Әлмәт районының Урсалабаш авылында яшәүче Хәдия апа Җәббарованың нигезе инде чүгеп килә.
Гомер узып барганда күлмәк кенә тузып калмый икән, ди ул. Балалары җыелышып, уртак өмәгә керешкәннәр, йортның түр ягындагы нигезләрен ныгыталар, берочтан идән такталарын да күтәртеп җәймәкчеләр. Хәдия апа, мәшәкатьләнмәгез әле дип, карышса да күндергәннәр.
Тормыш – агымсу
Әниләре исән чагында аңа игелек кылып, рәхәт күрсәтәсе килүләренә күңел сөенә. Җилкәсенә саллы гомер биштәре аскан анага борчу белмичә, кайгы күрмичә озак яшәргә язсын иде. Хәдия апа, балалары кушты дип кенә тик тора беләмени! Көнаралаш ипи сала! Аны чираттан балаларына биреп җибәрә, күрше-күләнгә авыз иттерә. Капкадан килеп керешкә бәреп еккан ипи исенә исерердәй булып ишек шакуыма да җавабы бер иде аның:
– Әйдә, бәбкәм, хәзер мичтән ипием чыга, уңды кебек, тиз кабарып менде. Сүзеңне чәй эчкәч сөйләрсең, – дип, ул мине ияртә үк керде.
Ә өйдә безнең балачак исе! Бүген ялгызы гомер иткән әбекәйнең элеккеге тормыш ямен тансыклавына күпереп пешкән ипекәйләре дәлил.
– 42 яшемдә тол калдым. Балалар кул арасына керердәйләр иде дә, аларны аякка бастыруы берүземә калды шул... Заһид абыегыз эшкә нык иде, мәрхүм. Тимерче булып эшләгән җиреннән, син булдырасың дип, бригадир да, завферма да иттеләр. Тимер кыйнаган ир эш рәтен белмиме соң! Тел-теш тидерерлек итмәде, өйгә кайтып кермәсә кермәде – эшендә тәртип иде, авыл халкы белә, – ди Хәдия апа.
Заһид абыйны яратып гомер итсә дә, кияүгә ул димләп чыга. Үзеннән 10 яшькә олырак егеткә кодалауларына артык карышмый гына ризалаша. Никах табынында беренче мәртәбә күрешәләр.
– Ике авыл арасы 20 чакрымлап, заманына күрә туйлап алып кайттылар. Мамык мендәргә бастырып, кабул иттеләр. Кайнатам мәрхүм иде, кайнанам белән яшәдек... Күпкә түзелде. Заһидтан соң да әнкәй белән 17 ел тордык, балаларны да икәү тәрбияләдек. Мин гел эштә идем, әнкәй өйдәгесен барлап торды. Тормыш агымсу икән, сизелми дә үтеп китә, – ди Хәдия апа.
Гомер юлының күп өлеше инде үтелсә дә, күңеле тулы хатирәләр: яшьлеге, авырлыгы, күтәргесез сынаулары кайчак исенә төшә дә шул елларда янә яшәп алгандай итә. Бер күрмәгән егетне яр иткән көне дә аермачык хәтерендә – килен булып төшкәч, дивардагы сурәт аны сискәндерә. Чем кара күзле, түгәрәк йөзле егет белән 5 ел бергә эшләп, аларга бер сыныкны бүлеп ашарга туры килә...
– Кыз булып җитешкәч, Чиләбегә эшкә җибәрделәр. Вагонда яшәдек. Эше авыр булса да түздек. Шунда бер егет гел ярдәм итә иде. Мин аңа әле абый дип йөрдем. Менә шул абый дигәнем – Рамазан исемле, Заһидның бертуган энесе булып чыкмасынмы! – дип елмая әбекәй.
“5 көн ятты да...”
Җиргә тезләнгән тормыш каршы алса да бирешмиләр. Икәү үргән бәхет оясында итәк тулы балалар үстерәләр.
– Матур яшәдек, икебезнең арасы беркайчан бозылмады. Әйткәләшүләр була иде, анысы кемнән калган аның? Бүген тузынасың, күп тә үтми дуслашасың. Шулай бер көйгә генә яшәсәк бик риза идем дә, бәхетемнән әҗәл аерды. Заһид 52 яшендә җәй уртасында үлеп китте. Трактор белән урманга барган иде, печәнгә. Тирләп эшләгәндер инде, кайтканда траткордан төшеп, чишмә кырыена ятып су эчкән. Ул чишмәнең суы бик салкын, тешләр куырылып килерлек әле дә. Заһидның әле авырайгач та хастаханәгә илттек. Әле карыша, кем салкын тидереп авыртмый ди, үзе гыжлый, сулый да алмый бичара. Хастаханәдә 5 кенә көн ятты да, өзелде дә. Мин аны кайтыр инде, хәлләре тернәкләнүгә таба бара дигәндә... Бер үкенечем калды, Заһидны киендереп, табут белән күмдек. Сәвит еллары бит, чеп-чи татар авылында, нәселебез, тамырларыбыз белән мөселманнар була торып! – ди әңгәмәдәшем.
Эш болай була. Заһид абый, коммунист булу сәбәпле, гел партия җыелышларына чакырыла. Ә анда кануннар үзгә... Менә шул харап итә дә.
– “Карышсаң да, ул синең кеше түгел, партиянеке, чын коммунист бит Заһид! Үзебезчә – киендереп күмәбез, шымыңны да чыгарма”, – диде партком җитәкчесе килеп. Хәлләрем авыр, хәсрәтле чагым, аның белән тарткалашып тормадым. Ихтыярыгыз, дидем. Заһитым табутта ята... Аллаһыга мәгълүм, бүтән заман иде бит, кеше кешеләре булып гомер иттек, – ди Хәдия апа.
Менә шуннан соң тормыш аның җилкәсенә өелеп кала. Фермада сыер сауган, соңрак бозаулар караган ханымны, бил тураймас хезмәтенә түзә дә...
– Иң яманы, кеше сүзен күтәрү. Заһитым үлеп, ике атна да үтмәде: “Син биш баланы үзең генә тәрбияли амыйсың”, – дип каныктылар. Ул сүзне кем килеп әйтте диген әле? Авыл җирлеге башлыгы! Кемгә дә булса кияүгә димләве икәнлеген аңладым бит моның. “Мин, әгәр дә хатыны үлсә, райком башлыгына гына хатынлыкка барам, башкалар тиң түгел миңа!” – дигәнемне сизми дә калдым. Шуннан соң минем якка борылып та карамады бу. Үстердем балаларымны да! Берсе дә шәһәргә китеп урнашмады, тирә-күрше авылларда гомер итәләр, биек өйләр җиткерделәр – урамда яшәмиләр. Минем өй сыерчык оясыныкы хәтле булганга карамагыз, әле берсе, әле икенчесе үзләренә чакырып тилмертә. Мин бирешмәгәч, чарасызлыктан төп нигезне ныгытырга керештеләр. Китсәм, монысының ишегенә йозак элеп, мине түр башларына гына алып кайтып утырлар иде дә... Үз өемдә – үз көем, дим. 87 яшемә җиткәч, шуны аңладым, олыгайгач та тигезлек кирәк. Бик кирәк. Берүзеңә генә бик күңелсез. Яшьлегемдә эшсез тормадым, күп итеп терлек асрадым, бакчасы дигәндәй, балаларым бар дип икешәр гектар шикәр чөгендере ала идем. Фермадан кайткач, кибет идәне юа идем әле, кышын миченә ягам, утынын үзем ярам! Төнен каравылда торам. Эшләп кеше үлми, сеңлем. Гомергә ипи сатып алмадым, гел үзем пешердем, өйдә ризык пешкәч балалар да тук инде. Сыер асрагач иттән, сөттән өзелмисең. Сугыш еллрында үссәм дә, ачлыкны күрмәдем, әни нык иде, сыер асрады. Әнидән күреп мин дә тол калгач та сыерымны бетермәдем, шуңа тезләнмичә яшәдек, – ди ул.
Комментарийлар