Үз гомеремдә бары тик бер генә кешене өзелеп яраттым. Мин аңа беренче күрүдән үк гашыйк булдым. Бу чын, илаһи мәхәббәт иде. Алты ел буе яраттым, игътибарын көттем, артыннан йөрдем.
Шушы алты ел эчендә ул төрле ирләр белән мөнәсәбәтләр корып карады, ләкин берсе белән дә барып чыкмады. Ә мин һаман аны көттем...
Һәм менә минем урамга да бәйрәм килде. Без очраша башладык. Дөрес, әллә ни озак йөрмәдек. Җиде ай очраштык та, өйләнештек. Ә инде законлы ир белән хатын булгач, тормыш үзгәрде дә куйды. Яраткан хатыным өйдә булганда гел төрек сериалларын карады. Ашарга пешермәде, өйне җыештырмады. Пычракка батып беттек.
Мин туйдым. Барысына да төкереп караган кеше белән яшәүдән туйдым. Үзем генә йоклаудан туйдым. Кешенең мәгънәсезлегеннән тәмам ардым. Алты ел буе йөрәгемдә сакланган мәхәббәтем мизгел эчендә юкка чыкты. Аерылышырга гариза бирдем.
Рафаэль М.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
6
1
Дорес эшлэгэнсез , ящьлек ике килми ул мэгьнэсез Кеше бн яшэгэнче ялгыз яшэвен мен артык,насыйбы чыгар Алла Бирса сезгэ дэ.
0
0
0
0
Медальнын икенче ягы да бар бит, ул карамадыгызмы? Русча эйткэндэ, вторая стороны медали.
0
0