Элек автовокзал янында вакытлыча фатирда торганда елга портына бик еш бара идек без. Балалар белән һава сулау, роликлы тимераякта, велосипедта йөрү өчен су буе иң кулай урын кебек тоела иде миңа.
Өстәвенә, нинди матурлык биредә: җәен бар җирдә яшеллек, елга порты яны төрле төстәге чәчәкләргә күмелә, аяз күк йөзе,акчарлаклар оча, елгадан җылы җил исә, ара-тирә, үтеп баручы теплоходлар туктый. Анда музыка тавышы, туристлар портка чыгып ял итә, якын-тирәдәге кафеларга чыгып тамак ялгый, Казан истәлекләре - сувенирлар алып китә.Шул чакларны искә алып, бу юлы да елга портына барып килергә булдык.
Бирегә ике еллап килгән юк иде инде. Портка килеп җитүгә үк кешенең аз булуын сиздек. Мөгаен, әле кеше эшеннән арына алмыйдыр, вакыты таррактыр, су юлы буйлап сәяхәт сезоны да тулысынча ачылып җитмәгәндер әле, дисәм, эчкәрәк узгач, башкачарак уйлый башладым. Әллә Казан халкының бирегә килмәвенең сәбәбе башкадамы?! Елга портын биек тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алганнар. Ни өчен икәнен генә аңлый алмадык, чөнки ул рәшәткә белән әйләндереп алынган мәйданга кереп була, аның аша чыгарга да мөмкин... Рәшәткәнең файдасын күрмәдек, ә менә матурлыкны чыннан да бозып тора, әйтерсең лә зоопаркта вольерлар арасында йөрисең, төрмәне дә хәтерләтә бу рәшәткәләр. Ял итүчеләрнең дә күбесенә ошамады әлеге күренеш. «Концлагерь ясыйлар шәһәрдән, нигә бу тимерләр, бөтен матурлыкны үтерәләр», - диде бер хатын. Бирегә беренче генә ел ял итәргә килмәүче олы яшьтәге апалар да канәгатьсезлек белдерделәр. Кемдер, янәсе, биредәге кафеның эшчәнлегенә аяк чалыр өчен махсус эшләнгән нәрсә бу, әле шушы көннәрдә генә халык митинг уздырды,рәшәткәләрне кисеп тә карады, таяклар белән дә каерды, дип тә өстәде. Кыскасы, бер-ике фотога төштек тә озак тоткарланмадык елга портында. Ничектер моңсу, күңелсез булып китте анда. Электәге кебек чәчәкләр дә юк, узып китүче теплоходлар да күренмәде, сувенирлар сатучы киосклар да эшләми, кафега керүчеләр дә юк, әллә без иртәрәк килдек шунда...
Инде совет заманыннан бирле ачыла алмаган элекке елга вокзалы да эчтән калтырап, тыштан ялтырап басып тора. Билетларны биредә сата башларлармы, кайчанга кадәр үле бина булып хезмәт итәр ул? Билет сату өчен махсус урыннар булгач, фәлән кадәр акча сарыф итеп, аны ни өчен төзеткәннәр, җитмәсә, яңартып торалар? Кыскасы, сорауларыма җавап табарга теләп, «Татфлот» оешмасына шалтыраттым. Анда исемен күрсәтергә теләмәгән бүлек җитәкчесе исә: «РФ Транспорт куркынычсызлыгы турында»гы яңа закон нигезендә безгә кушылган схема буенча елга портын рәшәткәләр белән әйләндереп алдык. Килешәм, бу бер дә матур да, уңайлы да түгел, ләкин нишлисең, безгә шулай кушылды. Ә елга вокзалына килгәндә, Универсиада уңаеннан аны яңартканнар иде, хәзер менә эчке эшләрне төгәлләргә кирәк. Ләкин бу бер көндә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел шул инде», - диде.
«Алтын каләм» фестиваленә теплоход белән сәяхәткә барганда беренче тапкыр күргән идем мин Казанның елга портын. Ул чакта теплоходыбызны дәртле көйләр яңгыратып зурлап озатканнар, каршы алганнар иде. Гомумән, музыка тынып тормый иде биредә. Бала-чага тавышыннан гөр килә иде мәйдан. Без килгәндә, ял көне булуга карамастан, елга портында тып-тыныч иде, ара-тирә акчарлаклар гына кычкырып куя. Бәлки «Булгария» теплоходы белән булган фаҗигадән соң күңел ачу урынсыздыр монда, суга, метеорларга караган саен, шул мәхшәрле көннәр искә төшә, шүрләп китәсең... Шулай да Казан халкы өчен ял итү, елга белән хозурлану урыны булудан туктамасын иде елга порты. Казанның истәлекле урыннары болай да санаулы бит...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар