә? Ә бәлки тормыш кануннарына хас булмаган күрәзәчелек, багу алымнары аның тормышында гөнаһ сукмагы булып сузылып баргандыр. Бер карасаң, ул кешеләргә бары изгелек кенә эшләде кебек, ә икенче карасаң....
Бик күп кешегә яшәү көче биргән, рух ныклыгы өстәгән, күңел боеклыгын җиңәргә булышкан Гадилә бүген үзенә ярдәм итә алмый. Канатлары салынган кош хәлендә әнә шулай бер капка төбенә чыга, бер өйгә керә. Күзгә күренеп яшәргән табигатьнең дә матурлыгы, тормышның бер сөенече, яшәүнең мәгънәсе күренми аңа. Уйга бирелгән хатынның хәлен кем аңлар икән. Алдагы гадәт буенча, ярдәм өмет итеп килгән кешеләр дә, йортын эзләп табып, үз көенечләрен сөйлиләр дә китеп баралар. Арада ник берсе генә булса да, хәлен ничек, сиңа ни булды, ник боектың дисен?! Үз “мин”нәрен алга куеп, кешенең күзенә туры карарга да вакыт таба алмаучыларга аптырый Гадилә. Бик кирәкле чакларында яныннан да китмәгән кешеләрнең битарафлыгына гаҗәпләнә ул. Үзеңнең кем икәнлегеңне, бәяңне беләсең килсә, тезләнеп, абынып күрсәт икән...
Гадилә алты балалы гаиләдә туып-үскән. Эреле-ваклы балаларны барлы-юклы тормышта үстерүләре әти-әнисенә бер дә җиңел булмый. Шуңа күрә дә күрше республикага тормышка чыккан апасына ул еш кунакка бара. Якыннарына бераз ярдәм булсын диптер инде, апасы да энекәш-сеңелкәшләрен чиратлап үз янында яшәтә. Эштән курка торган түгел Гадилә, иркәләнеп ятарга да ияләшмәгән. Апасына да терәк ул, үзенә ди монда рәхәт.
Үсмер чакта юрауларга, ырымнарга ышанмаган, карта салып карамаган кыз бар микән. Төн уртасында торып, инә әйләндерү, карта салу кебек уеннарга Гадилә дә бирелеп китә. Баштарак уен булса, соңрак ул аның кәсебенә, шөгыленә әверелә. Кызның авылда сихерче дигән исеме тарала, аңа дус-ишләре генә түгел, хәтта өлкәннәр дә шикләнеп карый башлый. Шулай итеп, 15 яшьлек кыз, кырын караштан туеп, апаларына күченеп үк китә. Ул туган йортына кунакка гына кайтып йөри башлый. Ләкин багу, киләчәкне әйтү, алдан күрү гадәте генә туган ягында калмый, кыз артыннан ияреп бара. Тора-бара ул бу эшкә үзе дә ияләшеп китә...
Гадиләнең апалары күршесендә генә тумыштан авыру бер егет яши. Кыз барган саен аның белән күрешә, хәлләрен белешә, күп вакыт капка төбендә сөйләшеп утыралар. Ул егетнең авыру тарихын да сораша, аны нык кызгана, сәламәтлеге какшауның артында өлкәннәр ялгышы ятуын да белгәч, тагын да аңа ярдәм итәсе, егеткә тормышка яраклы булуын исбатлыйсы килә башлый. Чөнки ул егетнең киләчәгенең ак юл буйлап баруын күрә, дәвалап булачагын аңлый, сукмакларның бер-берсе белән бәйләнүләрен белә. Тора-бара кызгану хисе олы мәхәббәткә, соңрак бердәм, тату гаиләгә әверелә. Хатынының тырышлыгы белән ир тормышта үз урынын таба, көннән-көн көче, яшәү теләге арта.
...Кәримнең әти-әнисе бик яшьли гаилә корган. Ә яшь вакытта бар нәрсәне дә төптән уйлый белмисен, азагын сагышламыйсың, өлкәннәр сүзенә колак салырга теләмисең бит ул. Алар кышкы суыкта ат җигеп, баланы да үзләре белән алып, күрше авылдагы туганнарына кунакка баралар. Кунак булып, мунчалар кереп, кабат өйгә кайтырга чыкканда төн уртасы җиткән, һава торышы сизелерлек суыткан була. Үзләренә күрә тизрәк кайтырга, улларын ныграк төрергә тырышсалар да, ат арбасында җил уйный. Икенче көнне баланың тән температурасы күтәрелә, тамагы шешеп чыга. Өйдәге дәва гына ярдәм итмәгәч, аларны хастаханәгә үк салалар. Биредә дә бик озак дәвалана алар. Ләкин, тулы сәламәтлек кенә кайтмый. Кәримдәге хәлсезлек, тиз арып китү, аякларының атларга теләмәве егетне балачагы, үсмер еллары буйлап озата бара. Ул яшьтәшләре белән беррәттән бакчага да йөри алмый, мәктәптә дә укый алмый. Укытучылар өенә килеп санарга, хәреф танырга өйрәтәләр дә, шуның белән шул. Үзенә шөгыль табарга, күңелсезләнмәскә тырышса да, төшенкелеккә бирелгән, озакка сузылган көннәрне үткәр алмый тилмергән көннәре еш була аның.
Әти-әнисе дә бар булмышларын шушы балага багышлап, аңа иптәш алып кайтмый. Шуңа күрә аның әллә ни аралашыр кешесе дә булмый.
Тормышына Гадилә килеп кергәч, көннәре яктырып киткәндәй була, өмет уяна. Кыз аны дәваларга алына. Егет Гадиләнең дәвалый алачагына бик ышанмаса да, аңа кыз янәшәсендә рәхәт һәм күңелле булганлыктан, аның һәр сүзен тыңларга тырыша. Егет белән кыз бер-берсенә шулкадәр ияләшәләр ки, алар инде тормышларын бер-берсеннән башка күз алдына да китерә алмый. Соңрак, Гадилә егет йортына яшәргә күчә. Бу вакытта аңа 17 яшь тә тулмаган була әле.
Дөрес, әти-әнисе дә, апасы да япь-яшь, матур кызның тормышын гомерлек авыру егет белән бәйләнеп китүен бик яратып бетермиләр. Үгет-нәсихәт, киңәшләрнең берсе дә тәэсир итми. Кыз үз сүзен батырып әйтә һәм ялгышмаячагына ышана.
Бөтен кешене шаккатырып башланган тормыш чынлап та бик матур, тыныч һәм бәрәкәтле була. Егет тә Гадиләнең тырышлыгы, көче белән терелә, аякка баса. Бер-берсен хөрмәт, аңлашу, мәхәббәт хисләре җылыта.
Гадилә 9 класстан соң укырга теләми. Шуңа күрә дә, сәләте, зирәклеге, тырышлыгы булса да, нинди эш урыны тәкъдим итәләр, шуңа риза була. Колхоз ашханәсендә җыештыручы булып эшли ул. Ә эштән бушаган араларда аның өеннән кеше өзелми. Аңа дәва, киңәш сорап киләләр. Чарасызлыктан өмет белән күзләренә баккан кешеләрне кире борырга аның көче җитми. Яшь кызны күреп, башта югалып калсалар, ышынмасалар да, соңрак, аңа килеп рәхмәт әйтәләр, кунакка чакыралар. Хәтта туганыннан да якын күреп, бер кунактан калдырмаучы дуслары да табыла. Хатынның даны еракларга тарала. Өчәр тәүлек юл үтеп, тәрәзәдә ут сүнгәч килеп, төн кунган кешеләр дә бу авылда чит күренеш булмый.
Хәзер бусагасыннан гомер көзе атлаганда, бу көннәрне сагынып искә ала ул. Югалтудан өзгәләнгән җанга җылы җитми. Кечкенә йөрәк аша бик күп хәсрәтләр үткән, күз яшьләре инде кипмәскә әйләнгән.
Табигатьтә язлар. Җирдә үги ана чәчәкләре борын төрткән. Үләннәрдән без тансыклаган хуш ис бөркелә. Яшь кычыткан, яшел чирәм исе... Матурлыкка сусаган җаннар ут кебек янып торган бу язгы гөлләмәләргә тартылырга, сокланырга, барып кагылырга тиеш, югыйсә. Гадилә генә сары чәчкәләрне сагыш билгесе дип кабул итә. Капка төбендә хуш ис таратып балкып утыруларын да гадәти хәл кебек күрә.
Бик яшьли тормышка чыгып, тормыш яры белән озак тигез гомер иттеләр. Әниләренә дә сукмак суынмады, апасы янында гына иде. Каенана, каената сүз әйтә торган булмады. Күрәсең, аның изге, сөйдергеч тамыры булгандыр, шуңа да һәркемнең күңелендә урын тапкандыр. Менә хәзер инде апасы вафат булганга да биш еллап вакыт узган. Тормыш иптәшен дә узган язда җирләде. Ә өлкәннәрнең бакыйлыкка күчүенә инде күптән.
Ялгыз түгел иде Гадилә. Улы кайтып хәлен белә иде. Ярдәм сорап килүчеләр дә ялгызлыгын сиздермәде. Ишеге ябылып, өенә сукмак өзелеп тормады аның. Тик менә салкын, караңгы көзләр аңа хәсрәт алып килде. Улының эшкә чыгып киткән җиреннән югалган хәбәре килде....
Бер карасаң, сизгер күңелле хатын аның кайда икәнлеген тоемларга, күңелсезлек киләсен алдан сизенергә тиеш иде. Күңеленең дә, йөрәгенең дә, карталарның да әлегә кадәр беркемгә дә, беркайчан да алдаганы юк иде бит. Һәр сүзе рас килеп тора иде. Тик үзенә ярдәм итә алмады. Шунысы аяныч та, кызганыч та. Алай гына да түгел, күрәзәлек сәләте дә, карталар телен аңлавы да шушы зур борчу белән юкка чыкты. Үзе җиңеләеп, башкача сулыш алып калса да, башында бөтерелгән уйлар, кайгы сөременең көннән-көн куера баруы аңа яшәргә ирек бирми. Ул ярдәм сорап килгән кешеләрне беркайчан да кире какмады. Төн уртасы булса да, таң белән капкасын шакысалар да кабул итте, ерак юлдан килүләрен дә аңлады. Ә үзенә килеп терәлгәч.... Беркемнән булышу юк кебек тоела.
Гадилә инде олы яшьтә. Тиздән 75 яшен тутыра. Улы да ир уртасын узган иде. Республикадагы ерак шәһәрләрнең берсендә милиция хезмәтендә эшләде. Гаиләсе, балалары бар. Инде хезмәте буенча лаеклы ялга чыгып, азмы-күпме керем кертү уе белән дә, шул ук вакытта өйдә генә утырырга теләмичә шәхси бер оешмага сак хезмәтенә урнашкан. Кич белән өеннән чыгып китеп, эш урынына да барып җитмичә, юкка чыккан. Өлкән яшьтәге ана берничә тапкыр улы яшәгән шәһәргә чыгып китте, килене янында булды, милиция бүлегенә мөрәҗәгать итте. Ләкин аңа җылы сүз әйтүче булмады. Бары тик: “табылгач хәбәр бирербез“, – дип кенә юаттылар, “алай юкка чыгучылар тиз генә табылганы юк“, – дип ярасын тоз сиптеләр. Ә ана күңеле андый сүзләргә ышанмый. Аның газизе яшәргә тиеш, аңа картлык көнендә терәк булырга тиеш. Нинди генә хәлдә булса да, аны кабул итәчәкләр, тик кайтсын гына, бары исән генә булсын.
Хәзер Гадилә эченнән генә изге догаларын кабатлап, яхшы хәбәр булмасмы дип, яңа көн тууын көтә. Шаулап узган гомернең дәвамы менә шулай төссез һәм билгесезлек эчендә үтә.
Гадилә уйларыннан арынырга теләп кабат бакчага чыкты. Анда гаиләләренең нык, парлы һәм бәхетле чагында утырткан исемле миләшләр янына килде. Бик озак сөйләште алар белән, берәм-берәм барып сыйпады, башын салып көч алырга тырышты. Шул чагында бар зарлары, әрнүләре чайкалып түгелде. Агачлар да аның хәленә кергән сыман шаулаудан ук туктап, тын калдылар. Ана шулчагында көчле, нык булырга, улын исән килеш күрәсенә ышаныч белән яшәргә үзенә сүз бирде. Ул көннәр киләчәк, һичшиксез киләчәк, әни күңеле сизгер ул...
Ләйлә Искәндәрова.
Комментарийлар