Равил Фәйзуллинның йөзәргә яратуы турында ишеткән бар инде. Язучылар арасында йөзү ярышлары үткәрүе турында да сөйлиләр иде. Ул аны ел саен уздыра. Быелгысы - утыз бишенчесе Яшел Үзән районының Зур Чишмә авылы янындагы күлләрнең берсендә узды, һәм аны үзара «Су буе сабантуе» дип атадылар.
Сабантуй дигәч тә, әлбәттә, атлар чабышы да, көрәш тә булмады. Бу гади һәм гадәти Сабантуй түгел ич инде. Егет чагында ук әдәбиятка бәреп кергән, бик тә үзенчәлекле шагыйрь оештырган Сабантуй. Үзенчәлекле бәйрәм.
Чалт аяз якты көн. Җиләс сулышы белән кызыктырып, тыныч күл җәйрәп ята. Казан астында, бәхетле мизгелләр вәгъдә итеп, учак төтенли. Яр буендагы агачлар арасында шат күңелле язучылар, сәнгать әһелләре.
Чараларның иң мөһиме - йөзү иде. Катнашучылар да әллә ни күп түгел, йөзгә дә тулмыйдыр. Суга керергә курыкмаган каләм әһелләре бергәләшеп йөзәргә төшеп китте. Башлап йөрүче - Равил Фәйзуллин. Җитмештән өстә булса да, егетләр шикелле. Суга кергәч, ул тагы да яшәребрәк киткәндәй тоелды. Әйдәп йөзүчегә әйләнде. Нәкъ менә әдәбияттагы шикелле инде...
Башта бераз икеләнеп торсам да, бер юнәлештә, бербөтен булып йөзгән каләм әһелләренә кызыгып, мин дә суга кердем. Ярыйсы гына ераклашып өлгергәннәр инде. Тиз генә куып җитәрмен дә алгы рәтләрнең берсендә үз урынымны табармын кебек тоелган иде башта. Алай җайлы гына килеп чыкмады. Иң азактан сөйрәлеп, озак кына азапланырга туры килде. Моңа кадәр язучылар арасында үземне иң соңгысы, иң булдыксызы итеп тойганым юк иде әле. Иң ахырдан сөйрәлү бик җиңел нәрсә түгел икән, мондый язмышка дучар булганнарга Ходай ярдәм бирсен.
Күлнең теге ярына ерак иде әле. Минем инде сулыш капкан, буыннар йомшарган, беренче булу теләге генә түгел, ә каләмдәшләрне куып тоту өмете дә юкка чыккан. Үзеңнең кемлегеңне чамалау өчен осталар арасында йөзеп карарга кирәк икән, дип, акырын гына яр буена юнәләм. Анда талантлы язучы Вакыйф Нуриевны күргәч, күңел күтәрелеп китә. Ялгыз түгелмен икән әле, дип уйлыйм. Елатырлык яктылык белән сугарылган әсәрләр язучы проза остасы янәшәсендә булу үзеңне дә зур итеп тоярга этәрә. Без үзебезнең йөзә белмәүдән мәрәкә ясап, ярга чыгабыз...
- Йөзеп булмады, - дим, язучылар янына кабат әйләнеп килгәч.
- Ашыкмый гына йөзгәндә, бу күлне әйләнеп чыгарга була, - ди янымда торган Зиннур Хөснияр. Мин күлгә күз атам, әйләнәсе биш чакрым гына бардыр кебек. Бәлки курыкканга куш күренәдер. Һәм башны чайкап куям:
- Миннән булмый. Аның өчен ким дигәндә көн саен берәр сәгать йөзәргә кирәктер.
- Көненә өч сәгать йөзәргә кирәк, - дип төзәтә Хөснияр, - Равил абый шулай йөзә.
Якында гына Равил Фәйзуллинның кече улы Газиз журналистларга интервью бирә:
- Бүгенге компьютер дәверендә спорт белән шөгыльләнү аеруча мөһим. Ә йөзү ул, беренчедән, бик файдалы, икенчедән, рәхәт...
Үзеңнән остараклар белән ярышып азапланмасаң, әлбәттә, йөзү рәхәт нәрсә инде. Хәер, бүгенге язучылар арасында Фәйзуллиннардан да остарак йөзүчеләр юк та бугай. Равил Фәйзуллин һәм Газиз белән бергә диярлек йөзеп күлне әйләнеп килүчеләр әллә ни күп тә түгел. ТНВ каналыннан Данил Гыйниятов, аннан беркадәр калышыбрак галим Әлфәт Закирҗанов килде, аннан соң - шагыйрьнең тормыш иптәше Наилә ханым, Булат Хәсәнов, Илсөяр Иксанова, журналистлар Гөлүсә Закирова, Радик Сабиров һ.б. Равил абыйның улы Газиз дә бик кечкенә чагыннан ук әтисе белән бергә йөзә, физик күнегүләр белән шөгыльләнә, җәяүле сәяхәтләргә йөри икән.
Йөзүләр тәмамлангач, бәйрәм яр буенда дәвам итте. Алмаз Хәмзин гармунын тартып җибәрүгә үк, аңа җыр белән кушылдылар. Язучылар арасында бик яхшы җырчылар да бар икән ләбаса. Бәйрәм шул рәвешле уен-көлке, җыр-шигырь белән үрелеп китте.
Мондый бәйрәмнәрнең иң төп максаты бәйгедә җиңү түгел, әлбәттә. Бу иҗат кешеләрен берләштерү, аларга якыннанрак аралашу мөмкинлеге бирү өчендер. Бәйрәм вакытында күңелдә бер сүз өерелде: тормыш диңгезендә бергә йөзик. Бергә йөзсәк, көн дә аязрак, кояш та яктырак, дулкыннар да ягымлырак булыр. Бергә йөзсәк, яшәү кызыклырак.
Шамил Абдюшев фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар