16+

Начар күрше – мәңгелек чир

Ислам динендә: «Күрше хакы - Аллаһ хакы», - диләр. Моңа башка диннәрдә ничек карыйлардыр, белмим. Әмма нинди диндә, нинди милләттә булуына карамастан, акылы булган кеше күршесенә начарлык теләргә дә, эшләргә дә тиеш түгел дип уйлыйм.

Начар күрше – мәңгелек чир

Ислам динендә: «Күрше хакы - Аллаһ хакы», - диләр. Моңа башка диннәрдә ничек карыйлардыр, белмим. Әмма нинди диндә, нинди милләттә булуына карамастан, акылы булган кеше күршесенә начарлык теләргә дә, эшләргә дә тиеш түгел дип уйлыйм.

Туганнар белән көн дә аралашып, ярдәмләшеп яши алмыйсың, ә күршең көн дә синең янәшәдә. Кайгыңны да, шатлыгыңны да беренче булып күршең белән уртаклашасың, беренче булып ул ярдәмгә килә. Безнең күршеләр арасында төрле милләт вәкилләре бар. Башкалары белән дус-тату яшибез, ә менә бер рус хатыны ничек тә явызлык эшләргә генә тора. Ире авырып ятканда, башкаларның ирләре таза-сау булып, акча эшләүләреннән көнләште. Ирләрне хатыннарына каршы төрлечә котыртып, гаиләләрен бозарга тырышты. Үзе авыру ире янына сөяркәләр алып кайтырга оялмаса да, башка хатыннарны да хыянәттә гаепләде. Янәсе, ул гына гөнаһлы түгел, башкалар исә - зиначы. Беркөнне сөяркәсе белән сөйләшеп, йомыш табып, күршесенә кертеп җибәрә бу. Үзе дә, аның артыннан кереп: «Минем сөяркәмә кызыгасың, нигә керттең, син аның белән булгансың», - дип тавыш чыгарып, моны күршесенең иренә дә җиткерә. Күрше ирен ышандыру өчен, эчәренә акча да биреп тора. «Башың авыртса, кер», - дип чакыргалап та ала. Сәрхушнең исереп кайтканын күрүгә, каршысына чыгып, хатынына каршы котырта. Ирләр, үз хатыннарына караганда, чит хатыннарга тизрәк ышаналар бит алар. Эчәргә яратучылар бигрәк тә. Акча яки аракы биреп торган «юмарт, яхшы» хатыннарга сатылалар. Шуларның сүзенә ышанып, үз хатыннарына көн күрсәтмиләр, ә тегеңә шул гына кирәк тә. Күрше ире исереп кайтып тавыш чыгарса, ул куана гына, аңа бәйрәм була.
Күршеләрнең улы өйләнеп яши башлагач та, үз кызы ирсез яшәгәнлеккә үртәлеп, аларның гаиләсен бозу-таркату өчен нәрсәләр генә кыланмады. Башка күршеләргә дә берәр ир-ат керер хәл юк, балаларын-оныкларын: «Әбиегез, әниегез көннән-көн яшәрә, кунакка ирләр чакыра», - дип котырта. Үзенә килүче, аның белән сөйләшүче дә юк, кызлары килсә дә, талашып китәләр.
«Күршең үзеңнән бай булсын - бирмәсә дә сорамый», - диләр. «Күршең үзеңнән акыллы булсын, файдасы тимәсә дә, зыян салмас», - дип теләргә кирәк икән. Күршеләрегезнең кем икәнен белеп аралашыгыз. Мин дә яңа урынга күчкәндә, күршеләрем яхшы кешеләр булса иде дип теләгән идем. Ләкин мин килгәндәге яхшы күршеләрем күчеп китеп беттеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading