16+

Кытайдан Аргентинага кадәр: Казанда халыкара сәнгать бәйрәме башлана!

Казанда 1-15 декабрьләрдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Филармониада” XIX нче халыкара сәнгать фестивале була.

Кытайдан Аргентинага кадәр: Казанда халыкара сәнгать бәйрәме башлана!

Казанда 1-15 декабрьләрдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Филармониада” XIX нче халыкара сәнгать фестивале була.

– Республиканың кышкы музыкаль форумында Татарстан, Удмуртия, Чувашия коллективлары, шулай ук Әзәрбайҗан, Кытай, Белоруссия, Казахстан һәм Үзбәкстан артистлары чыгыш ясый. Казан ул магнит кебек үзенә тартып тора, сәнгать коллективлары Казанда чыгыш ясауны үзләре өчен дәрәҗә саный. Татарстанда 174 милләт дуслыкта яши, филармония сәхнәсе алар өчен дә, – дип хәбәр итте Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

фил фото автора

Фестиваль кысаларында 16 концерт бирелә. Балалар өчен махсус программа әзерләнгән, Яңа ел тематикасы да исәпкә алынган. Россиянең атказанган артистлары Мариам Мерабова, Дмитрий Дюжев, Татарстанның халык артисты һәм Россиянең атказанган артисты Альбина Шаһиморатова, Россиянең дәүләт симфония оркестры, пианист Иван Бессонов, Санкт-Петербург шәһәренең музыкаль театры, Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстанның дәүләт халык уен кораллары оркестры катнаша.

Филармония сәхнәсендә Илһам Назаров (Әзәрбайҗан), Чжан Мэнвэнь (Кытай), Ирина Полещук (Белоруссия), Нурсолтан Ануарбәк (Казахстан), Артур Исламов (Россия), Солтанбәк Абдерәхимов (Үзбәкстан) чыгыш ясый. Аргентино тангосы, артист Сергей Дроботенко катнашында юмор кичәләре үткәрелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading