16+

Иделдә навигация ябылмый: кышын пассажирларны нәрсә йөртәчәк?

Җәйге айларда теплоходта Идел яки Чулман елгалары буйлап сәяхәт итәргә өлгермәдегезме? Андый кешеләргә хыялларын чынга ашырырга санаулы гына көннәр калса да, мөмкинлек бар әле.

Иделдә навигация ябылмый: кышын пассажирларны нәрсә йөртәчәк?

Җәйге айларда теплоходта Идел яки Чулман елгалары буйлап сәяхәт итәргә өлгермәдегезме? Андый кешеләргә хыялларын чынга ашырырга санаулы гына көннәр калса да, мөмкинлек бар әле.

Татарстан елгаларында навигация 21 ноябрьдә тәмамлана, ләкин ябылмый.

Елгаларга бәхет елмайды

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада елгаларны пассажирлар йөртү һәм йөкләр ташу максатларында актив файдалану бурычы куйды. Быелның 10 аенда елга судноларында 388 мең пассажир йөртелде, 30 миллион тонна йөкләр ташылды. Су юлларында йөкләр ташуны 50 миллион тонна күрсәткечләренә җиткерергә ниятлибез. Теплоходлар 266 мең туристка хезмәт күрсәтте. Татарстан Рәисе теләктәшлегендә елга причаллары һәм дебаркадерлар төзекләндерелә.

Яңа 3 судно сатып алыначак, алдагы ике елда тагын 7 дебаркадер төзекләндереләчәк. Хәзер 17 дебаркадер исәпләнә, шуның 11е файдаланыла, – диде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.

Күршеләр, кораб алыйк!

Халыкта елга транспортына карата кызыксыну арткан, туристлар да елга сәфәрләрен елдан-ел күбрәк сайлый.

– Елга транспортын тимер юл, автобус, трамвай һәм троллейбус хәрәкәтләре белән тоташтырып, бербөтен җәмәгать транспорты булдыру хыялларыбыз бар. Елга судносыннан төшкән кеше шунда ук автобуска, трамвайга яки троллейбуска утырып китә алсын. Моның өчен пристаньнарга юллар төзү сорала. Нократ елгасын да активрак файдалу кирәк, дип уйлыйбыз. Ульяновск шәһәренә суднолар йөрешен булдыру планда тора.

Чувашия Республикасы белән Ульяновск өлкәсе дә елга судносы сатып алсыннар иде. Безнең суднолар – аларга, ә аларныкы – безгә таба хәрәкәтләнер. Лизингны да бергәләшеп түләү күңеллерәк булыр, – диде министр Фәрит Хәнифов.

Казан – Чаллы су юлы

«Татарстан Республикасы флоты» акционерлык җәмгыятендә 35 судно исәпләнә. Россия төбәкләреннән елга сәфәрләренә чыккан 346 мең турист Татарстанда тукталыш ясаган. Зөягә – 87 мең 273, Болгарга – 61 мең 537, Тәтешкә – 31 мең, Чистайга – 17 мең пассажир йөртелгән.

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә республикада елга транспортында социаль маршрутлар саклана. Быелгы навигациядә Казан – Чаллы маршруты кабаттан булдырылды, 9 мең пассажирга хезмәт күрсәтелде. Чаллы шәһәре – республикабызның икенче башкаласы. Чаллыда пристань комплексы төзекләндереләчәк һәм киңәйтеләчәк. Казан – Чаллы су юлы маршрутында киләсе елда тукталышлар саны арттырылачак, Менделеев шәһәренә дә керү планлаштырыла. Дебаркадерларны беренчел рәвешенә китерүдә «Том Сойер фест – Казан» волонтерлары да булыша, – диде «Татарстан Республикасы флоты» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Роман Лизалин.

Боз өстеннән җилдерәбез

Татарстандагы елгаларда быелгы навигация 15–16 ноябрьләрдә тәмамлана.

– Су юлларында иң ахыргы рейс 21 ноябрьдә була, ләкин бу навигация ябылды, дигән сүз түгел. Татарстандагы елгаларда навигация хәзер ел әйләнәсендә гамәлдә дисәң дә дөрес. «Парма-44» һава мендәрендәге суднолар боз өстеннән Идел аша хәрәкәтләнәчәк. «Парма» судносы 42 пассажир сыйдырышлы, сәгатенә 60 чакрым тизлектә хәрәкәтләнә. Һава мендәрендәге судноларның маршрутлары өйрәнелә, – диде Роман Лизалин.

Кама Тамагында көтәләр

– Безнең район Идел белән Чулман елгалары кушылган урында урнашкан, су өслеге киңлеге 40 чакрым, яр буйлары 73 чакрым. Кама Тамагының табигате искиткеч матур. Казан – Чаллы су юлы маршруты Кама Тамагында тукталыш ясый. Җәйге чорда 6 мең 517 турист килде, туристлар өчен уңайлыклар барлыкка китерелә, – диде Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вагыйзов.

Кама Тамагы төбәгендәге Айгыр тавын (Лобач тавы) туристлар аеруча ярата икән. Биредәге виноград бакчалары белән танышырга мөмкин..

прессуха. фото автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading