16+

Яратышканда, ләззәткә бирелмәгез!

Бу хәлне газетага язарга оят булса да, башкаларга гыйбрәт булсын дип бәян итәргә булдым.

Яратышканда, ләззәткә бирелмәгез!

Бу хәлне газетага язарга оят булса да, башкаларга гыйбрәт булсын дип бәян итәргә булдым.

Миңа – 29 яшь. Бер тапкыр да кияүдә булмадым һәм кияүгә чыгу теләге юк та. Гомер буе ир көен көйләп яшисем килми. Бер атаклы артист әйтмешли, ирле дә булмадым, ирсез дә тормадым. Тормышымда бик күп егетләр белән очрашып йөрдем. Әле дә ялгыз торганым юк, әле берсе, әле икенчесе чыгып кына тора. Иң мөһиме – акчасын бирәләр, кирәк әйберемне алалар, чәчәкләр ташыйлар, күңелемне күрәләр. Рәхәт бит! Шулай булгач, нигә кияүгә чыгарга? Ә баланы мин ирсез дә алып кайта алам. Әмма бераз соңрак...

Сүз башым башка иде бит әле. Хәзерге вакытта Илдар исемле бик чибәр, акыллы егет белән очрашып йөрим. Бер текә оешмада җитәкче булып эшли. Эше җаваплы булгач, очрашулар сирәк татый. Ләкин ул очрашуларның нинди рәхәт булуын белсәгез! Яратышып, сөешеп туя алмыйбыз.

Җенси мөнәсәбәткә кергәндә, гел сакланам. Бу юлы да Илдар белән йоклаганда, презерватив кулландык. Инде тәмам ләззәтләндек, туйганчы яратыштык дигәндә генә презервативның юкка чыгуы ачыкланды. Юк кына бит! Аңлагансыздыр инде, саклану чарасы минем эчтә калган. Инде нишләргә? Мондый хәлнең гомердә булганы юк иде. Куркыта башлады...

Илдар мине шундук түләүле клиникага илтеп куйды. Башта бу хәлне гинекологка ничек аңлатырга белмәдем. Шулкадәр оят иде. Ләкин табиб: “Борчылмагыз, мондый әйбер белән бик еш мөрәҗәгать итәләр. Сез беренчесе дә, соңгысы да түгел”, - дигәч күңелгә җылы керде. Һәм презервативны ике секундта тартып та чыгарды. Сизми дә калдым. 

Шулай да була икән. Ләззәткә, рәхәткә бирелеп онытылып китә күрмәгез, кызлар! Сак булыгыз! 

Фото: pixabay.com

Ләйсән, Казан

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading