16+

Россиядә икътисади җинаятьләрдән килгән зыян 457 миллиард сумнан арткан

2026 елның тугыз аенда теркәлгән матди югалтулар соңгы еллардагы иң югары күрсәткечкә җиткән.

2026 елның тугыз аенда теркәлгән матди югалтулар соңгы еллардагы иң югары күрсәткечкә җиткән.

Россиядә гыйнвардан сентябрьгә кадәр икътисади җинаятьләр аркасында 457,1 миллиард сумлык зыян теркәлгән. Бу – соңгы еллардагы иң зур күрсәткеч. Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгы материалларында китерелә, алар белән ТАСС танышкан.

Икътисади җинаятьләр саны да арткан

Елның беренче тугыз аенда хокук саклау органнары икътисади юнәлештәге 95,2 мең җинаятьне ачыклаган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,3 процентка күбрәк.

Мондый җинаятьләр теркәлгән барлык хокук бозуларның 8,4 процентын тәшкил иткән. Ә ачыкланган икътисади җинаятьләрнең 71,1 проценты авыр һәм аеруча авыр категориягә керә.

Зыян күләме дә елдан-ел арта. Чагыштыру өчен, 2025 елның тугыз аенда ул 266,2 миллиард сум, 2024 елда – 221,5 миллиард, ә 2023 елда 231,3 миллиард сум булган.

Татарстанда да икътисади җинаятьләр ачыклана

Татарстанда узган ел икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре 2,5 меңнән артык икътисади җинаятьне ачыклаган. Быел әлеге күрсәткеч 425 очрак тәшкил иткән.

Моннан тыш, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Рафаэль Усманов хәбәр иткәнчә, узган ел республикада 1 меңнән артык ришвәтчелек очрагы ачыкланган. Законсыз түләүләрнең гомуми күләме 700 миллион сумнан арткан.

мвд. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading