16+

Чын байлык сары алтынмы?

Сараннар барысы да бер-берсенә бер тамчы су кебек охшаш була. Бир дигәнне ишетмичә, мә дигәнгә генә борылып караучылар алар. Хәер, заман безне барыбызны да акча санарга өйрәтте өйрәтүен. Җәелеп китеп тик торганнан гына бүләк тә өләшмибез, кеше дә сыйламыйбыз. Барыбызның да бармак үзебезгә таба кәкре. Монысы инде чарасызлыктан, акчасызлыктан да...

Чын байлык сары алтынмы?

Сараннар барысы да бер-берсенә бер тамчы су кебек охшаш була. Бир дигәнне ишетмичә, мә дигәнгә генә борылып караучылар алар. Хәер, заман безне барыбызны да акча санарга өйрәтте өйрәтүен. Җәелеп китеп тик торганнан гына бүләк тә өләшмибез, кеше дә сыйламыйбыз. Барыбызның да бармак үзебезгә таба кәкре. Монысы инде чарасызлыктан, акчасызлыктан да...

Сараннар барысы да бер-берсенә бер тамчы су кебек охшаш була. Бир дигәнне ишетмичә, мә дигәнгә генә борылып караучылар алар.
Хәер, заман безне барыбызны да акча санарга өйрәтте өйрәтүен. Җәелеп китеп тик торганнан гына бүләк тә өләшмибез, кеше дә сыйламыйбыз. Барыбызның да бармак үзебезгә таба кәкре. Монысы инде чарасызлыктан, акчасызлыктан да буладыр. Кешене саран дип гаепләрлек сәбәп тә түгелдер. Бары тик саранлыклары хроник авыруга әйләнгән, туганнары, якыннары хакын хисапламыйча яшәүче бәндәләр генә кайчакларда шаккатыра.
Бала вакытымда миңа сабак булган бер вакыйганы искә төшереп үтәсем килә. Шәһәрдә яшәүче туганнарыбызга җәен бер, кышын бер кунакка алып баралар иде безне. Кыш көне Яңа ел бәйрәменә куелган биек чыршыны күрергә булса, җәй көне шәһәр читендәге бакчаларын карарга бара идек. Бер елны җәй баруыбыз виктория өлгергән чакка туры килде. Мин балалыгым беләндерме, әллә тик тормасрак булгангамы, түтәлдә кып-кызыл булып пешеп утырган җиләккә үрелдем. Шул чакны хуҗа хатын чәпелдәтеп кулыма китереп сукмасынмы! Нәрсә булганын абайламый да калдым. Кулымдагы җиләк түтәл арасындагы сукмакка тәгәрәде. Елаганымны хәтерләмим, кулның авыртып әрнегәне истә дә, бакча капкасыннан йөгереп чыгып китәсе килгәнем истә. Бала кеше кайдан белсен инде хуҗабикәнең саран Әминә икәнен. Ул туганнарыбызга бүтән бер дә бармадым. Үзләре безгә кайтса, мич аралыгына кереп кача идем, әйтерсең мин әйбер урлап тотылган ата бур. Шул вакыйгадан соң виктория җиләген дә сөймәс булдым. Ярар, саран да булсыннар инде, тик бала кешегә ник сугарга? Бер виктория белән баеп китәме ул? Байый алмадылар алар анысы, саранлыклары булышмады. Киресенчә, күңелсезлекләр килеп чыгып, бик күп акчаларын җилгә очырдылар.
...Казанда укырга кереп йөргән чакта тулай торакның бер бүлмәсендә дүрт кыз яшәдек. Арабыздан берсе колхоз рәисе кызы иде. Өйдән алып килгән бар әйберне дә бер-ике көн эчендә уртак итеп ашадык. Берзаман рәис кызы ярты литр балы өчен бездән акча җыя башламасынмы! Калган өчебезнең күзләре маңгайга менгән иде шул чакта. Еллар узды. Егерме биш елдан соң группа белән очрашуга җыелдык. Ашау-эчү мәсьәләсе кузгалды. Шомараклар, бәйрәмнәргә ешрак йөрүчеләр бу эшне үз өсләренә алды. Беренче булып сумкасыннан блокнот белән ручкасын тагын шул «перси» кызы тартып чыгарды. Янәсе, һәр алган әйбернең бәясен язып барачак икән. Артып калырлык итеп алмаска дип тә кисәтү ясады. Егерме биш елдан соң сагынышып очрашкан минутларның ямен җибәрә язды теге. Ләкин без дә кызыл авызлы абитуриентлар түгел шул аның кубызына биергә. Мин: «Нәрсә Гөлфирә, һаман тиеннәр исәплисеңмени?» - дигәнемне сизми дә калдым. Оялып, кызарып китте үзе дә. Ручка белән блокнотын әкрен генә сумкасына шудырды. Чир китә, гадәт кала, ди бит халык. Очрашуга килеп, бар дөньяны онытып, рәхәтләнеп сөйләшеп, биеп-җырлап, күңел ачып, егерме биш ел буена җыелган тузаннарыңны туздырып кайтасы урынга, блокнотыңа бер килограмм алманың күпме торганын язып утыр, имеш. Бик кызык та, кызганыч та.
Мондый мисалларны берне түгел, икене, икене түгел, йөзне дә китереп була. Ләкин эш анда түгел бит, егетләр. Тормышның асылын аңлатып булмый бит андый кешеләргә. Аңлата башласаң, сөйләшүнең рәте, яме китә. Артык гадиләнеп, әйберне уңга-сулга өләшеп яшәү дә дөрес түгел анысы. Әбиләренә буш кул белән хәл белергә килүчеләр, акча бетә дип, әти-әниләре янына һәм, киресенчә, балалары янына бармаучылар да бихисап бит арабызда. Кыскасы, булган чакта бүредәй, булмаганда шүредәй дип яшәмичә, алтын урталыкны табу кирәк. Чын байлык акча да түгел, сары алтын да түгел, ә кешенең үзе, аның сәламәтлеге, аның башкарган һәм башкарасы эшләре икәнлеген аңлап, артык комарланмыйча яшәсәк иде бу якты дөньяларда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading