Бозым, сихер дигән нәрсәгә ышанам мин, әмма үзем белән шундый хәл булыр дип башыма да китермәгән идем. Кемгәдер гыйбрәт булсын дип язарга булдым мин сезгә.
Ярты еллар элек куркыныч төшләр керә башлады. Мин кабердә ятам икән, өстемә таш китереп куялар йә туфрак ыргыталар. Кыядан да ташламакчы булалар, имеш. Эт тә тешләмәкче, елан да чакмакчы. Кычкырмакчы булам, тавышым чыкмый. Торып китә дә алмыйм. Берара йокларга ятарга да курка башладым. Аннары хәлем китә башлады, чәчләрем коелды.
Күз алдында сүреләсең бит дип, дусларым өшкерүчегә барып карарга кыстый башладылар. Аллаһның рәхмәте, барган әби өшкергәч тә хәлем яхшырды. Синдә бозым булган, диде. Кем, кайчан куйган дип сорап ялынсам да, баштарак әйтмәде. Өченче тапкырында баргач кына, ризык белән бозганнар, косыгыңда ак кәтүк җебе чыкты, калганын үзең искә төшер, диде. Ул сиңа туган да, туган да түгел дип тә өстәде.
Бу хәлне әнигә сөйләгәч, ул искә төшерде. Әни ягыннан бер туганыбызга кайткач, шул авылда яшәүче икенче бер туган тиешле кеше дә чәйгә чакырды. Көне буе табын артында утырып ашап-эчкәч, өстәл янына килмәдек. Сөйләшеп кенә утырыйк, дидек. Менә шуннан ялыныпмы-ялына башлады, аш пешергән идем, сезне сыйлыйм дип токмач бастым, ди. Ишеккә аркылы басып, кыстыймы-кыстый. Аштан олы булып булмый дип, утырдык, токмачлы аш ашадык. Теге әби әйткән бозым шулдыр дидек. Ул безгә килен кеше. Туган да, туган да түгел булып чыга инде. Сәбәбен дә белеп булмый, аның юлына аркылы төшкәнем дә юк. Аллаһ кичерсен аны...
Гөлфия Маннапова.
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар