Сирәк-мирәк буталып алса да, зиһене шәп әле аның. Оныкчыкларының исемен бутап, бүген булганны онытса да, яшьлеге турында өзми-куймый көннәр буе сөйли ала. Көнләп, сәгатьләп бар да хәтер сандыгында сакланган, кайберләре дәфтәрләргә язып куелган. Авылның тере тарихы ул.
Хәмдия әбигә 100 яшь тулды. Аз гомер түгел. Бер гасырлык гомер юлы тирән эчтәлекле тормыш китабы язарлык.
Таслап-таслап хатирәләр барларга да сәбәпләр чыгып тора. Менә бәйрәм көнне дә бөтен балалары, онык-оныкчыклары алдында үзенең үткәннәрен барларга кереште ул. Шушы матур тормышны, муллыкны, байлыкны күрә алуы өчен шатлануын да белдерде. Тагын, тагын, тагын да яшисе килә аның. Яшәп соң кем туйсын? Якты дөньяларны калдырып кемнең китәсе килсен? Үзе әйтмешли, җәннәт җимешләре генә ашап торган тормышны бик ярата ул. Барын да, югын да күргән, ачлыгын-ялангачлыгын да татыган буын баласы буларак, бүгенге тормышны бик бәяли. “Муллыгы, тынычлыгы, тырышкан кешегә яшәргә мөмкинлеге бар. Алабута кәтере ашап яшәгән, искене ямап кигән заманнар да бар иде бит. Шул юклык безне чыра яктысында тегәргә дә, чигәргә дә, ямарга да, юкны бар итеп яшәргә дә өйрәтте, – дип сөйли ул.
Тормыш әбигә хәзер бик кадерле. Бар иде бит аның җиргә ятып, тәгәри-тәгәри яшисе килми дип елаган чаклары да. Бар иде югалтудан бәргәләнгән вакытлары да. Узмас кебек вакытлар узган. Алар бик ерак үткәннәрдә калган. Бүген әби тормышыннан бик канәгать. Шулай да йөрәгендә гомер төзәлмәс мәхәббәт һәм югалту ярасының эзе тирән булып мәңгелеккә сакланган.
Әби балачагын бик ачык хәтерләми. Алай иркә-назлар эләгүен дә белми. Ә менә ничек кенә кыен һәм нужалы булса да, яшьлеге күзләрен мәңгелеккә йомганчы хәтерендә сакланачак аның.
Авыр хезмәт, ат яки үгез җигүләр белән бик яшьли очрашып, вакытыннан алда кулларына сөял салынса да, күңел ачарга да, гашыйк булырга да вакытлары булган, күңелләре үскән аларның. Яшь йөрәк ару-талуны белмәгән, күңел могҗизаларга ышанган. Иң күңелле, самими чаклар шул чорда калган...
Зиннәт белән танышкан, түгәрәк уенга йөргән, аулак өйләрдә утырган вакытлар ничек итеп онытылсын ди инде. Бу вакыйгаларны сөйләгәндә әбинең күзләрендә нур балкый. Аны балалар, оныклар, оныкчыклар гына түгел, барлык авыл һәм тирә-як халкы белә. Матур башланып та, матур тәмамлана алмаган мәхәббәт тарихы.
Зиннәт – гармунчы дигән даны еракларга таралган егет. Бар кызлар да аны карату өчен җан атканда, ул бары тик Хәмдия өчен яна-көя. Кыз да битараф булмый. Бик матур пар була алар. Күпме генә очрашсалар да, очрашып туймыйлар, сөйләшеп сүзләре бетми. Егет кичке уеннарда гармунын тотып уртага чыкса, кыз читтән генә сокланып утыра. Насыйбы Зиннәт булуга шатлануын да яшерми. Тик бәхет кояшы гел түгәрәк тормый шул. Кара болытлы көннәр алар бәхетенә киртә була. Әллә үз күзләре тия, әллә чит күзләр?
Җәйге матур кичләрнең берсендә, җитәкләшеп кичке уеннан кайтканда, кинәт кенә каяндыр кара болыт килеп чыга. Ул да түгел күк дөбердәп, яшен яшьнәп яңгыр яварга тотына. Яшьләр кайсы-кая ышыклану, тизрәк кереп качу, кайтып китү ягын карый.
Ә хыялга, моңга бай, табигатькә, тормышка гашыйк, нечкә күңелле Зиннәт яңгыр яуган мизгелләрне аеруча яратканга, сөйгәне Хәмдияне җитәкли дә, акрын генә болынлыктан авыл ягына таба атлый. Эре-эре яңгырлар аларның битләрен юа, санаулы минутлар эчендә бөтен өсләре юешләнеп, су ага башлый. Күкне урталай бүлеп ялтыраган яшен утларыннан Хәмдия курыкса да, егет алдында сер бирәсе килмичә, аның артыннан бара. Тора-бара салмак адымнар тизләнә, ахыр чиктә йөгерә үк башлыйлар. Авылга кайтып җитәргә аз гына ара калгач, егет кызның кулын ычкындыра да, җиргә егыла. Кыз башта аңа барып каплана. Аннан ярдәм сорап авыл башындагы йортка чаба. Тик... барысы да файдасыз. Көзгә кавышабыз дип татлы хыяллар белән янган яшьләрне әнә шулай бәхетсезлек очрагы аера. Мизгел эчендә бар хыяллар чәлпәрәмә килә.
– Ул кичне болыт арасыннан чыгып, күкне урталай бүлеп төшкән яшен чаткылары гомер буе күз алдымнан китмәде. Күк күкрәгән тавыш ишетсәм дә, бөтен җаным калтырый башлый иде. Яңгыр яуган көннәрдә мин телсез дә, хәлсез дә калам. Бу хәзер дә шулай. Табигатьнең һәр фасылын яратырга тиеш булсам да, Зиннәтсез җәйләргә бик авырлык белән керәм шул. Мин аны гомерем буе исемнән чыгармадым. Аның якты исемен балаларым да белә. Хәтта бер оныгым аның исемен йөртә. Минем бәхетсез сөю корбаны булуымны ирем дә белә иде. Көнләшү дигән чит хис тә арабызга керде. Шулай да, шөкер, Ходай биргәнне гомерләдем. Бүгенгем бик бәхетле, – дип тормыш йомгагын сүтә әби.
Ачы югалту белән очрашкан яшь кызны юатырга теләүчеләр: “Яшеннән калган кеше 100 яшькә җитә дип әйтәләр. Озын гомерле булырсың, кызым. Ходай яраткан бәндәләрен генә сындырып сыный. Бәхетең алдадыр. Үзеңне кулга ал, Зиннәтең өчен дә яшә. Ул сине күкләрдән күзәтеп торыр”, – дип юаталар.
Ул вакытта яшәү турында бөтенләй дә хыялланмаган, Зиннәттән мәңгелеккә аерылуы белән килешә алмаган кыз: “Яшисем килми. Нигә миңа озын гомер. Шул гомер янында бәхете дә булмагач. Бер кителгән бәхетле киләчәкнең азагы да шул булыр инде”, – дип бәргәләнә.
20 яшендә беренче тапкыр зур кайгы белән очрашкан кыз бик озак аякка баса алмый интегә. Тормышның ямен күрә башлар өчен шактый вакыт кирәк була. Кич чыгу, шаяру-көлү түгел, хәтта җырлар тыңламаска әверелә. Гармун тавышы ишетсә, Зиннәте күз алдына килеп баса. “Ялгыз көймә”не бик яратып моңланган егет бердәнбер өзелеп сөйгән ярын – мәхәббәтен дә нәкъ менә ялгыз көймә хәлендә тормыш дулкыннары белән ялгызы көрәшергә ташлап калдырган кебек тоела.
Хәмдияне бик соңлап кына бер баласы белән ялгыз калган авылдашы Шаһиәхмәткә димләп кияүгә бирәләр. Әти-әнисе сүзенә каршы килә алмаганга гына тормыш корып җибәрә ул. Зиннәттән башка бәхетле була алмаячакмын дигән уйлар белән башланган тормышта киләчәк өчен көрәш башлана.
Чит йортка ияләшү, Шаһиәхмәтнең баласын якын итәргә тырышу, ирен санларга өйрәнү, кирегә юл юк икәнлеккә үзен ышандыру... Болар барысы да инде үткәндә калган. Хатынның зур йөрәгенә барысы-барысы да сыйган. Йортка ямь өстәп балалар туган. Алар Хәмдиягә үзен кулга алып, басылып тормыш йөген тартырга сәбәп булган. Шаһиәхмәте генә: “Баламны сыендырдың, рәхмәт”, – диясе урында, башка ирләрдән түгел, нәкъ тә Зиннәттән көнләшеп ярасын кузгаткан, йөрәгенә тоз салган. Чөнки кемнән генә сорасаң да, ярәшеп тә бергә була алмый калган парлар турында белә. Шаһиәхмәт тә хәбәрдар. Бу исем йортта көндез дә, кичен дә еш яңгырый. Бигрәк тә ирнең салып кайткан көннәрендә. Сабыр ханым балалар дия-дия, аларның үсеп, кул арасына керүен көтә-көтә гомер елларын ваклаган. Балалары сау-сәламәт булгач, аларның тупырдап үсү бәхетен татыгач, Хәмдия дә үзен бәхетсезгә санамаган. Аларның уртак дүрт балалары туып, барлыгы биш балага тәрбия биргәннәр. Балалар синеке-минеке дип аерылмаган. Бүген дә йорт тутырып кайталар, оныклар, оныкчыклар да биредә еш кунак. Иң мөһиме – алар бар да исән-сау! Инде үзләре өлкән яшьтә булсалар да, әни дип эндәшү бәхетен тоеп яшиләр.
Кызганыч, Шаһиәхмәт абзый гына карчыгы белән тигез картлык кичерә алмаган. Ул моннан 25 ел элек авырып гүр иясе булган. Балаларны урнаштырып бетереп, оныклар сөеп, тормышта үзләре өчен яши башлагач кына Хәмдия әбигә кабат югалтулар белән очрашырга туры килгән. Баштарак үзе генә яшәсә дә, хәзер аның янына олы улы – Шаһиәхмәтнең баласы гаиләсе белән күченеп кайткан. Үги баланы үз баласы кебек тәбрияләгән Ана бүген аның игелеген күрә.
Хәмдия әби көннәрен әнә шулай истәлекләр барлап үткәрә. Кулына тәсбихын ала да барлык якыннарына озын гомер теләп догалар кыла, ул да түгел җырлар суза. Ә җырларында һаман да яшьлеген сагыну чагылыш таба.
– Әйдә, яшьлегем дип бер җыр сузыйк әле, – ди ул.
Гомер көзләрендә дә яшь күңелле булып кала белгән, үзенең акыллы булуы белән бүгенге бәхетле тормышына ирешкән йөзьяшәр әбигә сокланырга гына кала.
Ләйлә Шиһабиева.
Фото: freepik.com
Комментарийлар