Ат татарларны батыр итте, саклады. Татар халкы гомер-гомергә ат асраган. Хуҗалыкта зур ярдәмче дә, туйдыручы да булган ул. Сабан туйлары ат чабышыннан башка узмаган. Сәфәр чыкса да, яуга китсә дә, татар кешесе атта булган.
Скопировать ссылку

Бия сөтеннән кымыз, эремчек, корт ясаганнар. Кымыз сусауны баскан, егәрлек өстәгән. Иң мөһиме - татарлар ашказаны җәрәхәтеннән җәфаланмаган, туберкулез белән авырмаган, чөнки кымыз эчкән. Кымыз «Кох» таякчыкларын нейтральләштергән, иммунитетны ныгыткан. Атка атланып йөргән татар ирләре простатит белән дә авырмаган!
Заманалар үзгәрде, татарлар ат асраудан читләште. Милли үзәнчәлеген югалту белән бергә, аттан йөз чөергән татар халкы вагайды, ашкайнату системасы авырулары, туберкулез, простатит белән еш авырый башлады!
Татарга акылына килеп, дуңгыз итеннән баш тартырга, ат асрый башларга, кымыз эчәргә, эремчек, корт ашарга кирәк. Мәскәү янында хәтта руслар да ат асрый башладылар, кымыз эчәләр. Ә Башкорстан шифаханәләрендә чирләгән кешеләрне кымыз белән дәвалыйлар. Бакчадагы балаларга да кымыз эчерәләр.
Бүген Татарстан дуңгыз ите һәм аракы җитештерү буенча алдынгы урынга чыкты. Татар җирендә дуңгыз асрау ул - бөтенләй хилаф гамәл. Дуңгыз асраган татар, үзен, балаларын нәҗесләү белән бергә, күршеләренә дә зыян сала. Дуңгызда дәвага бирешми торган 40 төрле авыру бар. Шуңа күрә, бу хайванның тизәген хәтта ашлама итеп тә кулланмыйлар, ә дуңгыз асраган җир озак еллар (белгечләрнең әйтүләренчә - 100 ел буе эшкә яраксыз була.
Иң аянычлысы шул: татарны ат асраудан беркем дә тыймады, атка ул үзе хыянәт итте. Ат асрый башларга кирәк безгә. Автомобиль тотуга караганда, ат асрау күпкә арзангарак төшәчәк.Татар атка хыянәт итте
Флюр ХИСМӘТУЛЛИН, Чаллы
Ат татарларны батыр итте, саклады. Татар халкы гомер-гомергә ат асраган. Хуҗалыкта зур ярдәмче дә, туйдыручы да булган ул. Сабан туйлары ат чабышыннан башка узмаган. Сәфәр чыкса да, яуга китсә дә, татар кешесе атта булган.
Бия сөтеннән кымыз, эремчек, корт ясаганнар. Кымыз сусауны баскан, егәрлек өстәгән. Иң мөһиме - татарлар ашказаны җәрәхәтеннән җәфаланмаган, туберкулез белән авырмаган, чөнки кымыз эчкән. Кымыз «Кох» таякчыкларын нейтральләштергән, иммунитетны ныгыткан. Атка атланып йөргән татар ирләре простатит белән дә авырмаган!
Заманалар үзгәрде, татарлар ат асраудан читләште. Милли үзәнчәлеген югалту белән бергә, аттан йөз чөергән татар халкы вагайды, ашкайнату системасы авырулары, туберкулез, простатит белән еш авырый башлады!
Татарга акылына килеп, дуңгыз итеннән баш тартырга, ат асрый башларга, кымыз эчәргә, эремчек, корт ашарга кирәк. Мәскәү янында хәтта руслар да ат асрый башладылар, кымыз эчәләр. Ә Башкорстан шифаханәләрендә чирләгән кешеләрне кымыз белән дәвалыйлар. Бакчадагы балаларга да кымыз эчерәләр.
Бүген Татарстан дуңгыз ите һәм аракы җитештерү буенча алдынгы урынга чыкты. Татар җирендә дуңгыз асрау ул - бөтенләй хилаф гамәл. Дуңгыз асраган татар, үзен, балаларын нәҗесләү белән бергә, күршеләренә дә зыян сала. Дуңгызда дәвага бирешми торган 40 төрле авыру бар. Шуңа күрә, бу хайванның тизәген хәтта ашлама итеп тә кулланмыйлар, ә дуңгыз асраган җир озак еллар (белгечләрнең әйтүләренчә - 100 ел буе эшкә яраксыз була.
Иң аянычлысы шул: татарны ат асраудан беркем дә тыймады, атка ул үзе хыянәт итте. Ат асрый башларга кирәк безгә. Автомобиль тотуга караганда, ат асрау күпкә арзангарак төшәчәк.
Комментарийлар