16+

Бу атнада җылылык җибәрүгә керешелде: алда ыгы-зыгылы ике атна

Татарстанда киләсе атнада һава температурасының кискен төшүе көтелә. Салкын көннәрдән соң кабат җылытачак. Хөкүмәт йортында 14 сентябрьдә узган брифингта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов үзенең чыгышын синоптиклар фаразларына таянып башлады.

Бу атнада җылылык җибәрүгә керешелде: алда ыгы-зыгылы ике атна

Татарстанда киләсе атнада һава температурасының кискен төшүе көтелә. Салкын көннәрдән соң кабат җылытачак. Хөкүмәт йортында 14 сентябрьдә узган брифингта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов үзенең чыгышын синоптиклар фаразларына таянып башлады.

Кемгә салкын, кемгә...

— Киләсе атнада суыта, аннан соң янә җылы һава урнаша. Шушындый вакытта халыктан “пешеп үләбез” дип, җылылык бирүне туктатуны сорап, хәбәрләр ташкыны керә башлый. Зур ТЭЦлардан җылылыкны көйләү алай ансат кына түгел,- диде Алексей Фролов.

Республикада 3 261 котельный (99,8 процент), күп фатирлы 17 186 йорт (98 процент) кышкы җылыту чорына әзер. Шулай ук, 3 335 мәгариф учреждениесе, 2 012 сәламәтлек саклау учреждениесе,1 968 мәдәният һәм 242 спорт корылмасы әзерлек дәрәҗәсендә.

Тышкы һава температурасы биш көн дәвамында 8 градустан түбән торганда җылыту сезонына старт бирелә.
— Татарстанда җылыту сезоны 6 сентябрьдән башланды, дип әйтергә була. 26 муниципаль район йортларга җылылык җибәрә башлау турында карар чыгарды инде. Җылылык җибәрүнең ахыргы норматив срогы 22 сентябрь,-диде Алексей Фролов.

Хәзер 897 котельный эшләтеп җибәрелгән. Алардан күп фатирлы 1 912 йортка, 930 мәгариф һәм 388 сәламәтлек саклау учреждениесенә, 388 мәдәният һәм 48 спорт корылмасына, шулай ук 40 социаль яклау бинасына җылылык килә.

Бурычлыга җылылык килерме?
—Түләү бурычлары булу сәбәпле, йортларга һәм учреждениеләргә җылылык бирүдә тоткарлык ясалмыймы? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

— Газ һәм җылылык чыганаклары өчен түләүләрдә җитди мәсьәләләр юк. Шулай да, Казанда ике-өч торак милекчеләре ширкате (ТСЖ) йорты белән ел саен проблема чыга. Алар да исәп-хисапларны башкарып, әзерлек паспорты алырлар, дип ышанам. Бурычка бәйле рәвештә торак йортларга һәм социаль учреждениеләргә җылылык бирүне тоткарлау юк,- дип җавап кайтарды Алексей Фролов.

Бер атна срок

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җылыту сезонына кагылышлы киңәшмәдә торак йортларга һәм социаль учреждениеләргә җылылык бирә башлауны оешкан төстә үткәрергә күрсәтмә бирде.

— Республикада, гомүмән алганда, җылыту сезонына ныклы әзерлек чаралары күрелде. Балтач, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан, Питрәч, Менделеевск районнарында һәм Казан белән Чаллы шәһәрләрендә эшләп бетерелмәгән бурычлар бар. Казанда, Зәйдә һәм Питрәчтә тагын 6 котельныйны әзерлек дәрәҗәсенә китерергә кирәк әле. Аларда эшләр атна ахырына тәмамланырга тиеш, - диде Алексей Фролов.

Хастаханәнең үз “кояшы”

Җылылык челтәрендә авария килеп чыкса, Республика клиника хастаханәсе кебек зур медицина учреждениеләре авыр хәлдә калмыймы? Алексей Фролов бу соравыма җавап итеп:”РКБ һәм ДРКБ учреждениеләренең үзләренең автоном котельныйлары да бар. Казандагы 7нче хастаханә, шулай ук Чаллыдагы һәм Түбән Камадагы хастаханәләр исә, үзәкләштерелгән җылылык челтәренә тоташтырылган”,-диде.

Казан “казанына” ут тергезелде

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин да җылыту сезоны буенча киңәшмә үткәрде. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, шәһәрдәге күп фатирлы 5785 йорт, 826 социаль корылма җылыту сезонына 98,5 процентка әзер. Казандагы өч ТЭЦ һәм “Горки”, “Азино”, “Савиново” район котельныйлары тәртиптә. Казанда заявка нигезендә 98 социаль учреждениегә, 92 балалар бакчасына, 6 хастаханәгә җылылык җибәрелгән.

Казанда торак фондка һәм учреждениеләргә җылылык җибәрү 16 сентябрьдә башлана.

Куен дәфтәренә:

Җылылык бирүгә кагылышлы мәсьәләләр килеп туса, түбәндәге адресларга мөрәҗәгать итегез.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының “Кайнар элемтә” телефоны- 8 (843) 231-14-10.

“Открытая Казань” челтәренә хәбәр җибәрергә яки 236-41-23 телефоны аша шалтыратырга кирәк.

Фото: "ШК" архивыннан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading