16+

Аллаһы Тәгаләдән хәбәр килмәгән булса, мондый тикшеренүләр булмас иде!

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Сезнең иң хәерлегез Коръәнне өйрәнгән һәм аны өйрәткән кеше”, – дигән (имам Әл-Бохари). 

Аллаһы Тәгаләдән хәбәр килмәгән булса, мондый тикшеренүләр булмас иде!

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Сезнең иң хәерлегез Коръәнне өйрәнгән һәм аны өйрәткән кеше”, – дигән (имам Әл-Бохари). 

“Һичшиксез, кешеләрнең күбесе Безнең аятьләребездән гафилләр”.
«Юныс», 10:92.

Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә Коръәни Кәримне 1400 ел элек иңдерде. Инде 1400 ел элек Изге Китапта бөтен серләр, фәнни яктан исбатланасы ачышлар, элек булган хәлләр, ягъни тарих һәм киләчәктә булачак хәлләр тасвирланган иде. Бүгенге ачышлар күпләр өчен зур яңалык булып торса да, Коръәни Кәримне белгән, аның аятьләрен укып аңлаган, аның мәгънәсенә төшенгән кешеләргә бу хәбәрләр яңалык түгел.

Төрле ачышлар ясап, алар хакында күп гасырлар элек Коръәни Кәримдә язылганлыгын белеп гаҗәп калучы һәм Ислам динен кабул итүче галимнәр аз булмаган. Алар гыйлем ияләре булганга күрә, хакыйкатьне ялганнан аера, Коръәни Кәримнең Аллаһы Тәгаләдән иңгән хак китап, күрсәтмә булуын кабул итә алган. Монда Раббыбызның: “Коллары арасыннан галимнәр генә Аллаһыдан курка”, – дигән аятен китерү урынлы булыр («Фатыйр/Бар кылучы», 35:28).

Галимнәр дигәндә, гыйлем ияләре, фикерләүчеләр, нәтиҗә ясый белүчеләр, дип әйтик. Ләкин алар арасында, тәкәбберлек күрсәтеп, хакыйкатьне кабул итүдән баш тартучылар да җитәрлек булган. Гаҗәпләнерлек әйбер юк, чөнки күңелләргә салучы – бары бер Аллаһы Тәгалә. Коръәндә: “...һичшиксез, кешеләрнең күбесе Безнең аятьләребездән [алар турында фикер йөртүдән] гафилләр”, – диелгән бит («Юныс», 10:92).
Бу вәгазьдә Коръәндә китерелгән кайбер гыйльми аятьләрне карап үтәрбез. 

1. “Күкләр һәм җир [бер-берсеннән аерылмаган дәрәҗәдә] ябышкан нәрсәләр иде, шуннан соң Без аларны [җир һәм күк дип, ике аерым барлык хәленә китердек, бигрәк тә җиде кат күк һәм җирдәге катламнарга] аердык” («Әл-Әнбия/Пәйгамбәрләр», 21:30).
Бары XX гасырда гына галимнәр без яшәгән галәмнең 15 миллиард ел элек зур шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килгәнлеген исбатлады. Кешелек өчен бу вакыйга хакында белү зур яңалык булса да, бу хакта Коръәни Кәримдә 1400 ел элек хәбәр ителгән иде инде.

2. “Хакыйкатьтә, Без күкне зур бер куәт белән кордык. Һәм без аны киңәйтәбез” («Әз-Зарият/Таратучылар», 51:47).
Биредә “көч” сүзе “кодрәт” дигәнне белдерә. XX гасыр галимнәренең күбесе галәмнең, күкләрнең киңәеп баруын исбатлады. Димәк, узган гасырда гына исбатланган бу ачыш моннан 14 гасыр элек Коръәни Кәримебездә билгеле булган.

3. “Без җирне бишек [кебек рәхәтләнеп урнашыла алган урын] итмәдекмени?” («Ән-Нәбә/Хәбәр», 78:6).
Бишекнең күкрәк баласын салып йоклата, аны тирбәтә торган урын икәнен беләбез. Бишеккә күз салсак, ул бер яктан икенче якка авышып тирбәлә. Бүгенге көндә галимнәр җирне 23 градуска бераз авышкан халәттә булып, үз күчәре тирәсендә йөри, дип әйтә. Һәм ул беразга, әйтик ярты градуска булса гына да үзгәрсә, җир йөзе йә бөтенләй янып бетәр, йә боз белән капланыр иде.

4. “Без җирне туплану урыны итмәдекмени?” («Әл-Мүрсәләт/Җибәрелгәннәр», 77:25).
Бу аятьнең икенче мәгънәсе "әйберне үз эченә җыючы" дип килә. Күп кенә тәфсирләрдә мондый аңлатма бар: мәсәлән, җир суны да үз эченә җыя, адәм баласы вафат булгач, аны да җиргә иңдерәләр, башка җан ияләре үлсә дә, аларны җиргә күмәләр. “Үзенә җыя” сүзенең тагын бер мәгънәсе – "тиз әйләнүче" дигәнне белдерә. Җәмәгать, галимнәр Җир шарының секундына – 28, сәгатенә 1600 чакрым әйләнүен әйтә. Әмма бу хакта да Раббыбыз 1400 ел элек Коръәни Кәримдә хәбәр иткән иде.

5. “Һичшиксез, Без кешене саф балчыктан яраттык. Шуннан соң аны [нәселенең яралтылу матдәсен] ышанычлы бер урын [булган аналык] эчендә су тамчысы иттек. Шуннан соң ул су тамчысын [сөлек кебек аналык диварына ябышып, кан белән тукланган йомыркадан гыйбарәт] оешкан канга әверелдердек. Аннары ул оешкан канны бер чәйнәлгән ит хәленә китердек, ул чәйнәлгән ит кисәген сөякләргә әверелдердек, шуннан соң ул сөякләргә ит кундырдык. Шуннан соң аны башка бер яратылыш белән бар иттек [тә, аны сөйләшә, ишетә, күрә белгән җанлы бер кеше хәленә китердек]” («Әл-Мүэминүн /Мөэминнәр», 23:12-14).

Бу аятьтә яралгының ана карынында барлыкка килеп, тугыз ай дәвамында узган этаплары тәфсилләп аңлатылган. Сүз дә юк, бу үсеш юлы әле узган гасырларда гына, ультратавышлы тикшерүләр барлыкка килгәннән соң гына өйрәнелгән. Димәк, Аллаһы Тәгаләдән хәбәр килмәгән булса, мондый тикшеренүләр хакында күз алдына да китерә алмаган, хәтта уку-язу гыйлеменнән дә ерак булган пәйгамбәребез Мөхәмммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болар хакында белә алмас иде!

Һичшиксез, фикерләгән кешеләр өчен Коръәндә мондый аятьләрнең күплеген аңларга һәм Коръәни Кәримнең Раббыбыз Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләнең Сүзе икәнлеген аңларга була. Безнең бурыч аларны белү һәм шулар рәхмәтендә Ислам диненең Раббыбыздан килгән бердәнбер хак дин икәнлеген тану. Аллаһы Тәгалә белгәннәребез белән гамәл кылуыбызны насыйп итсә иде.

Тимергали хәзрәт Юлдашев,
“Саләх” мәчете имам хатибы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading