16+

Җәйләрен җәйләүдә яхшы

«ШК»ның 2012 елгы 18 декабрь санында Н.Ханзафаровның «Казан, исемең матур » ди-гән язмасы чыккан иде. Ул «Казан» атамасын су чыганагы белән бәйләп шәрехли. Әйтергә кирәк, бик катлаулы итеп яза. Бу мәкалә уңаеннан «ә» диюче дә күренмәде, «җә» диюче дә. Килешәбезмени шуның белән? Мин килешмим. «Казан» - угызларның «Бурказ» таифәсенә нисбәтле...

Җәйләрен җәйләүдә яхшы

«ШК»ның 2012 елгы 18 декабрь санында Н.Ханзафаровның «Казан, исемең матур » ди-гән язмасы чыккан иде. Ул «Казан» атамасын су чыганагы белән бәйләп шәрехли. Әйтергә кирәк, бик катлаулы итеп яза. Бу мәкалә уңаеннан «ә» диюче дә күренмәде, «җә» диюче дә. Килешәбезмени шуның белән? Мин килешмим. «Казан» - угызларның «Бурказ» таифәсенә нисбәтле...

«ШК»ның 2012 елгы 18 декабрь санында Н.Ханзафаровның «Казан, исемең матур » ди-гән язмасы чыккан иде. Ул «Казан» атамасын су чыганагы белән бәйләп шәрехли. Әйтергә кирәк, бик катлаулы итеп яза. Бу мәкалә уңаеннан «ә» диюче дә күренмәде, «җә» диюче дә. Килешәбезмени шуның белән?
Мин килешмим. «Казан» - угызларның «Бурказ» таифәсенә нисбәтле ыру атамасы. Әүвәлдә авазлардагы «з» белән «р» күчешен исәпкә алсак, «Казан», «Каран» шул бер үк ыру. Таифә исемедер. Шулай ук «Каз иле», «Кар иле»ләр дә.
Монда «ил», «ыру» таифәне аңлата. Ягъни кар (каз) ыруы. Хәзерге Алат һәм Салтык авыллары атамасы да бурказларның ыру исемнәрен-нән. Аларның шәһәр-ләре дә, авыллары да булмаган бу якларда, бары җәйләүләре генә булган. «Бургар»лар шул ук «Бурказ»лардыр («з» - «р» күчеше). Тик ни сәбәптәндер, тарихта «Бургар» түгел, ә «Булгар» дип теркәлгән, ягъни диалект формасы өстенлек алган. Чын дөресе «Булгар» түгел, ә «Бургар»дыр. Тагын да борынгырак рәвеше «Бурказ»дыр. Кунып-күчеп йөрүче бу кавем Башкортстандагы Балкан тавыннан алып («Балкан» - аларның атамасы) хәзерге Болгариядәге Балкан тавына кадәр (бу «Балкан» да бурказларның атамасы) җирләргә ия булган. Әйтергә кирәк, Дунай болгарларының бер шәһәре дә «Бургас» дип атала (элеккеге «Бурказ» ягъни). Ә асыл ватаннары Каспий диңгезенең көнчыгыш тарафындагы Олы Балкан белән Кече Балкан. Димәк, сүзне түгәрәкләп: Бурказ ыруы кайда туктап учак якса, шул җәй-ләү Каз иле, яисә Кар иле, яки Каран дип, яки Казан дип аталган. Ул дәверләрдә, терлек-туар үләнне таптап эштән чыгармасын өчен, бер урында өч тапкырдан да артык учак тергезмә-гәннәр. Шулай булгач, күп булган ул учак урыннары һәм Казан исемле җәйләүләр. Бу без белгәне - торак пунктка ябышып, теркәлеп калганы гына. Казан шәһәренең атамасы шәһәрнең үзен-нән күпкә борынгырак. Һәм бу атаманың мәгъ-нәсен ерактанрак, Балкан-тау әтрафларыннан эзләргә кирәктер. Равиләрнең (риваять сөй-ләүчеләрнең) сүзләренә караганда, Бурказ ыру-таифәләре шуннан, ачыграк әйтсәк, «Вас» дигән җирдән чыккан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading