Алдарлар балаларны да, өлкәннәрне дә кызганмый. Берәүләрне «куркынычсыз счет»ка акча күчерергә күндерсәләр, икенчеләрен әти-әниләренең сейфларын ачарга мәҗбүр итәләр.
Ә интернетта җиңел акча вәгъдә иткән эш тәкъдимнәре кеше үзен сизмичә җинаять схемасына тартылуга китерергә мөмкин.
Мошенникларның хәйләләре көннән-көн катлаулана. Алар инде телефон аша шалтыратып кына калмый, социаль челтәрләрдә таныш кешеләр исеменнән языша, ялган эш тәкъдим итә, хәтта балаларны да үзләренең җинаять схемаларына җәлеп итә. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең мошенникларны ачу бүлеге оперуполномоченные Рәдис Юсупов республикада киң таралган алдау ысуллары турында сөйләде.
Зыян күрүчеләрнең яше яшәрә
Татарстанда мошенниклар хатын-кызларны ир-атларга караганда ешрак алдый. Алданучыларның яртысыннан артыгын нәкъ менә хатын-кызлар тәшкил итә. Зыян күрүчеләрнең төп өлеше — 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге кешеләр.
– Узган ел 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар зыян күрүчеләрнең якынча 26 процентын тәшкил итсә, быел пенсионерлар өлеше 17 процентка гына калды. Ягъни мошенниклар корбаннарының яше шактый яшәрде, – ди Рәдис Юсупов.
Мошенниклыкның киң таралган схемаларының берсе - «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетны ваттылар дигән сылтау белән куркыту. Алдакчылар төрле мессенджерлар, телефон шалтыратулары яки чакыру хәбәрләре аша элемтәгә чыга. Кайвакыт кешегә имештер сорау алуга килергә кирәклеге турында хәбәр дә җибәрәләр.
Аннары җинаять җаваплылыгы белән янап, кешене каушатып калдыралар. Имеш, аның исеменнән чит ил террорчыларына яки экстремистларга акча күчерелгән. Бу хәлне «хәл итү» өчен банктагы акчаны «куркынычсыз счет»ка күчерергә тәкъдим итәләр.
– Мондый вакытта туктап, барысын да уйларга һәм якыннарың белән киңәшергә кирәк. Иң беренче эш — әңгәмәне өзү. Алдакчы белән озаграк сөйләшкән саен, аңа күбрәк ышаналар. Берничә көн мошенниклар йогынтысында булган пенсионерларны туктату бик авыр иде. Кайбер зыян күрүчеләр телефондагы кешегә банкның чын хезмәткәрләренә караганда күбрәк ышанды, – дип сөйләде Рәдис Юсупов.

Аның сүзләренчә, мошенниклар кешеләрне тирә-юньдәгеләрнең барысы да диярлек хыянәтче, дип ышандыра. Янәсе, банк хезмәткәрләре дә урланган акчага катнаш булырга мөмкин, шуңа күрә беркемгә дә ышанырга ярамый. Ә акчаны «куркынычсыз счет»ка күчерергә кирәк: җинаятьчеләрне тоткач, аны кире кайтарачаклар, имеш.
Хокук саклаучылар кисәтә: «куркынычсыз счет» дигән төшенчә мошенниклар уйлап чыгарган алдау алымы гына. Банк хезмәткәрләре дә, полиция дә акчаны саклау өчен аны чит счетларга күчерүне таләп итми.
Балаларны да сейф ачарга күндерәләр
Мошенниклар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре итеп тә таныштыра. Алар кешенең өендә экстремистларга караган акча саклана, дип куркыта. Имеш, акчаның килеп чыгышын ачыклау өчен «видео-тентү» үткәрергә, кыйммәтле әйберләрне экспертизага тапшырырга кирәк.
Мондый схемаларда балаларны да файдаланалар. Рәдис Юсупов сөйләвенчә, мошенниклар өйдә сейф барлыгын белгәч, балигъ булмаганнарны аны ачарга күндергән очраклар булган.
– Әгәр өйдә бала гына булса, аны сейф ачкычын күренеп торган урында калдырырга яки фатир ишеген бикләмичә куярга үгетләгәннәр. Янәсе, полиция хезмәткәрләре килеп, тентү үткәрәчәк. Тукай районында шундый очрак булды: фатирга кереп, кыйммәтле әйберләрне урлаганнар. Унбиш яшьлек бала мошенниклар кушуы буенча сейф ишеген бикләмичә калдырган, – дип аңлатты хокук саклаучы.
Шуңа күрә балаларга өйдәге акча, кыйммәтле әйберләр, сейф һәм аның ачкычы турында чит кешеләргә сөйләмәскә кирәклеген аңлату мөһим. Телефоннан яки интернеттан кемдер үзен полиция хезмәткәре дип таныштырып, ишекне ачарга, сейфны күрсәтергә куша икән, бала бу хакта кичекмәстән әти-әнисенә хәбәр итәргә тиеш.

«Бушлай VPN» да тозак булырга мөмкин
Мошенниклар хәбәрләр аша вирус тарату ысулын да куллана. Элек таныш кеше исеменнән «Фотога кара әле» дигән хәбәрләр җибәрсәләр, хәзер «бушлай VPN» тәкъдим итү очраклары да бар. Мондый сылтамалар артында зарарлы программалар яшеренергә мөмкин.
Күптән түгел Татарстанда яшәүче бер кеше дә шундый тозакка эләккән. Аңа улының укытучысы исеменнән бию номеры видеосы җибәргәннәр. Әмма видео урынына телефонга вирус урнашкан. Программа фронталь камераны кабызып, кешене фотога төшергән һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетына кергән. Бу очракта аккаунт биометрия белән сакланган булса да, мошенниклар аны вата алган.
– Сылтамаларга кереп, вирусны үзегез йөклисез икән, шәхси, банк һәм башка мәгълүматларыгызны куркыныч астына куясыз. Хәбәр укытучыдан, хезмәттәштән яки якын кешедән килсә дә, аңа тулысынча ышанырга ярамый. Мондый сылтамаларга нуль ышаныч белән карарга кирәк, – дип кисәтте Рәдис Юсупов.

Җиңел акча эзләп, җинаятьче булма
Мошенникларның тагын бер алымы интернетта җиңел эш һәм югары хезмәт хакы тәкъдим итү. Алар үзләренә дропперлар эзли. Дропперлар – үзләренең банк карталарын һәм счетларын җинаятьчеләргә биреп, урланган акчаны күчерүдә катнашучы кешеләр.

Элек мошенниклар чит кешеләрнең банк карталарын 5–10 мең сумга сатып алган. Әмма мондый гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы кертелгәч, карталарын бирергә теләүчеләр кимегән. Хәзер алдакчылар интернет аша «эшкә урнаштыру» тәкъдим итә. Кайчак банк картасын 50–100 мең сумга сатып алырга теләүләрен дә яшермиләр. Башка очракларда исә эшкә алу сылтавы белән банк мәгълүматларын бирүне яки шәхси эшмәкәр буларак теркәлүне сорыйлар.
Рәдис Юсупов криптовалюта белән эшләүче менеджер булып урнашкан бер хатын-кыз мисалын китерде. Аңа көненә 2–3 сәгать эшләү өчен якынча 150 мең сум хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр. Хатын-кызның картасына акча килгән, ә «куратор» аны кая күчерергә кирәклеген аңлаткан. Сумманың бер өлешен ул үзенә калдырган.
– Аның карталары аша миллион сумнан артык акча узган. Банк операцияләрне блоклагач һәм Мәскәүдән полиция хезмәткәрләре килгәч кенә, ул мошенникларның үзен акча күчерү өчен дроп-транзитник итеп кулланганын аңлаган, – дип сөйләде хокук саклаучы.
Тагын бер хатын-кыз 130 мең сум хезмәт хакы белән сату буенча менеджер вакансиясенә кызыккан. Имеш, Белоруссия фирмасы тракторлар һәм запас частьләр сата. Аңа эш тәртибен аңлатканнар, махсус скриптлар һәм ялган директор имзалаган килешү җибәргәннәр.
Хатын-кыз популяр сәүдә сайтында үз аккаунты аша тракторлар сатуга игъланнар урнаштырган. Сатып алучылар акча күчергән, ә ул аны «оешмага» җибәреп барган. Бары тик бишенче-алтынчы килешүдән соң, сумма миллион сумнан арткач, ул эш бирүчедән товарны җибәрүне раслаучы видео сораган. Мошенниклар җиһазларны йөк машинасына төяү видеосын ясаган, ләкин монтаж сыйфаты начар булган. Хатын-кыз алдануын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Рәдис Юсупов эш эзләүчеләргә бер мөһим кагыйдәне истә тотарга киңәш итә: эш бирүче үзенең банк счеты урынына сезнең шәхси счетыгызны кулланырга тәкъдим итә икән, бу җитди шикләнү өчен сәбәп.
– Банк счетларын бирү дигән һөнәр юк. Фирмада эшлисез икән, исәп-хисап өчен фирманың үз счетлары кулланылырга тиеш. Әгәр сезнең счет аша законсыз операцияләр үткәрелсә, җинаять эшендә гаепләнүче булып калуыгыз мөмкин. Моннан тыш, счетыгыз аша узган акчаны зыян күрүчеләргә кире кайтарырга туры киләчәк, – дип кисәтте ул.

Дропперлык өчен нинди җәза каралган?
Рәдис Юсупов аңлатканча, үз банк картасы мәгълүматларын мошенникларга тапшырган өчен дә, дроп-транзитник булып акча күчерүдә катнашкан өчен дә өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Ә чит кешеләрнең карталарын сатып алу һәм алар аша операцияләр үткәрү өчен җәза тагын да кырысрак булырга мөмкин.
Комментарийлар