16+

Серов урамыннан җитәкчеләр дә бер узсын иде

Серов белән Восход урамнары киселешкән чатта, юлларны күтәреп асфальт җәйгәч, көтелмәгән күлләвек барлыкка килде. Бүгенге көндә аны камыш басып алып, сазлыкка әверелеп бара. Әйләнә-тирәсендә тишелеп чыккан агач үсентеләре хәзер ул күлгә табигый матурлык бирә.

Серов урамыннан җитәкчеләр дә бер узсын иде

Серов белән Восход урамнары киселешкән чатта, юлларны күтәреп асфальт җәйгәч, көтелмәгән күлләвек барлыкка килде. Бүгенге көндә аны камыш басып алып, сазлыкка әверелеп бара. Әйләнә-тирәсендә тишелеп чыккан агач үсентеләре хәзер ул күлгә табигый матурлык бирә.

Күлнең чистартылганы юк, заманында ике такта арасына шлак тутырып салынган шәхси йортның үләксә сыман калдыгы әле дә суда тора. Алтмышынчы-җитмешенче елларда КМПОда эшләгәндә, без биредә яшәүче эшчеләрнең хәлен белергә килә идек. Урамнар чагыштырмача түбәнрәк булганлыктан, биредә резин итексез йөреп булмады, һәр йорт алдына калдык-постык такталардан басмалар әмәлләп куя торганнар иде. Хәзер тугызар-унар катлы йортлар салып, могҗиза ясап куйдылар, үзебезгә дә шушы тирәдә яшәргә насыйп булды. Ошбу күлдә чишмәләр дә булса кирәк. Югыйсә кыр үрдәкләре, акчарлаклар төшмәс, су күселәре яшәмәс иде! Инде шушы күлне күмеп, юл салырга җыеналар икән. Аның Г.Коләхмәтов урамына якын очын күмеп, автостоянка ясадылар инде. Киресенчә, аны чистартып, әйләнә-тирәсен рәшәткә белән әйләндереп алып, озын эскәмияләр куйсалар, өлкәннәр, арба тартып чыгучы яшь әниләр өчен менә дигән ял итү урыны булыр иде. Биредә күлгә һәм әйләнәсендәге агачларга кагылмыйча да ике-өч рәт автоюл, трамвай йөрешен оештырып була.
Серов урамындагы 37 нче биш катлы йортта йогышлы тире авырулары диспансеры урнашкан. Ошбу йортны салганда Серов урамы шәһәр чите булып исәпләнгәндер. Хәзер андый диспансер зур йортлар арасына кереп калгач, ул читкә чыгарылырга тиештер. Ни дисәң дә, йогышлы чир (сифилис, СПИД, һ.б.) эләктергән авырулар, диспансерны эзләп, подъезд ишекләренә тотыналар. Без бу мәсьәләне депутатлыкка кандидатлар алдында да кузгаткан идек.
«Кождиспансер» биредән алынган очракта, ошбу йортта элемтә бүлеген оештыру бик уңышлы булыр иде. 95 нче, 80 нче һәм 102 нче элемтә бүлекләре ерак. Хәзер элемтә бүлекләренә бик күп төрле вазифалар йөкләделәр (пенсия, акча җибәрү һәм алу, конверт, марка сату, никадәр сәүдә оешмалары алар аша эш итә һ.б.). Кайчан барсаң да, чират. Минем ише өлкәннәргә (84 нче яшь) йөрүләр дә, чират торулар да бик авыр. Серов урамындагы 37 нче йорт элемтә бүлеге өчен менә дигән урын. Югыйсә даруханәләр, теш алу һәм кую бүлекчәләре, офислар, банклар, ломбардлар, чәчтарашханәләр, һәр урамда берничәшәр булса да, гел яңалары ачылып тора. Ә хат ташучылар газета һәм хатларны күтәреп ташыйлар. Әле аларны да гел кыскартырга маташалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading