16+

Эх, әти! Ник соң син шундый! Синең җаның бөтенләй дә юкмы соң әллә?

Альберт быел да әтисе ягы туганнарына, нәкъ менә әтисе янына, аны күрергә кайтты. Тик, тагын үпкәләү катыш ачы күз яшьләре бит очларын яндыра- яндыра да, муены буйлап агып төшә. Моннан утыз еллар элек үзе беренче тапкыр тәпи басып киткән сукмакка ятып елыйсы, ауныйсы килә.

Эх, әти! Ник соң син шундый! Синең җаның бөтенләй дә юкмы соң әллә?

Альберт быел да әтисе ягы туганнарына, нәкъ менә әтисе янына, аны күрергә кайтты. Тик, тагын үпкәләү катыш ачы күз яшьләре бит очларын яндыра- яндыра да, муены буйлап агып төшә. Моннан утыз еллар элек үзе беренче тапкыр тәпи басып киткән сукмакка ятып елыйсы, ауныйсы килә.

Юк, туктарга ярамый, китәргә, ничек тә тизрәк китәргә кирәк.

Кыйммәтле машина алгач, Оренбург ягына, яшәгән җирләргә оча гына...  Томан арасында гына булып хәтергә уелып калган балачак хатирәләре кабат бөтен халәтен биләп ала. Альберт машина рулен каты итеп кысып тоткан килеш:
– Эх, әти! Ник соң син шундый! Синең җаның бөтенләй дә юкмы соң әллә? Йөрәгең урынына таш кисәге үстеме, – дип кабатлый.
Балачак хатирәләре дигәннән, Альберт барысын да бик хәтерләп тә бетерми. Шулай да әнисе, әбисе сөйләгәннән үткәнне, кечкенә чагын күзаллый.

...Айзат белән Ирина икесе дә институт бусагасында таныша. Зәп-зәңгәр, ут янып торган күзле, сап-сары чәчле тиктормас, һәрвакыт шаян шәһәр кызы Ирина авылда туып-үскән Айзатны бер-ике күрүдә әсир итте. Озын буйлы, ыспай, гади һәм шул ук ваккытта зәвык белән киенгән егет тә Иринаның күңел кылларына чиртте. Башта исәнләшеп кенә үтеп йөргән яшьләр, бер-берсен күргәндә сөйләшеп туймаска әйләнделәр. Егет белән кыз күңелендә мәхәббәт бөреләнде. Мәхәббәт дигәнең яшьләрнең төрле диннән булуларына да киртә була алмады.

Айзатның рус кызы белән кайтып кергәнен әти-әнисе бик хуплап бетермәсә дә, каршы килә алмадылар. Гаилә башлыгы Җәвит абзый кырыс кына:– Улым, яхшылап уйла. Безнең нәселдә әле беркемнең дә башка дин кешесен алганы да, биргәне дә булмады. Син – бу гореф-гадәтне бозучы. Бүген сиңа хәер-фатиха бирмәскә дә хакыбыз бар, синең холкыңны беләм. Кирелегең дә җитәрлек. Уйлагансың, димәк, барыбер өйләнәчәксең инде. Тик шуны исеңдә калдыр, безне Оренбург урамнарыннан оныкларыбызны эзләп йөрерлек итмә.

Җәвит абый улына шулай диде дә, юк эшен бар итеп маллар янына чыгып китте. Яшьләр авылда ике көн кундылар да, шәһәргә китеп бардылар. Олы улларының марҗага өйләнүен ата кеше йөрәге белән кабул итә алмады. Шул хәбәрдән соң, горур, үз сүзен бирмәс гаилә башлыгы, бераз таркауланды, болай да салгалый торган гадәте бар иде, инде атналар буе эчеп йөри торганга әверелде. Сәламәтлеге дә ярыйсы гына какшады.

Тормыш дәвам итте. Яшьләр бергә тулай торакта яшиләр, укуларын дәвам итәләр. Ике яктан да өлкәннәр ярдәм итеп торды. Ирина ягыннан әнисе генә булганлыктан, таякның авыр башы Айзатның әти-әнисенә төште. Өйләнешеп бер ел үткәннән соң, ике тамчы су кебек Айзатка ошаган, тупырдап торган кечкенә малайны да Җәвит абый белән Мәрзия апага калдырып киттеләр.
– Әни, син инде пенсия яшенә җитеп киләсең, эшеңнән бераз туктап, Альбертны карап торсаң да ярар иде, – диде Айзат бәбине кунакка алып кайткан көнне. – Бала дип, Ирина укуын ташлый алмый бит инде. Безгә укырга кирәк. Бераз карап торыгыз да, без аны бакчага урнаштырырбыз.

Өч ел үтә дә китә инде. Шулай дип әйттеләр дә, икенче көнне иртән икесе генә җыенып шәһәргә кузгалдылар. Ике ае да тулмаган Альберт кунакка дип кайткан җиреннән, әби белән бабай карамагында калды. Нишлисең, бала хакына дип Мәрзия апа эшеннән дә китәргә мәҗбүр булды. Гомере буе шәфкать туташы булып эшләп, вакыты җиткәч, лаеклы ялга чыгып, ял итәм дигән хыяллар челпәрәмә килде. Башта бик кыен булды. Бала яңа урынга, әби-бабайга озак ияләште. Ясалма сөтне ашата алмыйча, Мәрзия апаның баланы кочаклап елый-елый төн чыккан чаклары ешайды.

Бала да көндез бераз йокласа, төннәрен елый торганга әверелде. Кечкенә бала тынычсызлыгыннан уртанчы һәм кечкенә улларына игътибар бөтенләй кимеде. Төпчек уллары ни әйтсәләр дә тыңлады анысы – укуына да өлгерде, маллар да карашты, кирәк булса бәбине дә караша иде. Уртанчы уллары гына елак бәби, өйдә эш күплеген сәбәп итеп, урамда трай тибәргә, дусларына китеп кунып калырга, сәбәпсез дәресләр калдырырга остарып китте. Ул гына да түгел, кич йөрергә чыккан җиреннән исереп кайткалаган чаклары да булды. Башта качырып кына тарткан тәмәкесен, хәзер әти-әнисе янында ук тарта башлады. Өйдә тәмәке булмаганда тавыш чыгарырга да күп сорап тормый иде. Шулай итеп уртанчы уллары мәктәп яшеннән үк сугышып, эчеп йөреп, кәеф-сафалы тормышны үз итә торган кешегә әверелде. Кечкенә Альберт елаганда йөгереп килеп: “Шарбаш, ник елыйсын?” – дип кычкырып, башына каты итеп чирткән чаклары да булмады түгел.
Район үзәгеннән ерак урнашкан авыл кибетендә кечкенә балага ясалма сөт булмый һәм сорап та алып кайтмыйлар иде. Чөнки сатуда юк. Шунлыктан ай саен Җәвит абзый зур юл сумкасын өстерәп, иртән таң беленгәч тә,  Октябрьcкий шәһәренә китә торган булды. Андагы кибетләрдә дә бер алучыга өч-дүрт каптан артыгын бирмиләр. Төрле кибетләрдә чират тора-тора төн уртасында гына бер айга җитәрлек ясалма сөт алып кайтып куя ул.

Вакыт үтә торды. Альберт үсеп тәпи китте. Аның тәүге тәпи басып китүен, беренче “әб-бә”, “ба-бба” дигән сүзләрен дә әбисе белән бабасы ишетте. Каникулларга кайткан Ирина белән Айзатны бала битараф калып, хәтта ятсынып елап та каршы алгалады. Яшь әти-әни ничек тиз кайтса, шулай тиз җыенып та китә иде. Чөнки Иринаның әнисе янына да кунакка кайтасылары бар. Шунлыктан аларның каникуллары икегә бүленеп, Альберт әти-әнисен ярты елга өч-дүрт көн күреп кала иде.

Шулай өч елдан артык вакыт үтеп китте. Соңгы кайтуларында Ирина никтер боек булып күренде, Айзатның да беренче вакытлардагы кебек йөзе бәхетле түгел иде. Ярый, бераз әйткәләшкәннәрдер, үтәр, дип уйлады эчтән генә нидер сизенгән әние кеше. Укулары авырдыр, диплом алыр вакытлары да җитә, дип үзен-үзе юатты ана. Шулай да каенанасы белән икәүдән- икәү калгач, Ирина  Айзатның сәбәпсезгә дә тавышланып, кул уйнаткалый башлаганын әйтте.
– Җиргә ике тумадым, тагын бер шундый хәл булса, аерылам һәм баланы да алып китәм, – диде Ирина зәп-зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп. Тик улы белән килене арасында нәрсә булганын белмәгән ана ни дип әйтергә дә белмәде.
Ял көннәре үтте. Айзат белән Ирина шәһәргә кайтып киттеләр. Китүләренә бер ай чамасы да үтмәде, Ирина берүзе генә кайтты. Аптыраган Мәрзия апаны тынычландырып, бар да яхшы икәненә төшендерде.
– Миңа Альбертны алып китәргә кирәк. Ул үсте инде, зур малай. Бакчага бирергә кирәк, – диде каенанасы белән каенатасына туры карамый гына. – Шәһәргә өйрәнә торсын.

Икенче көнне иртән үзеннән бөтенләй читләшеп беткән Альбертны әбисе кочагыннан елата-елата каерып алды да Ирина, алмашка киемнәрен һәм шешә белән ясалма сөтне алып, җәяүләп урам башына асфальт юлга таба чыгып китте.
Шул китүдән Ирина башка бу авылга кайтмады. Тик торганнан да көнләшеп, тавыш чыгарып, җае чыккан саен кул күтәргән ире Айзаттан да аерылып китте ул. Читтән торып укып, дипломын алды да, үзенең туган якларына китеп югалды.
Шулай итеп өч елдан артык күз карасы кебек карап үстергән онык китте дә, юк булды.

Айзатның хатыны белән аерылышканын һәм күрше авылның “карт кыз” исемен күтәргән Әминә белән тулай торакта яшәп ятуын да ата-ана бер елдан соң гына белде. Күзгә-башка сөйкемсез, агачтан балта белән генә юынып ясаган кебек гәүдәле, дорфа итеп сөйләшә торган Әминәнең улы белән үзләренә кайтып кергәнен күргән Җәвит абзый ирексездән үзалдына: “Әй, улым, мин шушы яшемдә дә мондый хатынга карамас идем”, – дип  әйтеп куйды. Беренче киленнәре рус булса да, сөйкемле сөякле, икенче килен янында ясап куйган курчак кебек булганын уйлап, оныгы Альбертны юксынып йөрәге берничә тапкыр кысып алды. “Яңа” килен белән теләр-теләмәс кенә исәнләште.
Ә Айзат Әминәнең күзләренә генә карап тора. Өй эченә кергәч тә, хәтта Әминәсенең аяк киемнәрен салдырып, бер читкә үзе алып куйды.

Яшьләрне читтән генә сынап карап торган Мәрзия апа да күңеле белән эчтән генә янды. Әйтерсең лә аның улын алыштырып куйганнар.
Әйе, Әминә, Айзатны мәктәптә укыганда ук ошатып йөри иде. Өйләнгәнен ишеткән булса да, сөйгәненә якынрак булу өчен ул да шәһәргә китеп урнашты бит. Ничек итсә итте, им-томчыларга йөреп бозым ясатты да, Айзатны хатыныннан биздерде, баласын күрә алмас дәрәҗәгә җиткерде. Айзат өчен Әминәдән дә изгерәк зат юк иде.

Еллар үтте. Айзат белән Әминәнең дә уртак балалары – кызлары туды. Ул ике тамчы кебек Әминәгә охшап туды.
– Мәрзия, оныгым Альбертны бик сагындым, төшләремдә күреп саташып бетәм, – диде бер иртәдә Җәвит абый күңеле тулып. Бу сөйләшүдән соң ул икенче көн иртәсендә юлда иде инде.
Килене һәм оныгы яшәгән йортны тиз эзләп тапты Җәвит. Тик күпме генә шакыса да, фатир ишеген ачучы булмады. Шулай да күрше фатирдан бер өлкән яшьләрдәге ханым, Иринаның башка йорттан фатир алуын чыгып әйтте. Якынча адресын да аңлатты. Җәвит күчтәнәчләр тутырган зур сумкасын күтәреп, кабат тукталышка чыгып китте. Моннан берничә ел элек улы Айзатка әйткән сүзләре йөрәген кимерде: “Улым, миннән оныкларымны Оренбург урамнарыннан эзләрлек итмә!”. Шул көн килде, ләбаса. Автобуста барганда да оныгы белән очрашу минутларын күз алдына китерде ул. Бер-бер артлы төрле мизгелләр күз алдыннан очты – менә аның оныгы бабасының бүреген һәм ишек төбендәге зур галошларны киеп өй буйлап лаштор-лоштыр зурлар кыяфәте чыгарып йөренә; ул да түгел, бабасының гармунын алып бөтен көченә тартып, җырлагандай авазлар чыгара; яңа гына әбисе пешергән коймакны үзе ашап туйганнан соң, өстәл астында песи баласы белән бүлешеп утыра, күп тә үтми өйгә керткән сарык бәрәннәрен мәш китереп куып йөри башлый... Күзләрен яшьле томан пәрдәсе каплап ала.

Менә ул күптәнге очрашу мизгеле. Подъезд ишегалдында аның оныгы – Альберты басып тора ич. Әнә, ул, үзе! Нәкъ Айзатының кечкенә чагы диярсең. Кап-кара түгәрәгрәк йөзле, кыскарак буйлы, киңчәрәк җилкәле. Бабасы Җәвитне күреп, оныгы да талпынып куйды кебек, әллә танымады инде.
–Улым! Альберт, бу мин бит, әллә танымыйсың бабаңны, – Альберт бабасы кочагына ташланды. Әлбәттә таныды. Бу минутта бабай да, онык та бер-берсен каты итеп кысып кочаклаган килеш үксеп елыйлар, килене Ирина да подъезд ишегенә сөялгән килеш күзләреннән аккан кайнар тамчыларны тыя алмый иде.

...Җәвит абый оныгын күреп кайтканнан соң атна-ун үтте. Соңгы араларда авыртып, чәнчеп торган күкрәге тоташ уттай яна башлады. Ул бераз хәле китеп ишегалдындагы эскәмиягә барып утырды. Бераз хәл алгач, өйгә керде һәм диванга утырам дигән җиреннән идәнгә шуышып төште. Мич алдында коймак чыжлатып маташкан Мәрзия ирен торгызмакчы булды. Тик Җәвитнең гәүдәсе камыр кебек иде, иреннәре генә пышылдады:
– Ярый, оныгымны күреп калдым әле, – диде дә ул, күзләрен тыныч кына мәңгелеккә йомды.
Еллар үтә торды. Җәвит абый белән Мәрзия апаның төпчек уллары армия хезмәтеннән соң Оренбург ягына укырга керде. Альберт янына барып, хәлен белешеп торды.
Ничәмә-ничә еллар үтсә дә, Айзат улының хәлен белмәде, бармады да, йөрмәде дә. Әйтерсең ул бала аның өчен юк иде. Айзат үз эченә бикләнде, туганнары белән дә йөрешмәде. Күрешкәндә дә, исәнләшү-саубуллашудан гайре артыгын сөйләшми иде. Сүз Альберт турында бара башласа, торып чыгып китәр иде.

Бер җәйдә Ирина Альберты белән беренче тапкыр килен булып төшкән йортка кунакка кайтты. Ике дистә еллап вакыт үткән. Ирина гомере буе яхшы эштә булды. Үзен дә карады, улы Альбертны да ким-хур итмәде. Аны укытып чыгарып, яхшы эшкә урнашырга да ярдәм итте. Фатир алышты, машиналарын яңартып җибәрделәр.
Мондый кунакларның килүен белеп, Айзатның хатыны Әминә тагын да усалланды. Ирен баласы янына түгел, киресенчә, ераккарак, үз туганнары ягына кунакка алып китте. Ирина каенанасының хәлен белеп, кич утырып чәйләр эчтеләр, төне буе сөйләшеп чыктылар. Ул Айзаттан бер ни дә өмет итмәде, тик улының әтисен күрәсе килү теләген генә кәнәгатьләндерү өчен кайткан иде. Әнисе белән әбисе чәйләп алган арада, Альберт күрше авылда яшәгән әтисен күрергә үзе генә китеп барды. Фатир ишеген күпме генә шакып торса да, аңа ачучы булмады.
Юлларны күреп, белеп алгач, Альберт җае чыккан саен үзе генә дә кайткалый башлады. Ничәмә-ничә тапкыр кайтса да, әтисе белән утырып сөйләшә алмады ул. Әминә ирен улы белән икәүдән- икәү генә калдырмады.

 Андый вакытларда җае чыккан саен килене Әминә Мәрзия карчыкны да үткен теле белән талый иде. Аны оныгын чакырып кайтаруда, улын марҗа килене белән кире кавыштырырга теләүдә гаепли иде.
- Юк, ялгышасың, килен, ул Иринага синең ирең кирәкми, аның тормышы җайланган инде, – дип аңлатырга тырышты карчык. – Аңа бала бәләкәйрәк чакта бик ярдәм кирәк булгандыр да бит. Хәзер алар безнең ярдәмгә мохтаҗ түгел. Үзләре аякка басканнар. Алар янында без, без – ул беткән җаннар. Үз балаңны син ташламас идең, ә Айзат ташлады. Нишләттең син аны?
Мәрзия карчыкның соравы ачык калды, килене аңа җаваплап тормыйча гына ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.

...Алда ни көтәсен беркем дә белмәгән кебек, Айзат та  озак та тормый урын өстенә калачагын, улы Альбертның бәхиллеген алмыйча, бу җирдән китә дә алмыйча газапланып ятачагын белми иде әле.

Индира СӘЙФУЛЛИНА.

Фото:http://pixabay.com
 

Язмага реакция белдерегез

16

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading