16+

Улының эчүе өчен киленен гаепләде ул

- Тормыш терәлде, сеңелем, яшәрлек калмады. Нишләргә? Бүгенге көнем, хәтта бер минутым узмый башлады. Кичкә керергә, хәтта иртән уянырга куркам. Нинди чара күрергә? Тормышны ничек дәвам итәргә? Кая гына барып карамадым бит инде...

Улының эчүе өчен киленен гаепләде ул

- Тормыш терәлде, сеңелем, яшәрлек калмады. Нишләргә? Бүгенге көнем, хәтта бер минутым узмый башлады. Кичкә керергә, хәтта иртән уянырга куркам. Нинди чара күрергә? Тормышны ничек дәвам итәргә? Кая гына барып карамадым бит инде...

Каршыма кереп утырган Өммегөлсем сөйләде дә, сөйләде. Аның чынлап та вакытны сузасы килде бугай. Өенә кайтырга теләмәде. Автобустан калу турында да уйламады. 

Өммегөлсем районның 30 чакрым ераклыктагы авылыннан. Бер кат иртәнге эшләрне караштырганнан соң, иртәнге автобуска утырып юлга чыккан. Зарын сөйләп эчен бушатыр, азмы-күпме җиңеләер өчен килгән. Тыңлаучы барда, зарлары ярларыннан тулып ташып чыга:

– Бөтен ышаныч сездә генә. Языгыз әле иремне куркытып. Бик каты эчә. Бер көн айныганы юк. Эчеп кенә калса бер хәл иде, авызына аракы керү белән өйдә тынычлык бетә. Эчә дә, минем өскә ташлана. Куркытып языгыз әле, зинһар. Ул сезне укый, бәлки, аңлар..., – дип сөйләде дә, сөйләде апа. 

Әй, бу хатын-кызның беркатлылыгы, түземлеге, сабырлыгы. Шулай булмаса, мәңге яшәп тә, ирләрне гафу итеп тә, хәтта кияүгә чыгып башкарып та булмас иде дип уйладым мин. Ни өчен соң, үзеңне ашаткан, тәрбияләгән, киемнәреңне юган, иң зур байлык – балалар бүләк иткән хатын-кызга йодрык белән ташланырга, ни өчен аны мыскыл итәргә, мәсхәрәләргә кирәк? Ник соң шул исерткечләрне гаиләләреннән дә өстен куялар. Кешелеклелекне, яратуны, хөрмәтне, ышанычны, өметне сатып эчәләр?! Яхшылыкка начарлык белән җавап бирә ир-ат? Юкса, бераз гына булса да кыенлык килсә, үзләренә таянырга, җылы эзләргә хатын-кыз кирәк. Таянырга үз яры кирәк. 

... Өммегөлсем – күрше республика кызы. Уку йортыннан авылга көзге урып-җыю эшләрендә катнашырга килгән җирдән килен булып калган. Фариз исә әнисенең бердәнбер шатлыгы. Иркәләнеп кенә үскән. Артык авыр эшләргә кушылмаган. Әнисе аны үзеннән дә катырак яратып үстергән. 

Фаризга 3 яшь булган чакта әтисе суга батып үлә. Әлеге дә баягы шул исерткечләр белән мавыккан хәлдә. Сабантуй бәйрәмен яхшы гына юганнан соң, дуслары белән су коенырга барган җирдән үле гәүдәсен кайтаралар аның. Әнисе каенана-каената янында калырга теләмичә үз авылына әти-әнисе янына кайтып китә. Бала гаиләдә бик кадерле булып үсә. Шушы өч ел эчендә ир белән торуның ни икәнен аңлаган, тормыш итү бал да, май булмавын төшенгән  хатын башка кияүгә чыгарга теләми. Фариз да дәү әти-дәү әнисе янында нәүмизлек күрми. Хатынга да үз өендә кыен түгел.  Тик менә әтисенең эчәргә ярату сыйфаты күчкәнме, әллә инде артык иркә, тормышка яраксыз булып үскәнме, аның башкача яшәргә теләге дә, айныйм дигән өмете дә юк. Бәлки үзенә кыен түгелдер, көннәре-төннәре “тизрәк“ узадыр да, өйдәге юклык, эшләр күренмидер, тик менә гаиләсе газап чигә...

Өммегөлсем Фариз белән ындыр табагында таныша. Башка дуслары эшләр бетүгә калага ашыкса, укуда бик уе булмаган кыз, алдын-артын уйлап тормыйча, Фаризга кияүгә чыгып кала. Бу вакытта егет әнисе белән генә яши, өлкәннәр инде вафат була. Аз гына калада калу теләге булса да, бу адымны ясагаман булыр иде яшь кыз. Чын авыл баласы шул ул. Аңа иркенлек кирәк, хәрәкәт кирәк. Туган йорты белән ара ераклыгын да уйлап бетермәгән. Аларны хәзер генә, яшәп арыгач кына аңлаган. 

Ул чор өчен зур гына йортта тормышларын башлап җибәрәләр алар. Яшь вакытта ирнең бик ватылып эшләмәве дә, салгаларга яратуы да сизелми. Мөгаен, аңа Өммегөлсем яшьлеге белән игътибар бирми. Бер-бер артлы биш кызлары туа. Тормыш арбасы һәм балаларны карау хатын өстенә йөкләнә.

— Ничек түзелгән, белмим. Ярты сәгать йокламыйча фермага киткән көннәр рәттән иде. Каенана шулай ук фермада эшләде. Иртән торасым бар дип иртә ятар иде. Бер генә тапкыр да, бер генә баламны кулымнан алып булышканын да хәтерләмим. Элек балалар белән йокы булмаган, хәзер менә исерек ир йоклатмый. Ярый әле балаларым кызлар булган. Малай булса, шул атасы каны күчәр иде. Аллага шөкер, балаларым игелекле, хөрмәт итә беләләр. Кыенлык күреп, тынычлыкка сусап үскәнгәдер иде. Үзара да дуслар. Аларга сүзем юк. Бөтен шатлыгым да, зарымны оныттыручым да алар, – дип эчен бушата ул. 

– Яз әле, сеңлем, яз әле, куркытып, оялтып яз әле, – дип җөмлә саен кабатлый. 
Газета битенә чыгудан куркырлык, халыктан оялырлык булса, буй җиткән балаларыннан да оялыр, аларга ата була белер иде бит ул. Кызлар инде үскән, туган йортларын калдырып калага киткәннәр. Алар да әниләре өчен бик борчылалар һәм аның язмышын кабатлаудан куркып кияүгә чыгарга ашыкмыйлар икән. 
Өммегөлсем ихата тутырып терлекләр асрый. Ничек тә яшәргә, тормышны сөйрәп барырга тырыша, чөнки балаларын кеше итәсе, аларга азмы-күпме булышасы килә. Ирнең генә бернидә дә гаме юк. Иртән торып баш төзәтсә, шул җиткән. 

– Бәлки дин юлына тартып караргадыр. Үзе дә әрәм була, сезнең дә сәламәтлекне юкка чыгара бит. Бәлки милициягә барырсыз, – дим хатынны чын күңелдән жәлләп. 

– Инде кулланмаган чара калмады. Без барган әби-бабайлар саны чутсыз. Кайсы бозык ди, кайсы башы белән бәрелгән ди. Һәркайсы үз дәвасын бирә, котылу юлларын өйрәтә. Күпме акча түктек. Тирә-юньдә мин белешмәгән кеше калмады. Айныткычларда да булдык. Игъланнар буенча барып, ярты бозау акчасын түләп кайттык. Булмаса, булмый икән. Кайткан көнне үк бездән качып эчә яки ачыктан-ачык ярты таптыра. Авырумы бу, нәселдән килгән чирме, бозыммы, каргышмы, – башка уйларлык та, аңларлык та хәлем калмады. Көннән-көн тормышым тәмугъка әйләнә бара. Алладан да, мулладан да курыкмый. Милициягә озатудан да файда юк. Аннан кайту белән тагын да котыра. Инде үзем авыруга әйләндем, – ди хатын әрни-әрни. 

Дәвалаучы әбиләрнең берсенә баргач, Фаризга: “Син бит бик каты егылгансың. Аяк астында зәһмәтле җир булган. Эчүең шуннан. Ләкин гомерең озын күренә. Яшисең әле син, – дип әйтеп кайтаралар. Эчкән килеш баскычтан егылуын ир үзе хәтерләмәсә дә, хатын шунда тотып кала алмавы өчен үзен гаепле санап, дәвалауга керешә. Ни дисәң дә, тормышта сайлап алган яры бит. Ирсез дә яшәве җиңел булмас иде!  Атнага дүрт тапкыр 70 чакрым ераклыктагы авылга әби әйткән барлык азык-төлекне төяп өшкертергә йөри алар. Барлык алтыннарын сатып бетерә. Ә әбинең үзләрен акча эшләү колы итеп куллануын аңа соңрак аңлаталар. Ышанып йөрүчеләр бер алар гына булмый. Капка төбендә тагын бер гаилә белән очрашып, нәкъ шул сүзләрне ишеткәч, кул селти ул. Ничә тапкырлар барып, чын күңелдән ышанып кайтуы өчен үзен битәрли. Чөнки алып киләсе азык-төлекләр исемлегендә ярты да була. Әби юлда ук эчә башларга әйтеп чыгарып җибәрә. Өенә салмыш кайтып кергән ир, әлеге исерткечләрнең ирне костыра башлавын көтә-көтә хатын тагын бер атна шешә ташый. Ир рәхәтләнеп эчә һәм тагын әбигә юнәләләр. Ярты елдан соң, яңа танышы белән сөйләшкәннән соң гына хатын аңына килеп, дәвалауга барудан туктый. Тормышындагы һәр ялгышка анализ ясарга ачы тәҗрибә өйрәткән аны. Кызларга да үз ялгышларыннан чыгып киңәшләр бирергә тырыша. “Исән чакта әйтеп калыйм әле“, – дип тә куя. 

Өммегөлсемнең йокысыз төннәре, тынычлык күрми яшәве эзсез узмаган. Аның инде сәламәтлеге нык какшаган. Дарулар белән генә яшәве, инде тынычлык була калса да, төннәрен йоклый алмавы турында да сөйләде ул. Аның хәсрәте, чарасызлыгы йөзенә, күзләренә язылган. Вакытыннан алда маңгаена җыерчыклар сызылган, авыр эштән куллары тупасланган. Ни өчен бар тормышын исереккә багышлаган, бер дә котылу, каядыр китеп урнашу турында да уйлый белмәгән. Бу сорауга ул үзе дә җавап таба алмый. Күрәсең, авылдагы яхшы түгел дигән уйлар, әти-әнисен борчыйсы килмәү, аерылган исемен алу аңа юл куймаган. Бүген булмаса иртәгә айныр дигән уе бүген дә юк түгел.

Фаризның әле әнисе дә исән икән. Ул да килен яклы түгел. Тормышта бик күпне күрсә дә, авыр хезмәт белән ватылса да, ир кыерсытуларын бик аз татыган ана кеше, билгеле инде, килен яклы түгел. Улының эчүе, тормышта түбән тәгәрәве өчен ул Өммегөлсемне гаепли. 

Тормыш хатын-кыз эткән белән генә алга артык шуа алмый шул. Аны артка сөйрәргә көч куючылар булганда бигрәк тә. Бүген кая кунасын, башына нәрсә очасын да белмәгән килеш Өммөгөлсем кайтыр юлга кузгалды. Аяклары авырлык белән атласа да, кайтмый хәле юк. Сыеныр оясы шунда бит... 

Ләйлә Искәндәрова
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

21

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Эй бу апаны бигрэклэр дэ жэллэдем, мескенкэй, ХОДАЙ хэерле ягын бирсен иде инде!!!

    Мөһим

    loading