16+

Без күзәтү астында үстек

Олыгайсам да, балалар белән аралашып яшим. Аларга карап үземнең еракта калган балачагымны, үсмер елларымны искә алам һәм сагынам. Мин авыл малае. Авыл җирендә үскән һәр бала - малаймы ул, кызмы - йомыш үтәүче. Авылда бу тәрбия мәктәбе. Йомышны без әби-бабайларның, өлкән яшьтәгеләрнең соравын, үтенечен, гозерен үтәү дип белә идек. Мондый...

Без күзәтү астында үстек

Олыгайсам да, балалар белән аралашып яшим. Аларга карап үземнең еракта калган балачагымны, үсмер елларымны искә алам һәм сагынам. Мин авыл малае. Авыл җирендә үскән һәр бала - малаймы ул, кызмы - йомыш үтәүче. Авылда бу тәрбия мәктәбе. Йомышны без әби-бабайларның, өлкән яшьтәгеләрнең соравын, үтенечен, гозерен үтәү дип белә идек. Мондый...

Олыгайсам да, балалар белән аралашып яшим. Аларга карап үземнең еракта калган балачагымны, үсмер елларымны искә алам һәм сагынам.
Мин авыл малае. Авыл җирендә үскән һәр бала - малаймы ул, кызмы - йомыш үтәүче. Авылда бу тәрбия мәктәбе. Йомышны без әби-бабайларның, өлкән яшьтәгеләрнең соравын, үтенечен, гозерен үтәү дип белә идек. Мондый очраклар, гадәттә, җылы җәй көннәрендә күбрәк була торган иде. Әти-әниләр көннәр буе кырда, колхоз эшендә. Авылда, өйдә карт-корылар һәм мәктәп балалары гына. Балалар җәйге каникулда. Урамнарда, өй буйларында шау-гөр киләләр. Әби-бабайларның йомышлары булса, бу балалар шундук ярдәм итәләр. Урам каршындагы болынлыкта, таллык буенда бәйләп куйган бозауга су эчереп килергә кирәк. Бавына уралып, буылып ятмыймы, аны да карап киләсе бар. Бакча капкасы ачык калмаганмы, бакчага мал-туар кермәгәнме... Кибеткә барып, вак-төяк әйбер алып кайту да йомыш. Кыз балалар, гадәттә, әбиләргә көянтә-чиләк белән коедан су алып кайтып бирәләр иде. Ул йомышлар авыр түгел, көч җитәрлек, без аларны тырышып үти идек. Әби-бабайлар рәхмәтләрен әйтеп, безнең кем баласы икәнебезне дә сорашып белеп калалар иде. Бу без күзәтү астында үстек дигәнне аңлата.
11 яшьлек чагымда бер йомыш үтәгәнем истә әле. Минем 5 нче сыйныфта Барҗыда укыган чак. Ул авыл бездән 5 чакрым ераклыкта. Җиңги шул авылга тормышка чыккан апасын һәм җизнәсен Сабан туена кунакка чакыру йомышын кушты. Адресын да өйрәтте. Мин теге апаларны табып, чакыру хәбәрен җиткердем. Апа тиз генә бер җамаяк ботка пешереп, мине сыйлап чыгарды. Шушы ботканың тәме әле дә авызымда саклана кебек. Ул елларда әле алабута ипиенә дә туймый идек. Миңа ул онытылмас йомышны кушучы Рәйсә апа Шәймөхәммәтова 80 яшен тутырып, Әгерҗе районы Ямурза авылында яши. Мин йомышчы малайга да инде 72 яшь.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading