Фотоальбомнарның да ниндиләре генә юк - конкуренция көчле бу бизнеста, фантазиясе һәм иҗаты булмаганнарга заказлар килми, алар үзләре бу системадан коелып төшеп калып баралар.
«Элек начар иде, хәзер яхшы» дип әйтәсе килүемнән түгел. Җитди фотолы заманның да үз өстенлекләре бар иде, билгеле - тулысынча бушлай укыту, социаль тигезлек, 90 процент очракта - бары тик белемгә карап кына бәя бирү. Менә шуларын югалттык, аның каравы беренче класс альбомнарыннан бәхетле елмайган балалар карап тора. Болар инде кетәклеккә кунаклаган куркынган тавыклар түгел, һәрберсенең үз фикере, үз максатлары. Аларны тәрбиягә алынган укытучыларга сабырлык бирсен. Беренче укытучы - кеше күңелендә мәңгегә истә калган кешеләрнең берсе. Без күп булганбыз, ә ул барыбызга да бер генә. Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар, бәйрәм белән, Мәсхүт Зарипович!
Комментарийлар