Гармунда уйнау нәселдән килгән, ди Саба районының Эзмә авылында яшәүче Фиргат Сәләхиев.
Шулайдыр, шулай булмаса әтиле-уллы парлап гармун уйный алмаслар иде. Ә менә Фиргатнең улы Фирдүс бу сәләт күчмәгән. Аның каравы икенче бабасы кебек алтын куллы. Нәрсәгә тотынса, шуннан чәчәк ясарга сәләтле.
Моңга сәләтле нәсел алар. Фиргатнең бабайсы Абдулла Бөек Ватан сугышы ветераны. 1943 елда яраланып авылга кайта. Тормыш иптәше белән ике малай, бер кыз үстерәләр. Аларның өч баласы да җырга-моңга сәләтле булып үсә. 1936 елгы Рәшит абый бүген Свердлау өлкәсенең Реж шәһәрендә яши, әле дә өздереп гармунда уйный. 1944 елда туган Ринат ага да гармунчы, гомере буе туган авылында гомер итә. Кәүсәрия апалары моңлы итеп җырлый торган була. Ул инде вафат. Фиргатнең әнисе Ләлә апа ягы да талантлы нәсел. Кайсы җырлый, кайсы гармунда уйный.
Менә шушы ике нәсел кушылып, ике малай дөньяга аваз сала. Икесе дә гармунчылар. Тик Фиргатләре гармунга күбрәк тартылган.
Фиргат әтисенең кулыннан гармун төшмәвен күреп үсә. Үзенең дә әтисе кебек матур көйләр чыгарып гармун тартасы килә. Өстәвенә әнисенең энесе Фәнис абыйсы да бик күпләрне сокландырып матур итеп уйный. Шул икесе арасында йөреп, алардан беренче дәресләр алып, Фиргат гармунда өйрәнә. Мәктәпкә кергәнче үк хромка гармунда уйный башлый. Бишенче класста укыганда аңа баян алып бирәләр. Ул вакытта кибетләрдә әйбер булмаган, акчага да такыр заманнар. Малайдагы сәләтне күреп, әти-әниләре аны үсендерергә була. Шул көннән алып, малай кулыннан баянын төшерми. Егет булып җиткәч, тальянда да уйнарга өйрәнә.
– Нәсенлебез белән гармунчылар, – ди Фиргат. – Без үскәндә атна саен бәйрәм булыр иде. Барыбыз бергә җыелышабыз. Кайсылары гармунда уйный, уйнамаганнары кушылып җырлый. Бик матур тавышлы җырлый торган туганнарыбыз бар иде. Инде күбесе бакыйлыкка күчеп бетте. Хәзер андый бәйрәмнәр дә кимеп бара. Сәнгать җанлы әти белән әни дә картайды.
Заманында Фиргатнең әти-әнисе бәйрәм табынының күрке булганнар. Ринат абый уйнаган, Ләлә апа аңа кушылып җырлаган. Бергәләп шаулатып туйлар, юбилейлар уздырганнар. “Әти-әни кебек, мин үзем дә авыл саен бәйрәмнәр алып бардым. Якын-тирәдәге бик күп кешене өйләндереп, кияүгә биргән кеше. Ул чорда магнитафоннар юк, кышкы салкыннарда кулга перчаткалар киеп урамда кешеләрне биетә идем. Якын-тирә авылларда мин булмаган йорт калмагандыр”, – ди Фиргат.
Тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Фәнзилә үзләре кебек сәнгать ярата. Мәктәптә укыганда җырга кереп киткән булган, тик укуына зыян килә дип, укытучылары төрле конкурсларда катнашудан тыйганнар. Юкса, әтисе сәләтен үстерергә теләп, төрле җирләргә йөртергә дә иренмәгән. Бүген алар тормыш иптәше Дилүс белән Сабада яши. Кияүләре техникага хирыс.
– Улымның кулыннан килмәгән эше юк. Балта остасы да, электр эшен дә яхшы белә. Тормыш иптәшем Гөлсинәнең әтисенә охшаган. Бабай Сәрдә авылында данлыклы оста була. Бәрәңге утыртканда кечкенә генә болыт килеп чыккан да, яшен яшенләп, бабайны кисеп чыккан. Ул шунда ук җан биргән. Бу вакытта ул 35 яшендә була. Өч кыз ятим кала. Төпчек кызларына ике ай гына була. Малайның осталыгы бабай ягына тарткан. Ул безнең кебек гармун телләре санап утырмый, нидер уйлап табып, эшләп куярга сәләтле. Шул ук вакытта оста биюче дә. Тик биегәнен башларга бик күрсәтми. Гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Авылга кайтып керү белән эшкә тотына һәм бик пөхтәләп эшләп куя. Аның тормыш иптәше дә шундый. Флүзәнең дә кулыннан килмәгән эше юк. Җырга да сәләтле.
Фиргат гармуннары белән төрле җирләргә чыгыш ясарга йөри. Үзе кебек гармунчы дуслары белән очраша. Әтисе Ринат ага 80 яшеннән узса да, әле дә ала-тирә гармунын кулына ала. Дөресрәге Фиргат мәҗбүр итеп уйната аны. Әйдә, бергәләп уйныйк инде, син бит борынгыча, матур итеп уйныйсыз, ди Фиргат. Аларның бергә уйнавына бөтен гармунчылар соклана.
– Әтиең белән уйнап утырудан да зур бәхет була алмый, – ди Балтач районының Түбән Кенә авылында гомер итүче Шәрифҗан Хөсәенов. – Әти-әниең белән гомер буе бер нигездә яшәп, бергәләп гармунда уйнау бәхете бик күпләргә тәтеми. Мин үзем дә әти белән бер нигездә яшәгән, бергәләп гармуннарда уйнаган кеше. Бу бәхетне татып карараганнар гына аның ни икәнен белә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар