16+

«Сәхнә – мөмкинлекләр дөньясы»

Рәсүл Вәлиевне кечкенәдән кеше күз алдында үскән бала дияргә була. «Казан егетләре» төркеменең «Туган тел» җырына төшерелгән клиптан ук аны истә калдыручылар шактый булгандыр.

«Сәхнә – мөмкинлекләр дөньясы»

Рәсүл Вәлиевне кечкенәдән кеше күз алдында үскән бала дияргә була. «Казан егетләре» төркеменең «Туган тел» җырына төшерелгән клиптан ук аны истә калдыручылар шактый булгандыр.

2009 елда Казанда узган «Татар егете» бәйгесендә «Алмагачларым»ны җырлап, бөтен залны «ах» иттергән иде ул. Төркиядә узган VIII Халыкара төрек олимпиадасында җыр номинациясендә чыгыш ясавы да аның тормышындагы зур вакыйгаларның берсе булгандыр. Олимпиададан кайтуга, әтисе - гармунчы, баянчы, композитор, Татарстанның атказанган артисты Ренат Вәлиев белән иртәнге тапшыруда чыгыш ясаулары истә калган. Иҗади гаиләдә үскән бала буларак, аны инде артист булыр бу дип юраучылар да юк түгелдер. Әмма Казанның 7 нче лицей-интернатын тәмамлауга, егет, бөтенесен шаккатырып, Төркиянең Әнкара шәһәрендәге Хаҗәттәпә университетының социология бүлегенә укырга керде (хәзер ул III курс студенты). Шулай да бу 6-7 яшьтән чыгыш ясый башлаган Рәсүл сәхнәдән китте дигән сүз түгел. Әле шушы арада гына да Төркиянең Истанбул шәһәрендә Татарстаннан килеп укучы студентлар арасында беренче тапкыр уздырылган «Студентлар язы» фестивален, «Татар кызы» бәйгесен алып баручы сыйфатында да, башкаручы буларак та күрдек без аны.
- Рәсүл, шулай да, нинди һөнәр үзләштерергә икән дип озак уйландыңмы?
- Дөресен генә әйткәндә, үзләре музыкант булуына карамастан, әтием дә, әнием дә һич кенә дә минем алар юлыннан китүемне теләмәде. Чөнки иҗат кешесенең тормышын алар эчтән белә. Шуңа күрә, кечкенә вакытта мине музыка мәктәбенә биргәндә дә «төрле яклап үссен» дип кенә бирделәр. Мин аны барыбер тулысынча укып бетермәдем. Хәтеремдә дә берни калмады. Сольфеджиодан өй эшен минем өчен әнием эшли иде. Лицейда укыганда 10 нчы сыйныфка кадәр, киләчәктә чит телләрне өйрәнәм, тәрҗемәче булам, дип хыяллана идем. Чит телләрне хәзер дә яратам. Төркиядә үзебез теләгән университет һәм факультетны сайлау мөмкинлеге юк иде. Миңа Әнкара шәһәрендәге Хаҗәттәпә университетының социология факультеты эләкте. Истанбул шәһәрендәге университет эләкмәсә, бармасмын, дип уйлаган идем. Хаҗәттәпәгә узуымны мин БДИ имтиханнарын тапшыра башлар алдыннан ук белә идем. Имтиханнарны биреп бетергәндә, «запаска» дигән вариантым «төп»кә әйләнде дә куйды, чөнки бер сыйныфта укыган ике дустым да шунда ук укырга керде. Әтием дә анда китәргә киңәш итте. Ә социологиягә килсәк, мин аны түгел, ул үзе мине сайлады. Беренче елны бик яратып та бетермәдем, әллә башка бер факультетка күчимме икән, дип йөрдем. Аның бары тик иҗтимагый гыйлем булуы гына мине тынычландыра иде, чөнки кечкенәдән үк төгәл фәннәрне яратмадым. Хәзер исә, әле дә факультетымны үзгәртмәгәнмен, дип, Аллаһка шөкер итәм.
- Чит илдәге студент тормышы нәрсәсе белән аерыла дип уйлыйсың?
- Тегендә ничек тә, монда ничек, дип чагыштыра алмыйм. Әмма, минемчә, чит илдә уку кешедән тагын да тәҗрибәлерәк һәм үзе белеп эш итә торган мөстәкыйль шәхес ясый.
- Сәхнәгә чыгу сине үзгәртәме, аның йогынтысын үзеңдә тоясыңмы?
- Чыннан да, сәхнәгә чыккач, үземне башка бер дөньяда кебек хис итәм. Ул дөньяның кануннары, кагыйдәләре дә башка. Бер карашка, син аларны үзең теләгәнчә билгелисең. Гадәти тормышта һич кыла алмаган гамәлләр кыласың, чөнки сәхнә - бер үк вакытта мөмкинлекләр дөньясы да. Үзең дә сизмәстән, ул сине барыбер үзгәртә. Сәхнәнең йогынтысы көндәлек тормышта да үзен сиздерә. Кеше алдында үз-үзеңне тагын да ышанычлырак хис итә башлыйсың. Кечкенәдән сәхнәдә еш кына чыгыш ясарга насыйп булды. Үземдә булган кайбер уңай якларымны һәм сәләтләремне бары тик сәхнәгә чыкканга күрә генә үстерә алдым дип уйлыйм.
- Әтиең Ренат әфәнде дә, әниең Гөлнара ханым да музыкант, баянчылар. Әниең элек музыка һәм баян укытучысы булып эшләгән. Ә менә син, гитарадан тыш, тагын нинди уен коралында уйныйсың?
- Әтием гармунда берничә көй өйрәтте, дусларым туган көнгә Гавай гитарасы бүләк иткәннәр иде, анда да бераз уйный алам. Кайвакыт әтием белән дуэтлар булгалый. Ул баянда уйный, мин җырлыйм. Баянга җырларга бик яратам.
- Рәсүл, каникулларга да күп калмый. Җәйгә нинди планнар корасың?
- Һәрвакыт киләчәккә планнар корырга, барысын да алдан ук уйларга тырышам анысы. Соңгы ике җәйдә «Сәләт»тә әйдаман булып эшләдем һәм Ижау шәһәрендә яшәүче әби-бабам янына бардым. Быел да, Алла бирсә, планнарым шул ук.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading