16+

«Татар кызлары» хитына сүзләр язган 20 яшьлек кыз: «Шигырь язарга мине кайгы өйрәтте»

Гүзәл Уразова белән Ильмира Нәгыймова дуэты “Татар кызлары” җыры белән социаль челтәрләрне шаулатты.

«Татар кызлары» хитына сүзләр язган 20 яшьлек кыз: «Шигырь язарга мине кайгы өйрәтте»

Гүзәл Уразова белән Ильмира Нәгыймова дуэты “Татар кызлары” җыры белән социаль челтәрләрне шаулатты.

Социаль челтәрдә җырчылар урнаштырган уртак видеода гына да 2 миллион 500 мең карау җыелган. Урамнан үткәндә дә, хәтта бөтен Казанга “Татар кызы”н акыртып үткән машиналар еш очрады. Бу җырның сүзләре авторы исә, Актаныш районы Бугады авылында туып-үскән 20 яшьлек Энҗе Арсланова. Хәзерге вакытта Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетының 2нче курсында белем ала. Яшь автор белән без дә хәбәргә чыктык.

– Энҗе, шигырьләр язу белән күптән мавыгасыңмы?
– Үз-үземә урын таба алмаганда, күңелем ярысыганда, кәеф булмаганда кулыма каләм алам. Шигырьләр язуга кайгы аша килдем. Бертуган абыем 2023 елда махсус хәрби операция зонасында каты яраланып, алган җәрәхәтләрдән арабыздан китеп барды. Бу югалтуны бик авыр кичердек. Хәзер дә кабул итеп булмый. Әле дә елый-елый абыйга атап шигырь язам. Беренче язган шигырьләремне дә аңа багышладым. Күңелемне бушату, юаныч алу өчен язган шигырьләремне социаль челтәрләргә дә урнаштырдым. Халык шундый җылы итеп кабул итте. Һәрдаим миннән шигырьләр көттеләр. Дөресен әйткәндә, беренче шигырьләрдә ритм да, рифма да юк. Осталык турында әйтеп тә тормыйм. Алай да тамашачылар ихласлыгымны күреп, канат куеп җибәрделәр. Хәзер инде каләм елдан-ел чорнала бара. Китап чыгару турында уй-хыяллар белән янам.

– Абыегыз вафатына кадәр бер тапкыр да шигырь язып карамадыгызмы?
– Чыннан да, бу хәлгә кадәр бер шигырь дә язып карамаган идем. Бер ел гына югалту, кайгы турында шигырьләр яздым. Барыбер шигырьләр дә бу хәсрәтләрне тулысынча сурәтләп бетерә алмый. Абыйны алып кайтып җирли алдык, кемнәрдер бөтенләй хәбәрсез югала бит... Без инде аның рухы шат булсын дип кенә телибез. 
 Якыннарым, каләмдәшләр кәефемне сизеп: “Болай булмый, үзеңне бетерәсең. Башка темаларга да иҗат итәргә кирәк”, – дип киңәш бирделәр. Кеше әйтеп кенә язып булмый шул. Мин хәзер дә шатлык хисе белән генә сугарылган шигырьләр яза алмыйм кебек. Аларда усаллык та, “холык” та сизелә. Мин гаделлекне яратам. Бәлки, шуңа күрә аны шигырьләр дә дә чагылдырасы киләдер.

– “Татар кызы” җыры ничек туды?
– Ильмира апа белән хезмәттәшлек итә башлагач, хатын-кыз, дуслык турында җыр иҗат иттек. Дөресен әйткәндә, шигырь буенча ике автор бергә эшләдек. Икенче автор белән хәтта күрешкәнебез дә юк. Ләкин шигырь юлларыбыз уртак җыр булды, шөкер. Анысын тамашачылар ишетмәде әле, тиздән ишетерләр дип ышанам. Аннан Ильмира апа татар кызлары турында шигырь язуымны сорады. Кулга каләм алып, берничә шигырь язып җибәрдем.  Берничә көннән соң: “Энҗе, котлыйм. Без Гүзәл Уразова белән җыр сүзләрен алабыз, килештек”, – диде. Дуэтның Гүзәл Уразова белән булуга да сөендем. 

– Җыр мондый популяр булыр дип уйлаган идеңме?
– Уйламадым, көтмәдем. Үзем дә сөенәм. Бу җырны чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә тыңлый. Шигырь юлларымны көйгә салган, башкарган Ильмира апа Нәгыймовага, Гүзәл апа Уразовага рәхмәтлемен. Алар җырны гомерлек итте. Җырны егетләр дә рәхәтләнеп тыңлый. 

– Татар кызы шигырен кемгә атап яздыгыз?
– Атап язмадым. Бу – милләткә, гореф-гадәтләребезгә булган ихтирамым, яратуым; әти-әни, мәктәптән килгән төпле тәрбия нәтиҗәседер. Татар мәктәбендә белем алдым, без бар фәннәрне туган телдә өйрәндек. Гаиләбездә дә татарча сөйләшәбез. 

– Тагын кайсы артист белән эшләргә теләр идең?
– Һәркемнең эстрада йолдызлары белән эшләп карыйсы киләдер. Миндә дә андый хыял булды. Шигырьләр яза башлаганда гына: “Җырларың да чыгачак әле”, – дип әйтә иделәр. Ышанмый идем. Ләкин көтмәгәндә хыяллар чынга ашты. Абый биргән каләм белән чынга ашкан хыялым. Тулаем, мин җырчыларны аерып утырмыйм. Барысын бертигез күрәм, һәрберсенең сәхнәдә үз урыны бар. “Татар кызы” җырына кадәр, мәсәлән, авыру балаларның әти-әниләренә багышланган “Раббым биргән җимеш” җырын иҗат иттек. Аны Рания апа Гатауллина башкара. Рания апа эстрада тормышында кайнап торучы кеше булмаса да, тавышы, моңына сокланырлык.

– Медицина юнәлеше буенча укып, иҗат итәргә вакыт табыламы соң? 
– Тормышымны иҗатсыз һәм медицинасыз күз алдына китерә алмыйм. Кешеләргә ярдәм итәргә, файдалы булырга телим. Икесе бергә бер дигән үрелеп баралар әле, берсе икенчесенә комачау итми, ә тулыландыра гына.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading